Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:39

ЯРМӘКӘЙ – БӘЛӘБӘЙ АВТОБУС МАРШРУТЫ КАБАТТАН АЧЫЛДЫ

Маршрут «Инцидент» программасы ярдәмендә гамәлгә керде.Ярмәкәй – Бәләбәй автобус маршруты озак вакыт халыкны хезмәтләндереп килсә дә, моннан берничә ел элек, керем китерми дип, аны япканнар иде. Билгеле, бу зур ризасызлык тудырды, чөнки туганнары Бәләбәйдә яшәүче, балалары шундагы училище-техникумнарда белем алучы гаиләләр бик күп. Кешеләр социаль челтәрләр аша бу хәлгә үз ризасызлыкларын белдерә башладылар. «Инцидент» программасы әлеге мөрәҗәгатьләрне тотып алып, мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы органнарга җибәрде.

Маршрут «Инцидент» программасы ярдәмендә гамәлгә керде.
Ярмәкәй – Бәләбәй автобус маршруты озак вакыт халыкны хезмәтләндереп килсә дә, моннан берничә ел элек, керем китерми дип, аны япканнар иде. Билгеле, бу зур ризасызлык тудырды, чөнки туганнары Бәләбәйдә яшәүче, балалары шундагы училище-техникумнарда белем алучы гаиләләр бик күп. Кешеләр социаль челтәрләр аша бу хәлгә үз ризасызлыкларын белдерә башладылар. «Инцидент» программасы әлеге мөрәҗәгатьләрне тотып алып, мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы органнарга җибәрде.
Нәтиҗәдә, 9 гыйнвардан башлап көненә ике тапкыр Бәләбәй – Ярмәкәй, Ярмәкәй – Бәләбәй автобусы йөри башлады. Бәләбәйдән ул – 7.00дә һәм 17.00дә, Ярмәкәйдән – 8.00дә һәм 17.40та кузгала. Бу хакта «Фейсбук»та Ярмәкәй район хакимияте хезмәткәре Энҗе Шафыйкова хәбәр итте.
Аның язуынча, чиратта Октябрьский – Ярмәкәй автобус маршрутын кабаттан ачу. Чөнки быелгы җәйне ул да ябылган. Нәтиҗәдә, Октябрьскийда белем алучы күпсанлы Ярмәкәй студентлары анда такси белән йөрергә мәҗбүр. Ярмәкәйдән Октябрьскийга автобус билеты 180 сум торса, такси хакы 1000 сумга кадәр барып җитә. Шуңа күрә бу мәсьәлә кичекмәстән хәл итүне сорый. Монда да «Инцидент» ярдәмгә килер дип ышанабыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: