Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 18:24

УРАМНАР ДА, КҮҢЕЛЛӘР ДӘ ЯКТЫРА!

Башкортстан халкының социаль челтәрләрдәге язмалары шул хакта сөйли.

Башкортстан халкының социаль челтәрләрдәге язмалары шул хакта сөйли.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге мәсьәләне үзенең социаль челтәрләрдәге битләре аша шәхси контролендә тота. Биредә калдырылган комментарийларда халык Әлшәй районының Раевка авылында яктыртылган урамнар артуын, Уфада “Башкортстан” сәүдә үзәге тирәсенең яктырып китүен билгели. Уфаданың Сипайлово бистәсендәге Кашкадан күле паркында фонарьлар яна башлавына да халык рәхмәтле. – Фонарьлар төн буена яна! Элек кышкы кичләрдә парк тирәсендә чаңгы шуу куркыныч иде, чөнки юл бөтенләй яктыртылмады. Хәзер исә биредә хәтта балалар белән дә шуарга мөмкин, – дип куанычын белдерә спорт сөючеләрнең берсе.
Шуны да өстик: коммуналь хезмәтләр хәзер инде урамнарга таш гасырдан калган “Ильич лампалары”н куймый, заманча яктырту корылмалары белән җиһазлый. Мәсәлән, Салават каласында җәяүлеләр йөри торган юлларда светодиод яктырткычлар куелган. Бишбүләк районында авылларында да фонарьлар арткан.Дүртөйле шәһәре ихаталарында гадәти лампаларны диодлыга алыштырганнар, алар элеккеләре белән чагыштырганда ун тапкырга яктырак яна башлаган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: