Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 12:38

Уфа Казан кунакларын кабул итте

Уфада Казан кунаклары булып китте
Уфада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев булып китте. Ул 24 февраль Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясе эскизын тикшерүдә катнашты. Аннан соң Уфаның “Ихлас” мәчете белән танышты.
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация 25 февраль Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасында булды. Кунаклар Мәрҗани һәм Тукай кабинетлары белән таныштылар.
Аннан соң Казан кунаклары Риза Фәхретдин каберенә зиярәт кылды. Делегация әгъзалары, шулай ук Фәридә Кудашева, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай, Бәхти Гайсин, Радик Гәрәев каберләренә дә чәчәкләр салды.
Татарстан делегациясенең эш сәфәре Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдиннең кабул итүе белән тәмамланды. Анда дуслык, хезмәттәшлек турында сүз барды.
Чарада катнашкан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бу сәфәрнең бик эшлекле булуын билгеләде, нәтиҗәләре киләчәктә булыр дигән ышаныч белдерде.
Мөнир Вафин.
Читайте нас: