Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2019, 15:46

Әдәби Дүртөйле

Дүртөйле – иҗатчылар төбәге
Дүртөйле әдәбиятка Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансур, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльман һәм башка күренекле шагыйрь һәм язучыларны биргән бәрәкәтле төбәк. Бүген дә аннан чыккан Эдуард Әгъзами, Фәния Габидуллина, Мөдәрис Мөсифуллин, Илдус Тимерханов, Рафаил Хафизов, Венер Фәттахов, Светлана Васикова кебек Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары булган каләм ияләре йөзеп иҗат итә. Дүртөйленең “Дулкыннар” иҗат түгәрәгендә дистәдән артык каләм иясе шөгыльләнә. Узган елда Башкортстан “Китап” нәшриятында басылып чыккан “Акчарлаклар” җыентыгында бу иҗат түгәрәгендә шөгыльләнгән Флүрә Газизова, Рәсимә Мостафина, Рәфил Саматов, Клара Сафарова һәм Зимфира Галимованың иҗатлары дөнья күрде.
15 март Дүртөйле шәһәренең үзәк китапханәсендә районның яшь иҗатчылар бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар шигырь, эссе, нәсер һәм парчалар иҗат иткән. Җитмешкә якын эштән утыздан артыгы финалга сайлап алынган. Алар татар, башкорт, урыс һәм чуваш телләрендә иҗат ителгән. Бәйгенең жюриендә Уфадан килгән шагыйрьләр Марсель Сәлим, Мөнир Вафин, Фәния Габидуллина, популяр җырчы Радик Динәхмәтов та эшләде. Чарада яшь иҗатчылар үзләренең әсәрләрен укып ишеттерде.
Дүртөйле район китапханәсендә шул ук көнне сатира-юмор остасы Марсель Сәлимнең 70 яшьлек юбилле уңаеннан иҗат кичәсе узды. Ул районның үзешчән җырчылары концерты белән үрелеп барды.
Читайте нас: