Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 13:00

Сүздән эшкә күчәргә вакыт!

Бүген татар телен, милләтне саклау турында күп сөйләргә яратабыз. Ләкин күпчелектә эш сүздән узмый. Ә бит моның өчен күп көч тә кирәкми: балаларың белән татарча сөйләш, аларны татар сыйныфларына укырга бир (гариза язсаң, туган тел итеп татар телен укытуны беркем дә тыя алмый), татар телендәге матбугатка языл. Уйлап карасаң, республикада авылдан чыккан, татар милләтеннән булган эшкуарлар, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар бихисап. Ләкин аларның күпчелеге телебезне, милли матбугатны яклау өчен ашкынып тормый, һәрхәлдә бу максатка бер тиен акчаларын да сарыф итәселәре килми. Бертуган Марат һәм Ирек Сәетовлар кебек фидакарь затлар, кызганычка каршы, бик сирәк шул...

Агымдагы ел бәйрәмнәргә бай. Аларны һәркем шатлык, ниндидер дәртле ашкыну, өмет белән көтеп ала. Яңа елга аяк басканда көтмәгәндә ясалган "күчтәнәч-сюрприз" безне тагын да шатландырды.
Чыгышлары белән Әпсәләм авылыннан булып, бүген берсе – Уфа, икенчесе Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче агалы-энеле Марат һәм Ирек Сәетовлар хакында инде районда гына түгел, республикада һәм аннан читтә дә беләләр. Алар бик күп иганәчелек акцияләрендә катнаша, үзләре дә оештыра. Моның белән алар өлкәннәрне дә, балаларны да чиксез сөендерә.
Иң куандырганы шул – алар инде берничә ел авыл китапханәсен татар телендә чыга торган гәзит-журналларга яздырып киләләр. Быел да бу изге максатка үзләреннән 13 400 сум акча бүлгәннәр. Авыл китапханәсе быел 1шәр данә “Кызыл таң”, “Безнең гәҗит”, “Шәһри Казан” гәзитләренә, “Сөембикә”, ”Казан утлары”, “Салават күпере” журналлары белән тулыланачак. Шуңа өстәп, бертуган Сәетовлар китапханәгә – 10 данә “Тулпар”, Корманай урта мәктәбенең балалар бакчасы бүлегенә – 1 данә “Әллүки”журналларын, Корманай урта мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективына – 1 данә “Безнең гәҗит”, “Мәүсилә”мәчетенә – 1 данә “Безнең вакыт”, авыл уңганнарына – 4 данә “Безнең гәҗит”, 1 данә “Шәһри Казан”, 1 данә “Кызыл таң” гәзитләренә язылу квитанцияләрен тапшырды.
Моңардан да зур бүләкнең булуы мөмкинме соң? Әлеге эшкуарлар, туган төбәк, туган җир, анда яшәүче кешеләр – авылдашлары турында хәстәрлек күреп, аларны рухи яктан үстерүгә күп көч сала. Кылган изге эшләре өчен без аларга чиксез рәхмәтле!
Бүген татар телен, милләтне саклау турында күп сөйләргә яратабыз. Ләкин күпчелектә эш сүздән узмый. Ә бит моның өчен күп көч тә кирәкми: балаларың белән татарча сөйләш, аларны татар сыйныфларына укырга бир (гариза язсаң, туган тел итеп татар телен укытуны беркем дә тыя алмый), татар телендәге матбугатка языл. Уйлап карасаң, республикада авылдан чыккан, татар милләтеннән булган эшкуарлар, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар бихисап. Ләкин аларның күпчелеге телебезне, милли матбугатны яклау өчен ашкынып тормый, һәрхәлдә бу максатка бер тиен акчаларын да сарыф итәселәре килми. Бертуган Марат һәм Ирек Сәетовлар кебек фидакарь затлар, кызганычка каршы, бик сирәк шул...
Шул уңайдан республикада яшәүче башка татар эшкуарларына, хәер, гади укучыларга да мөрәҗәгать итәсе килә. Авыл китапханәләренә, мәктәпләргә, якыннарыгызның туган көннәренә, күркәм юбилейларына “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” журналын, балаларыгызга “Әллүки” журналын бүләк итсәгез, алар бу басмаларны ел буе рәхәтләнеп укыячак, башларына – фикер, җаннарына сихәт алачак. Бу милләтебезне, телебезне үстерү өчен дә, авылларны саклау өчен дә хезмәт итәр иде. Әйдәгез, шушы башлангычны күтәреп алып, туган-тумачаларыбызга, якыннарыбызга милли гәзит-журналларга язылу бүләк итик!
Флүзә КЛЯВЛИНА.
Авыргазы районы, Әпсәләм авылы.
Читайте нас: