Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 16:07

«ИНЦИДЕНТ» ПРОГРАММАСЫ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘРНЕ БАРЛЫЙ

Сер түгел, республикада хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый. Алар хакында якташларыбыз оператив рәвештә социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Һәм, әйтергә кирәк, хакимият оешмаларыннан төгәл җавап ала.

Алдарак язуыбызча, Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнгәч, “Инцидент” программасы гамәлгә керде. Ул халыкның төрле мәсьәләләр буенча зар-интизарларын социаль челтәрләр буенча күзәтеп барып, проблеманы чишү өчен тиешле хакимият органнарына юнәлтә. Шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары аларга 3 сәгатьтән алып бер атна вакыт эчендә җавап кайтарырга тиеш. Проблема хәл ителгәч кенә компьютер программасы аны контрольдән алып ташлый. Шушы программа ярдәме белән, урамнар яктыртыла, юллар төзекләндерелә һәм вакытында чистартыла. Кыскасы, “Инцидент” программасы йөзендә халык, чын мәгънәсендә яклаучысын тапты.Сер түгел, республикада хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый. Алар хакында якташларыбыз оператив рәвештә социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Һәм, әйтергә кирәк, хакимият оешмаларыннан төгәл җавап ала. Мәсәлән, Учалыда яшәүче бер ханым шәһәрнең Җиңүгә – 30 ел һәм Элеватор урамнарында яктылык булмауга зарланган иде. Учалы районының хакимият башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев үзенең җавабында әлеге мәсьәләнең 16 гыйнварга хәл ителәчәген белдерде. Һәм, чынлап та, ул әйткән вакытта әлеге урамнар яңа утлар белән балкыды.Архангель районының Усаклы авылында яшәүчеләр дә авыл урамнарында ут булмавына, балаларның мәктәп тукталышына дөм-караңгыда барырга мәҗбүр булулары турында яза. Район хакимияте башлыгы Александр Комзалов моңа җавап итеп, тиз арада урамнарга тугыз яктырткыч куелачагы, аларның берсе мәктәп тукталышы янында урнашачагы турында белдерде.Урамнарны яктырту мәсьәләсе борайлыларны да борчый. Олы Бадрак авылында яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә биредәге мәктәпкә балаларның күрше авыллардан килеп укуын хәбәр итте. Ләкин урамда бер генә фонарь да янмый икән. Шуңа күрә балалар сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, караңгы урамнардан йөрергә мәҗбүр. Борай районы хакимиятеннән җавап бирүләренчә, Каенлык авыл советына караган Бигәнәй һәм Кулай авылларында урамнарны яктырту җиһазларын монтажлау эшләре 2018 елда ук, ә Олы Бадрак авылында быелгы ел башында тәмамланган.Иглиндә яшәүчеләр дә Гражданнар урамында ут булмавына зарлана. Электр чыбыклары инде 2007 елда ук үткәрелгән булса да, әлегә кадәр эшләмәгән. Ә бит бу урамнан балалар таң белән мәктәпкә йөри. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, “Инцидент” мөрәҗәгатеннән соң, әлеге урамга эшчеләр төркеме чыгып янган лампаларны алыштырган, шуңа өстәп өч яңа фонарь куелган. Иглиннең Яңа Иглин, Кузьминки микрорайоннарында да яңа яктырту корылмалары эшли башлаган.Кыскасы, яшәгән авылыгызда, яки шәһәрегездә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар икән, һич икеләнмичә, социаль челтәрләргә язарга кирәк. “Инцидент” аларны күреп алып, мотлак ярдәмгә киләчәк!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: