Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 15:57

ВЕЛОСИПЕДЛЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, “ТУЛПАР”ГА ЯЗЫЛ!

Әле газета-журналларга язылуның иң кызган мәле. “Акча болай да юк, ә син матбугат турында сөйлисең”, – дип чыраегызны сытарга ашыкмагыз! Киресенчә, “Тулпар”га язылуга салган акчаларыгызны кире кайтару гына түгел, өстәмә керем дә алырга мөмкинсез!

Әле газета-журналларга язылуның иң кызган мәле. “Акча болай да юк, ә син матбугат турында сөйлисең”, – дип чыраегызны сытарга ашыкмагыз! Киресенчә, “Тулпар”га язылуга салган акчаларыгызны кире кайтару гына түгел, өстәмә керем дә алырга мөмкинсез! Моның өчен “Тулпар”га язылу турындагы квитанциянең күчермәсен (копиясен) редакция почтасына, яки электрон почтасына юлларга кирәк. Хатта үзегезнең исем-фамилиягезне, адресыгызны һәм телефоныгызны күрсәтү мотлак!
Редакциягә килгән квитанцияләр арасында декабрь ахырында лотерея уйнатылачак. Җиңүче өр-яңа велосипед белән бүләкләнәчәк.
Сер итеп кенә әйтәм, әлегә мондый хатларны җибәрүчеләр артык күп түгел. Димәк, җәйгә велосипедта керүегезнең ихтималлыгы бик зур! Форсаттан файдаланыгыз, “Тулпар”га язылыгыз, велосипедлы булыгыз!
Квитанцияләрегезне түбәндәге адрес буенча җибәрегез:450079, Уфа, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 612нче бүлмә.Электрон адрес: [email protected]
Велосипед сезне көтә!
Читайте нас: