Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2019, 12:33

Милли гамь

Уфада татар  стратегиясе тикшереләчәк  24 февраль Уфада татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен тикшерәчәкләр. Аңа Татарстаннан да абруйлы делегация килүе көтелә. Чарага килүчеләрне теркәү  якшәмбе иртәнге 10да Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында

Уфада татар стратегиясе тикшереләчәк
24 февраль Уфада татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясен тикшерәчәкләр. Аңа Татарстаннан да абруйлы делегация килүе көтелә. Чарага килүчеләрне теркәү якшәмбе иртәнге 10да Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында башлана. Керү ирекле. Җыенда катнашучыларга “Нур” Уфа дәүләт театрының “Башмагым” спектакле дә тәкъдим ителәчәк.
20 февраль әлеге чарада күтәреләчәк проблемаларны тикшерү һәм чыгыш ясаучыларны билгеләү буенча җыелыш узды. Анда галимнәр, зыялылар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Чарада филология фәннәре докторы, язучы Рәиф Әмиров, күренекле композитор Алик Локманов, икътисад фәннәре докторлары Касыйм Йосыпов һәм Ринат Гатауллиннарның чыгышлары тыңланды. Алар татар милләтен саклау һәм үстерү концепциясен баету юнәлешендә фикерләрен яңгыратты. Утырышта чарада ясалачак чыгышларның темалары билгеләнде, концепциягә тезислар тупланды.
Милли үзаңы булган һәркем өчен “Нур” театрының ишекләре шәрран ачык!
Читайте нас: