Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2019, 16:10

ГЕНЕТИКА ҺӘМ ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ: КИЛӘЧӘКНЕ АЛАР БИЛГЕЛИ

...Гадәттә, генетика дигәндә күпләр медицина өлкәсен генә күздә тота. Ләкин бүген бу юнәлеш шулкадәр алга китте ки, генетикларның тикшеренүләре бүтән өлкәләрдә дә уңышлы кулланыла...

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламада: “Безнең алда яңа амбициоз фәнни-технологик программаларны тормышка ашыру эше тора. Генетик тикшеренүләр турындагы Указга инде кул куелды. Дәүләт дәрәҗәсендәге шундый ук масштаблы программаны ясалма интеллект өлкәсендә дә башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Киләсе унъеллыкның яртысында без дөньяның һәм Русиянең киләчәген билгеләячәк бу фәнни-технологик юнәлешләр буенча лидерлар исәбенә чыгарга тиешбез”, – диде.
Аның фикеренчә: “Хәзер кыю инициативалар, бизнес һәм җитештерү, яңа продукт һәм хезмәтләрне үстерү чоры. Технологик үсеш дулкыны алгарыш мөмкинлеге, базарны яулау мөмкинлеге бирә. Бездә уңышлы эшләүче һәм инновацион компанияләр мисаллары бар. Ясалма интеллект, зур мәгълүматларны эшкәртү, әйберләр интернеты, робототехника сфераларында алар аеруча күп кирәк”.
Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, табибә Римма Әмир кызы ҮТӘШЕВА бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты:
“Гадәттә, генетика дигәндә күпләр медицина өлкәсен генә күздә тота. Ләкин бүген бу юнәлеш шулкадәр алга китте ки, генетикларның тикшеренүләре бүтән өлкәләрдә дә уңышлы кулланыла. Мисалга, авыл хуҗалыгы, эчке эшләр, суд-экспертиза системасы эшчәнлегендә дә аларның файдасы зур булачак. Әлбәттә инде, сәламәтлек саклау, диагностика, ана һәм бала сәламәтлеге юнәлешендә генетиклар ирешкән нәтиҗәләр моңарчы күренмәгән зур мөмкинлекләргә юл ача”.
Читайте нас: