Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 17:43

Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе укырга чакыра!

Дәресләр һәр якшәмбе көнне, сәгать 11дә башлана. Уку бушлай. Балаларны мәктәпкә әле дә йөртә башларга мөмкин. Адресы: Достоевский урамы, 154нче йорт. Мәктәпнең тарихы, эш юнәлешләре, биредә үткәрелгән мәдәни чаралар белән тулырак мәктәпнең яңа ачылган tatarskaja-shkola.ru сайтыннан танышырга мөмкин.

Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе 2012 ел ахырында оештырылган иде. Тиз арада ул калада яшәп, туган телдә белем алудан мәхрүм татар балаларының аралашу үзәгенә әверелде. Уку йортының төп максаты – урыслашкан балаларны милли мохиткә кайтару, аларга татар теленең нигезләрен өйрәтү.Моның өчен мәктәптә милли-мәдәни чаралар даими үткәрелеп тора, төрле түгәрәкләр, “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле эшли. Аларның чыгышлары шәһәрдә узган төрле мәдәни конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы, фольклоры, музыкасы, бию һәм рәсем сәнгате дәресләре уен рәвешендә алып барыла. Уку йортын хезмәтенә гашыйк педагог Э.Ф. Гыйльфанова җитәкли.Дәресләр һәр якшәмбе көнне, сәгать 11дә башлана. Уку бушлай. Балаларны мәктәпкә әле дә йөртә башларга мөмкин. Мәктәпнең тарихы, эш юнәлешләре, биредә үткәрелгән мәдәни чаралар белән тулырак мәктәпнең яңа ачылган tatarskaja-shkola.ru сайтыннан танышырга мөмкин.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: