Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 12:59

Кашкарыйлар озын гомерле... 15 февральдә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел

Рәүзә апа Фәритнең зурайтылган рәсеме каршына килде. Рәсемнән кара бөдрә чәчле улы елмаеп тора.– Туган көнең белән, улым! – диде ул күз яшьләре аша.Бүген ана өчен вакыт тукталып калды, йөрәге әрнеде. Бала кайгысыннан авыр кайгы бар микән ул дөньяда?! Даруларын эчеп, диванга барып утырды. Хәтер йомгагын сүтеп, үткәннәрне искә төшерде...

Рәүзә апа бүген йокыдан иртәрәк уянды. Чәчләрен тарап үргәннән сон казларын күлгә җибәрде, кәҗәсен савып, су буендагы үләнгә төшереп бәйләп куйды. Тирән уйларга чумып, чишмә суына барып кайтты.
Бүген аның өчен зур бәйрәм: улы Фәритнең юбилее. 50 яшь булыр иде, исән булса..
Бәйрәм көнне генә кия торган күлмәген алып киде. Сандыктан төенчеген чишеп, улы бүләк иткән ал яулыгын бәйләде. Елына бер тапкыр гына бәйли Рәүзә апа бу яулыкны, улының туган көнендә генә. Җитез хәрәкәтләр белән өстәл әзерләде. Улы Фәрит яраткан бәрәңге кыстыбые, коймак, чүпрәдән салынган икмәк, кызыл эремчек, төрле кайнатмалар куйды, аш салып җибәрде. Токмачлы ашны бигрәк ярата иде Фәрите.
Рәүзә апа кабат сандыгын ачты. Калтыранган куллары белән аның соңгы тапкыр кигән шакмаклы күлмәген кулына алды. Күлмәк җиңнәрен һәрвакыт сызганып куя иде улы. Ана күлмәкне күкрәгенә кысты, битләренә терәп иснәде дә, кире урынына куйды.
Рәүзә апа Фәритнең зурайтылган рәсеме каршына килде. Рәсемнән кара бөдрә чәчле улы елмаеп тора.
– Туган көнең белән, улым! – диде ул күз яшьләре аша.
Бүген ана өчен вакыт тукталып калды, йөрәге әрнеде. Бала кайгысыннан авыр кайгы бар микән ул дөньяда?! Даруларын эчеп, диванга барып утырды. Хәтер йомгагын сүтеп, үткәннәрне искә төшерде...
...Әйе, ялгызы тәрбияләп үстерде ул аны. Тормыш иптәше Салих каты авырудан вафат булганда, Фәриткә өч яшь иде. Яучылар сорап килсә дә, кире борды. Беркемне дә иш итмәде үзенә. Бар гомерен, яшьлек елларын бердәнбер улы Фәриткә багышлады. Тәртипле, тәрбияле бала булып үсте ул. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Уфада төзелеш техникумына укырга керде, һәр ялны әнисе янына авылга кайтып йөрде. Һәрвакыт елмаеп кайтып керә иде. «Кояшым минем», –дип каршылый иде Рәүзә апа аны.
Әнисенә авыр булмасын дип, техникумда укыган вакытта төннәрен йокламый сызымнар сызды, проектлар төзеде, вагон бушатты. Җәйге ял вакытында колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшләде. Әнисенә кыш буе җитәрлек печән чапты, утынын да кисеп, ярып куярга өлгерде. Зур хыяллар белән яшәде егет. Диплом алганнан соң авылда әти нигезенә зур йорт салу һәм яраткан кызы Сәлимәгә өйләнү иде хыялы. Проектны төзеп, әнисенә дә күрсәткән иде. Улының уңганлыгына, киләчәк планнарына сөенеп бетә алмады Рәүзә апа.
Студент еллары сизелми дә үтеп китте. Кулына – диплом, әнисенә ал яулык, күчтәнәчләр алып очып кайтып җитте Фәрит. Рәүзә апа өчен бу иң истәлекле, шатлыклы көннәрнең берсе булды. Сөенеп бетә алмады.
– Әни, бер яңалык әйтсәм, ачуланмыйсыңмы? – дип сүз башлады кинәт Фәрит.
– Юк, улым, ачуланмыйм, әйт, нинди яңалык? – диде Рәүзә апа. Яратып йөргән кызы Сәлимәгә өйләнәдер, – дип уйлады, шатланып.
Фәрит:
– Әни, мин үз теләгем белән хәрби хезмәткә китәм, – диде.
Ананың йөрәге «жу» итеп куйды.
– Нәрсә сөйлисең, улым, дөньялар да тыныч түгел, әлеге вакытта үз теләге белән хәрби хезмәткә барырга беркем дә атлыгып тормыйдыр.
– Кайгырма, әни, ике ел үтә дә китә ул, армиягә бармаган егет егетмени ул, – дип юатты Фәрит әнисен.
Улының үтенеченә каршы килә алмады ул. Ул изге теләкләрен теләп, ә Сәлимәсе көтәргә вәгъдә биреп озаттылар. Фәрит кайнар ноктага – Әфганстанга эләкте. Хат аша аралашып тордылар. Ачы кайгы утларында янган ананың хәбәрсез торган чаклар да булды.
Ул вакытта кесә телефоннары да юк иде. Күңеле сизгәндәй, һәр килгән хатын җыя барды, әле дә аларны укып күңелен юата. Хат ташучы килгәнен түземсезлек белән көтәр иде.
Язмыш, нигә син мәрхәмәтсез? Кайтырга 4 ай калгач, Фәрит батырларча һәлак була. Цинк табутта кайтаралар аның гәүдәсен. Табутны ачтырмыйча, йөзен күрсәтмичә җирлиләр. Ак өметләр, ал хыяллар белән яшәгән Фәритнең язмышы челпәрәмә килә. Кайгы утында янган ананы юату өчен сүзләр дә табып булмый, яраланган йөрәкне дәвалау өчен дарулар да юк кебек. Күңеле таш кебек катты Рәүзә апаның бу кара көннәрдә.
Фәриттән башка тормышны күз алдына китермәгән Сәлимә өчен дә дөнья беткән, кояш сүнгән кебек булды... Авылга кайткан саен Рәүзә апаның хәлен белеп торды. Сөйләшеп сүзләре бетми иде. Кияүгә чыгарга да ашыкмады кыз. Ә Рәүзә апа аның өчен борчылды. “Үлгән артыннан үлеп булмый, кияүгә чыгу турында уйларга кирәк”, – диде кызга бер очрашуда. “Фәрит бер дә исемнән чыкмый, аның кебек егетне очратсам, һичшиксез, аңа кияүгә чыгам”, – дип җавап бирде Сәлимә. Тормыш җилләреме, язмышлармы аны чит җирләргә – Италиягә алып китте. Яраларны вакыт дәвалый, диләр бит. Шунда кияүгә чыгып, ике малайга гомер бүләк иттеләр. Сирәк кенә үзе генә кайтып, әти-әнисенең хәлен белеп китте Сәлимә. Рәүзә апаны да онытмады.
И бу каһәрле сугыш! Күпме аналарның йөрәген телгәләде, сөеп-сөелеп тә өлгермәгән, типсә тимер өзәрдәй яшь егетләрнең гомерен кыйды, күпме кайгы-хәсрәт алып килде. Бер гөнаһсыз, бердәнбер балам, күз нурым ни өчен һәлак булды?! Мин бит улымның гаилә корып, балалар үстерүен дә күрә алмадым, “нәнәй” дип эндәшер кешем дә юк бит минем. Фәритнең кайбер яшьтәшләре инде үзләре картәти булдылар. Минем дә оныклар сөясем килә. Кем гаепле бу сагышларга, әйтегез, кем?!...
Апаның йөрәге янә сыкрап куйды. Тыны кысылды, һава җитмәгән төсле тоелды. Ул бакчага чыкты: ни күзе белән күрсен, кашкарыйлар чәчкә аткан! Ел саен улының туган көненә чәчкә аталар алар. Рәүзә апа бакчасында бары тик кашкарыйлар гына үстерә. Фәритнең яраткан чәчәкләре алар. “Әни, син кашкарыйлар гына үстер – алар бит озак чәчкәдә утыра, коел мыйлар, кар яуганчы ямь биреп торалар. Алар озын гомерле», – ди иде Фәрите.
Чәчкәләрнең башыннан сыйпап, су сибеп йөргәндә капка төбенә машина килеп туктады. Ул, кулын каш өстенә куеп, бәбкә үләне үскән ихатага чыкты.
– Әллә танымадың инде, Рәүзә апа? – дигән ягымлы тавыш ишетте.
Сәлимә бит бу! Ике малай, килеп, Рәүзә апага сыендылар.
Чү, бу ни хәл? Читтәрәк кыенсынып кына, чаңдыр гәүдәле, кара бөдрә чәчләренә чал төшкән, 50 яшьләр тирәсендәге ир елмаеп басып тора. Ул Рәүзә апаның бердәнбере – Фәритне хәтерләтә иде. Димәк, Сәлимә Фәриткә охшаган кешене тапкан бит, дип шатланды.
– Таныш бул, бу – минем ирем Эудженио, балаларымның әтисе. Кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк аның. Яхшы кеше ул, без бөтенләйгә кайттык. Рөхсәт итсәң , шушы нигезгә Фәрит сызган проект белән йорт салып, бергәләп яшәрбез, – диде Сәлимә.
Анаңның йөрәге эреп, сулышы иркенәеп китте. Күмер салып, самавырын куеп җибәрде. Тамак төбенә килеп төелгән төер дә юкка чыкты. Күзләреннән кайнар яшьләр тәгәрәде. Бу – шатлык яшьләре иде. Шушы тамашаны күзәткән Фәритнең яраткан гөлләре – кашкарыйлар да, бәхетле елмаеп, күзләрен ачтылар. Димәк, тормыш дәвам итә. Кашкарыйлар бит озын гомерле...
Резеда КАЮМОВА,
Чакмагыш районының
Митрә-Әюп авылы.
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: