Уфаның Чернышевский урамындагы элекке “Галия” мәдрәсәсе урнашкан бинада очрашу узды. Анда мәдрәсә тәмамлаучы шәкертләр түгел, ә соңрак шул бинада эшләгән Уфадагы тәүге 15нче санлы татар мәктәбен тәмалаучылар очрашты. Чараны шушы бинада эшләгән Русия ислам университеты һәм Мәҗит Гафури фонды оештырды. Очрашу концерт белән үрелеп барды. Анда җырчылар Резеда Шәрәфетдинова, Резеда Мөхәммәтҗанова, шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева һәм башкалар катнашты. Чараны бик җылы итеп Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева алып барды.