Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 23:47

Алхәбәр

17 гыйнвар Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте шурасының киңәйтелгән утырышы узды.

Мөхтәрият юбилейга әзерләнә
17 гыйнвар Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда мөхтәрият шурасы әгъзаларыннан тыш Башкортстан татар конгрессы, “Берлек”, “Сәхибҗамал”, Морзалар җыены һәм Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары да катнашты.
Мөхтәрият җитәкчесе Римма Үтәшева яңа елга эш планы белән таныштырды. Аңа “Тукай моңнары”, “Пушкин, Тукай, Кәрим”, “Ике аккош”, “Гаилә учагы” һәм башка чаралар кергән. Римма Үтәшева Милли-мәдәни мөхтәриятнең 10 еллыгы уңаеннан Уфада киңәйтелгән утырыш узачагын хәбәр итте:
“Агымдагы елда оешманың теркәлүенә 10 ел тула. Шул уңайдан Уфада зур чара уздырырга җыенабыз. Без узган елның октябрендә Мәскәүдә үткән федераль милли-мәдәни мөхтәриятнең 20 еллыгын билгеләгәндә бу хакта килешеп кайткан идек. Уфада ул чаралар16-18 май булачак. Беренче көнне кунакларны кабул итү, шәһәр белән таныштыру, икенче көнне пленар утырыш, Башкортстандагы татар оешмаларын тәкъдим итү, 65 санлы татар гимназиясе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар кафедрасы каршында эшләгән Тукай кабинеты, Каюм Насыйри исемендәге мәдәният үзәге эше белән таныштыру каралган. 18 май Бүздәк районына сәфәр. Анда кунакларны Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге эше белән таныштырачакбыз һәм Бәлеш фестивале уздырачакбыз”, диде Римма Үтәшева. Аның сүзләренчә, чарага Мәскәүдән федераль милли-мәдәни мөхтәрият, Татарстан милли-мәдәни мөхтәрияте, Дөнья татар конгрессы, Казанның Дуслык йорты җитәкчеләре чакырылачак. Утырышта Русия төбәкләрендәге 40тан артык төбәк мөхтәриятләре җитәкчеләре дә катнашачак.
Утырышта чараны уздыруда татар оешмаларының эшчәнлеге тикшерелде.
Читайте нас: