Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 15:37

Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасына – 60 яшь!

Башкорт дәүләт университетының (ул вакытта – К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты) тарих-филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча беренче студентлар төркеме 1950 елда кабул ителә. Аны башкорт тел гыйлеме кафедрасы мөдире, профессор Җәлил Киекбаев оештыра. Мөстәкыйль татар филологиясе кафедрасына нигез салу өчен Казаннан өч фән кандидаты – Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов һәм Әхәт Нигъмәтуллин чакырыла.

Кафедраның бүгенге коллективы
Кафедраның бүгенге коллективы
Башкорт дәүләт университетының (ул вакытта – К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты) тарих-филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча беренче студентлар төркеме 1950 елда кабул ителә. Аны башкорт тел гыйлеме кафедрасы мөдире, профессор Җәлил Киекбаев оештыра. Мөстәкыйль татар филологиясе кафедрасына нигез салу өчен Казаннан өч фән кандидаты – Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов һәм Әхәт Нигъмәтуллин чакырыла. Алар 1958 елда урындагы белгечләр Әмир Фатыйхов һәм Земфира Заһидуллиналар белән берлектә татар филологиясе кафедрасын нигезлиләр.
Тиздән яңа оешкан кафедрага “Кызыл таң”, “Совет Башкортстаны” гәзитләреннән Суфиян Поварисов, Бәйнә Газизова (Сәлимгәрәева), Радик Сибәгатов, Үзбәк Гыймадиев, Риф Мөхәммәтҗанов килеп кушыла. Биредә Казан галимнәре Хәләф Гарданов, Фазыл Фасиев, язучы һәм шагыйрьләр Хәсән Сарьян, Муса Сираҗи, Вазих Исхаковлар да эшләп ала. 1960нчы еллар ахыры – 1970нче еллар башында татар филологиясе кафедрасына әле яңа гына Казанда кандидатлык диссертацияләрен яклаган ике яшь әдәбиятчы – Камил Дәүләтшин һәм Сәгыйдулла Хафизов килә. Шул ук чорда Мәскәүдән, тел буенча кандидатлык диссертациясен яклап, Алмас Шәйхулов кайта һәм кафедрага эшкә кабул ителә. Шулай итеп, БДУның татар филологиясе кафедрасы оеша; һәм ул 1990 нчы еллар башына кадәр республикада бердәнбер татар фәнни-мәдәни үзәге булып кала; 3000 нән артык белгеч әзерли. Башкортстанның һәм Татарстанның күпсанлы күренекле фән һәм мәгариф эшлеклеләре, каләм һәм сәнгать әһелләре тормыш юллары башында нәкъ әлеге бүлекне тәмамлый. Кафедраның бүгенге составы да төрле елларда татар-рус бүлеген тәмамлаган белгечләрдән тупланган.
Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы 2018 нче елга кадәр “Филология” белгечлеге буенча махсуслашкан кадрлар әзерләп чыгарды. Быел исә “Педагогик белем бирү” белгечлегенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучылары әзерли башлады. Шул ук вакытта “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” белгечлеге буенча магистратураның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре эшләп килә. Ел саен кафедра өч дистәгә якын югары категорияле белгеч әзерләп чыгара.
Читайте нас: