Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 01:00

Олимпиада

10-11 гыйнвар Башкортстан татар укучыларының олимпиадасы узды.
10-11 гыйнвар Башкортстан татар укучыларының олимпиадасы узды.
Уфага иң сәләтле татар укучылары җыелды
10-11 гыйнвар Башкортстан татар укучыларының олимпиадасы узды. Ул быел да Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә үтте. Чарада катнашуга 183 гариза алынса да, төрле сәбәпләрдән олимпиадага 114 укучы килгән иде.
Урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар арасында Нефтекама, Туймазы шәһәрләре, Борай һәм Бакалы районы укучылары җиңде.
Татар мәктәпләре арасындагы җиңүгә Кушнаренко, Бүздәк, Чишмә һәм Илеш районы укучылары иреште.
Призерларга һәм җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев 24 укучыга планшетлар бүләк итте. Бүләкләнүчеләр арасында "Тулпар" журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдиновның кызы Ләйсән Фазлетдинова да бар.
Олимпиадада катнашучы бер татар укучысы да бүләксез калмады, моның өчен Казан кунаклары барлыгы 600 китап алып килгән иде.
11 гыйнвар республикадагы татар мәгарифе мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл дә оештырылды.
Яңавыл районының Истәк авылы укытучысы Алсу Хәбибуллина укытуда “Тулпар” журналын да файдалануларын әйтте:
“Безгә яңа әдәби-нәфис китаплар җитми. Дөрес, татар электрон китапханәсе бай. Ләкин электрон формат бер нәрсә, кәгазьдә басылганы икенче. Мәсәлән, “Тулпар” журналы килгәч, аның бер-ике көн тәмле исенә хушланып йөрисең. Без “Казан утлары” һәм “Тулпар” журналының телләрен, язу стильләрен чагыштырабыз. Әсәрләре аларның бик матур, искитмәле. Ә тиражлар төшә”, – диде Алсу Хәбибуллина.
Чара барышында Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов “Фейсбук”та “Башкортстан татар укытучылары төркеме”н оештырды. Залда утыручылар шунда ук теркәлә башлады. Чара барышында гына да бу төркемгә кырыкка якын кеше теркәлде. Заһир Хәкимов сүзләренчә, укытучылар бу төркемдә аралаша, тәҗрибә ала, чаралары белән уртаклаша ала.
Олимпиаданың йомгаклау тантанасы укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: