Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2019, 11:23

ЧАКМАГЫШ БЕЛӘН ДҮРТӨЙЛЕ: ИҖАДИ ДУСЛЫК ДӘВАМ ИТӘМЕ?

Бу төбәктә әдәби иҗат хөрмәттә. Яңарак ике районның иҗат берләшмәләре уртак утырыш үткәрде.

Бүгенге көн иртәгәсенә тик тарих битләрендә уелып кала. Үзе яшәгән чордагы хәл-вакыйгаларга, мөнәсәбәтләрен белдереп йөрәк түрендәге уй-тойгыларын күңелләрдә урын алырдай нәфис сүзләр белән нәкышлап тасвирлаган әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә тарихны баетуга лаеклы өлеш кертә. Урыннардагы иҗатчыларны бергә туплаганда эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге тагын да арта, максатчан юнәлештә, заман белән бергә атларга, осталыкны үстерүгә юллар киңәя. Безнең “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да сафларын тулыландыра, биеклекләргә күтәрелә бара.
Әлбәттә, иҗади үсешкә ирешү өчен үз казаныңда кайнап яшәү белән чикләнү, салынган эздән бару гына аз. Әдәби-мәдәни өлкәдәге яңалыклар белән танышып бару, заман сулышын тоеп иҗат итәргә омтылуның нәтиҗәсе сөенечле. Сәләтлеләрне табып, осталыкларын табып үстерү дә берләшмәләр белән иҗади бәйләнеш булдыруның әһәмияте турында әйтәсем килә. Безнең бу җәһәттән, тәҗрибәбез бар инде. Ут күршеләребезнең иҗади эшчәнлеге белән танышып барабыз. Февраль азагында Дүртөйле шәһәренең Зилә Мостафина-Мөхәммәтова җитәкчелек иткән “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсе белән очраштык.
Иҗатчыларны кабул итүгә Иванай авыл китапханәсе китапханәчеләре Гөлназ Ханова, Регина Хәйруллина җитди әзерләнгән иде.
Тәүдә проза җанрында уңышлы иҗат итүче, хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре язучы Зилә Хәкимҗан кызы, чыгыш ясап, эшчәнлекләре турында сөйләде, алда торган план-махсатлары белән уртаклашты.
Дүртөйленең чагу талантлары булуы кичә барышында күренде. Соңгы елларда гына дистәләрчә автор үзнәшер ысулы белән китаплар бастырган, туган ягын, халкын данлаган әсәрләре китапханә фондын баеткан.
Осталык дәресләре үткәрү, язмаларны бергәләп тикшерү, китап туйлары үткәрү, иң уңышлы дип табылган язмаларны халыкка җиткерә баруның нәтиҗәсе бәхәссез.
Очрашуда Ренат Нуретдинов, Тәслия Әхмәтова, Клара Сафарова, Альберт Фәррахов, Тәнзилә Фәтхетдинова, Зилә Мостафина-Мөхәммәтова, Әнисә Ягъфәрованың иҗат җимешләрен күреп-ишетеп сокландык.
Шулай ук, күршеләребезне чакмагышлыларның уңай эшләре белән таныштырдык.
Ике район иҗатчыларының очрашуында алга уртак максатлар билгеләнде. Берләшмәгә төрле милләт вәкилләрен җәлеп итү, язмаларның күләмен арттыру гына түгел, ә бәлки сыйфатын яхшырту, иҗатчыларга игтибарны юнәлтү, Башкортстан Язучылар сафына кабул итәрдәй талантларны үстерү, арытаба шәһәр-район күләмендә оештырылган чараларда актив катнашу, берләшмәләр арасында бәйләнешне ныгыту эшчәнлекнең төп юнәлешләре итеп куелды.
Рәзифә СӘХӘПОВА, “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе,
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты,
Башкортстан республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре.
Клара САФАРОВА фоторәсемнәре.
Читайте нас: