Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 15:47

“ИНЦИДЕНТ” ПРОБЛЕМАЛАРНЫ ХӘЛ ИТӘ!

Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Радий Хәбиров тәгаенләнгәннән соң, Башкортстанда “Инцидент” программасы гамәлгә керде. Ул халыкның төрле мәсьәләләр буенча зар-интизарларын социаль челтәрләр буенча күзәтеп барып, проблеманы чишү өчен тиешле хакимият органнарына юнәлтә. Ел башыннан Радий Хәбировка ел башыннан социаль челтәрләр аша инде 6 мең кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә республика Башлыгы Хакимияте.Халыкны, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык, медицина, юллар һәм социаль тәэминат өлкәсендәге җитешсезлекләр борчый.

Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Радий Хәбиров тәгаенләнгәннән соң, Башкортстанда “Инцидент” программасы гамәлгә керде. Ул халыкның төрле мәсьәләләр буенча зар-интизарларын социаль челтәрләр буенча күзәтеп барып, проблеманы чишү өчен тиешле хакимият органнарына юнәлтә. Ел башыннан Радий Хәбировка ел башыннан социаль челтәрләр аша инде 6 мең кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә республика Башлыгы Хакимияте.Халыкны, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык, медицина, юллар һәм социаль тәэминат өлкәсендәге җитешсезлекләр борчый.Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская белдерүенчә, мөрәҗәгать юллаучылар гади, ләкин проблеманың асылын аңларлык итеп итеп язарга тиеш. — Хатта язылган мәсьәләнең үтәлешен без контрольдә тота алмыйбыз икән, төп контролер – халык бар. Кем дә булса: “Сез 18 гыйнварга эләргә тиеш идегез. Фонарьларыгыз кайда? Алар юк”, дип яза икән, шушы төбәктә яшәүчеләр һәм җавапле кешеләрнең намусы — иң яхшы контролерлар. Әлбәттә, без дә ярдәм итәбез, — ди ул.Узган елның октябрь аеннан башлап Радий Хәбировка 60 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары аларга 3 сәгатьтән алып бер атна вакыт эчендә җавап кайтарырга тиеш. Проблема хәл ителгәч кенә компьютер программасы аны контрольдән алып ташлый.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: