Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 22:34

Игътибар үзәгендә – Президент Юлламасы

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасында яшьләр өлкәсенә зур урын бирелгән. Атап әйткәндә, “Сириус”, “Киләчәккә билет”, “Минем беренче бизнесым” һәм башка мисаллар китерелгән.
Президент Юлламасындагы бу темалар уңаеннан “Русия патриотлары” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе, Башкортстан татарлары Конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов фикерләрен белдерде:
“Элекке Юлламаларда тышкы проблемалар күбрәк аталса, бу юлы дәүләт эчендәге, аеруча, яшьләр темасына зур урын бирелгән. Чөнки киләчәк яшьләр кулында. Шуңа бик күп проектлар эшләнә. Укучыларның сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшләрне, “Сириус” һәм күптөрле кванториумнарны искә төшерик. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров бу юнәлештә яхшы эшли. Ул көзен сәләтле яшьләр белән эшләү үзәкләре ачылачагын әйтте. Русия Президенты яшьләрнең сәләтен үстерү, белем алу, аларны чит илләргә китми, үзебездә хезмәт итү өчен шартлар тудыру бурычын куя. Барысы да мөһим һәм актуаль мәсьәләләр”, – диде Заһир Хәкимов.
Читайте нас: