Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2019, 12:00

“ТАТАР ТЕЛЕН БИГРӘК ЯРАТТЫМ”, – ДИ ЭЛЬВИНА КРАСНОВА

...Хәтеремдә, университеттагы беренче пардан соң мин кичкә кадәр еладым: бер сүзне дә аңламыйм, язып өлгермәдем, якыннарым еракта... Мин монда ничек укырмын соң, дип кайгырдым...

Мин – Башкорт дәүләт университетының татар-урыс филология бүлеге студенты. Тыйнаксызлык булып тоелса да, үземне гади студент дип исәпләмим, чөнки мин – урыс кызы. Университетка кадәр татар телендә сөйләшми торган кыз өчен коллективка килеп кушылырга, татар сөйләмен аңларга авыр булгандыр, дип әйтсәгез, сез ялгышмаячаксыз. Әмма һич үкенмим.
Әнкәем – татар кызы, ләкин әтием – урыс, шуңа күрә гаиләбездә гел урыс теле генә яңгырады. Беренче тапкыр татар телен Татарстанда урыс мәктәбендә өйрәнә башладым. Әлбәттә, монда мин аны җитәрлек дәрәҗәдә үзләшерә алмадым, ләкин мин татар теле укытучыма барыбер рәхмәтлемен, чөнки ул мине татар телендә укырга, язарга өйрәтте.
Кызганычка каршы, бала чакта мин татар теленә бик игътибарлы булмадым, туган телемне, татар халкының гореф-гадәтләрен белмим дип бер дә уйламадым. Борчылмадым да. Бераз өлкәнәйгәч кенә туган телнең мөһимлеген аңлый башладым. Һәр кешенең үз ана теленең кадерен белергә, аңларга, аны буыннан-буынга тапшырырга тиешлеге хакында уйлана, кайгыра башладым. Һичшиксез, мин урыс телен дә хөрмәт итәм, аны яратам, әмма минем өчен әти-әниемнең икесенең дә телләрен белү мөһим. Тулы гармония шул шартларда гына була ала.
Югарыда әйтелгәнчә, язмыш мине татар телен профессиональ рәвештә өйрәнүгә алып килде. Мин зарланмыйм: монда очраган авырлыклар мине тагын да көчлерәк, эшчәнрәк, җаваплырак һәм мөстәкыйльрәк иттеләр. Мин үз-үзем белән гомердә беренче тапкыр горурлана башладым сыман.
Хәтеремдә, университеттагы беренче пардан соң мин кичкә кадәр еладым: бер сүзне дә аңламыйм, язып өлгермәдем, якыннарым еракта... Мин монда ничек укырмын соң, дип кайгырдым. Әмма мин аңладым: барысы да үземнән тора! Бүгенге көндә мин сессияләрне “бишле”ләргә бирәм, татар телендә сөйләшүче бик күп дусларым бар, татар чараларында, конференцияләрендә катнашам, татар телендә язылган мәкаләләр дә бастырам. Хәзер мин татарча сөйләшүче кешеләр арасында бернинди уңайсызлык тоймый яши алам. Минем хәтта бераз “аксак” татар телем мине шул матур татар дөньясы белән бәйли, аңа якынайта.
Татар телен өйрәнеп, аны һәм аның мәдәниятен бигрәк тә яраттым. Мин хәзер татар музыкасын тыңлыйм, телетапшыруларны карыйм, татар телендә язылган китапларны да ләззәт белән укыйм. Кызганычка каршы, бүгенге чорда татар теле авырлыклар белән очрашты – аңа юкка чыгу яный башлады. Шундый хәлдән минем кәефем китә. Шулчаклы матур һәм уникаль телне оныту – гасырлар буе сакланган хәзинәне, байлыкны чүплеккә ташлауга охшаган. Телнең кадерен белмәсәк, бу хәл татар милләтенең югалуына китерәчәк, дип уйлыйм.
Минем фикеремчә, 2017нче елдан башлап, туган телләрнең мәктәпләрдә мәҗбүри булмаган рәвештә өйрәнелүе – бигрәк тә зур, кичерелмәслек хата. Әмма шуннан да бигрәк мине татарларның да татар теле дәресләреннән баш тартуы гаҗәпләндерә. Ничек соң шулай килеп чыкты? Ни өчен татарлар балаларны татар теленнән чиклиләр? Татар теленең яшәве сиңа, миңа, бөтенебезгә дә бәйле бит. Татарларның үзләреннән башка телне беркем дә коткара алмый, дип уйлыйм.
Татар телен өйрәнеп, мин татар теленең киләчәгенә ниндидер өлеш кертәм сыман. Балаларымны да татар телендә сөйләшергә, минем кебек, аны яратырга өйрәтәчәкмен. Татар теле гасырлар аша үтсен, яшәсен!
Эльвина Николаевна Краснова,
БДУ, татар-урыс бүлеге студенты.
Читайте нас: