Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2018, 15:41

"ТАМЧЫЛАР" ҺӘМ “ЗАМАНДАШ”НЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

“Тамчылар” әдәби иҗат түгәрәгенең чишмәләренең тирәнлеген байкап алыйк әле. Әйткәндәй, быел менә “Тамчылар”га яңа җитәкче сайлавыбызга нәкъ бер ел. Димәк, чебешләрне “санап” карасак та була. Җитәкченең җитәкчесе була, ә безнең төньяк районнарның уртак иҗади берләшмәсе – Яңавылдагы “Замандаш”. Ә инде “Тамчылар”да канат ныгытканнар берәм-берәм, мәктәп тәмамлап киткән укучылар кебек, Яңавылда эшләп килгән “Замандаш”ка агыла. “Замандаш”ның исә колачы киңрәк, адымнары эрерәк. Быел “Замандаш”ның да җитәкчесе алышынды.

"Замандаш" утырышыннан. 2018.
"Замандаш" утырышыннан. 2018.
ӘДӘБИ ОЕШМАЛАРДА
"ТАМЧЫЛАР" ҺӘМ “ЗАМАНДАШ”НЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?
Быел җәй дустым мине үзе белгән урынга каен җиләгенә алып барды. Җиләк шундый уңган, кып-кызыл палас җәйгәннәр диярсең! Табигатьнең татлы хәзинәсен гүя сыпырып кына чиләгемә аудардым... Күктә кояш көлә, ул да минем чиләгемне бик тиз тутырганыма шатланадыр төсле. Хуш, шулай тирләп-пешеп җиләк җыйгач тамак та кибеккән, азырак чәйләп алыйк, дип, тау итәгенә агач ышыгынарак төшеп утырдык. Дус кызым белән хуш исле җиләк салып тын гына чәй чөмереп утырабыз. Җилфер канатлы кигәвен “дуслар” гына безнең килгәнне күптән күреп калган... Без... без... дип, үзләренең барлыгын белдереп, килеп, аркагамы, беләккәме шифалы “укол”ларын кадап китәләр... Ә кошлар эссе чакта урманга кереп поскан. Алар иртә-кичле генә тавыш бирә бит. Кинәт шушы сихри тынлыкны өзеп колагыма челтер-челтер килгән ниндидер чишмә чыңы чалынгандай булды. Карале, димен дустыма, якында гына чишмә ага түгелме? Дустым белән чишмәне эзләп, тау итәгенә йөгереп төштек. Ә анда безне җырларын җырлап бик матур чишмә көтеп торган. Бер кулым белән чишмә ярындагы тал ботагына тотындым да, сыңар кул белән генә суын авыз иттем... Тешләрне камаштыра, нинди татлы! Әллә артык кибеккәнгә, әллә үзе шундый тәмлеме ул? Дустым: Әйдә инде, кайтыйк, – дип ялынып торса да, мин “Табылдык” чишмәмнең җырын тыңлап озак утыра бирдем. Уйларым ерак китте... Дөньяда нинди генә чишмәләр юк? Бу чишмә дә бүген генә күзен ачмагандыр... Бәлки, ул инде күп еллар элек үк зәңгәр күзен еракларга төбәп, үзенең татлы суын кемнеңдер учларына салып татып караганын тилмереп көткәндер... Тик әлегә кадәр аны авыз итүчесе һәм тыңлаучысы гына булмагандыр... Кинәт мин дертләп куйдым.
Бер уйласаң, кеше күңеле дә нәкъ шушы тау астында ялгыз гына ургып чыккан чишмә кебек... Бүген менә шушы чишмәне ачкан кебек, мин үз гомеремдә бик күп чишмәле күңелләрнең җыр булып түгелгәнен күрдем һәм, үзем дә сизмәстән, алар белән бергә җыр сузып, илһам чишмәсеннән актым... Дөньяда төрле чишмәләр бар. Алар арасында әле бүгенге чишмә кебек яңа гына күзен ачканы да, инде җырын суза-суза, зур елгаларга кушылып, диңгезләргә җиткәне дә бардыр.
Әйе, бер уйласаң шушындый кечкенә чишмәләрдән зур елгалар, диңгезләр барлыкка килә бит. Кинәттән, үзебезнең Бораебызның “Тамчылар” әдәби-иҗат түгәрәген күз алдыма китердем. Нинди чагыштыру! Аңа да бит күпме ярсу чишмәләр кушылган! Тик һәр чишмәнең үз җыры һәм үз тәме бар. Шуны кистереп әйтә алам, ул чишмәләр бер-берсен кабатламый. Дөньяга тик бер генә киләбез, җырын сузсын әйдә, дөнья тармыни? Әйтик, кемдер ул чишмәне күрмичә яки битараф рәвештә чүп ташласа, яки ялгыш аның күзенә басса, чишмәнең күзе йомылыр бит... Әмма, саксыз басып нәни чишмәнең күзен йомдыручылар табылса да, ул барыбер, урау юллар, еллар аша тагын кайдандыр юлын табып тибеп чыгачак, тик вакыт кирәк шул, вакыт... Ә вакыт ул – гомер дигән сүз, дусларым, шуны онытмыйк....
Ә мин инде үзебезнең Борайда эшләп килүче әдәби-иҗат түгәрәге “Тамчылар”ыбызга койган чишмәләрнең язмышы күпкә яхшы, дип әйтер идем. Еракларга юл алыр, зур елгаларга кушылыр өчен бар мөмкинчелекләре дә бар аның, Аллаһка шөкер! Шушы уңайдан “Тамчылар” әдәби иҗат түгәрәгенең чишмәләренең тирәнлеген байкап алыйк әле.
Әйткәндәй, быел менә “Тамчылар”га яңа җитәкче сайлавыбызга нәкъ бер ел. Димәк, чебешләрне “санап” карасак та була. Чирек гасыр бу йөкне җилкәсендә күтәргән танылган шагыйрә Фәнзия Мәкъсүтова мәктәп елларында үзе укыткан укучысы, Миләүшә Әхмәтҗановага ышанып тапшырды. Миләүшә хәзерге көндә Борай районы “Алга” гәзитенең хатлар бүлеген җитәкли. Русия һәм Башкортстан Журналистлар Берлеге әгъзасы. Укытучысы күрсәткән икән, димәк, укучысына ышаныч багъларга була, дигән сүз! Әйткәндәй, Әхмәтҗанова үзе дә – күп еллар инде шушы “Тамчылар” оешмасына йөреп, каләмен чарлаган сәләтле каләм ияләренең берсе. Тирән эчтәлекле шигырьләре, төрле хикәя һәм мәкаләләре шул турыда сөйли. Шулай итеп, аңа тагын бер йөк өстәлде. Һәм, әйтергә кирәк, Әхмәтҗанываның аты бик матур юрттырып алып китте, дияр идем мин. Аңа алда фәкать уңышлар гына юлдаш булсын, матур әдәби кичәләр алда булсын, диясе килә.
Әйткәндәй, җитәкченең җитәкчесе була, ә безнең төньяк районнарның уртак иҗади берләшмәсе – Яңавылдагы “Замандаш”. Ә инде “Тамчылар”да канат ныгытканнар берәм-берәм, мәктәп тәмамлап киткән укучылар кебек, Яңавылда эшләп килгән “Замандаш”ка агыла. “Замандаш”ның исә колачы киңрәк, адымнары эрерәк.
Быел “Замандаш”ның да җитәкчесе алышынды. Әлегә кадәр ярты гасыр буена Фәрит Суфияр улы Суфияров бу оешманы җитәкләде. Җитәкләде генә түгел, бу оешманы үзе оештырды да. Фәрит Суфияр улы, хаклы ялга киткәнче, үзенең артыннан бик күп якты хезмәтләр, матур башлангычлар калдырды. Бүген ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, шул ук вакытта иҗадын да дәвам итә.
“Замандаш”ның яңа җитәкчесе – “Яңавыл таңнары” гәзите хәбәрчесе, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлчәчәк Юрис кызы . Тимершина. Гәзит редакцияләрендә эшләгән кешеләрнең әдәби оешма җитәкчесе булуы күпкә отышлыдыр кебек. Бу инде аларның тәүге адымыннан ук күзгә ташланды, дисәк, хата булмас.
Менә инде Гөлчәчәк Юрис кызы бер ел эчендә “Замандаш” ның әгъзалары белән якыннан танышырга да, төрле кичәләр оештырырга да өлгерде. Аның хыяллары, планнары бик зурдан. Очрашуларга барган саен күңелгә рухый азык алып, яңа хисләр белән кайнап кайтабыз. Башкортстан һәм Татарстан шагыйрьләрен, язучыларын барлыйбыз, искә алабыз, яңалыклар белән уртаклашабыз. Мәктәп укучылары белән дә “Замандаш” һәрчак элемтәдә тора. Яңавылда туып-үсеп, кулына каләм алып, яшь буыннарга матур шигырьләр һәм җырлар калдырган күренекле шагыйрьләр: Илдар Юзиев, Кәүсәрия Шәфыйкова, Рәфис Мөхәмматҗанның иҗат юлын искә алдык.
Бу килүдә исә Гөлчәчәк Юрис кызы Тимершина китапханә мөдире Гөлнара Кавый кызы Вәлиева һәм китап укучыларны хезмәтләндерү бүлеге мөдире Дания Гадел кызы Хәкимова белән берлектә шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың иҗат юлы белән якыннан таныштырды. Шагыйрәнең 70 яшьлек юбилеена багышланган видеотасма карадык. Шулай ук яңавыллылар белән беррәттән, Яңавылга килеп күпмедер вакыт яшәп һәм иҗат итеп киткән шагыйрьләрнең дә эзе югалмаган. Китапханәнең бер зур бүлмәсе музей итеп үзгәртелгән. Әйткәндәй, Мостай Кәрим дә “Замандаш”ның еш кунагы булган, оешманың эшчәнлегенә күп мактау сүзләре әйткән.
Янавыл җирендә туып үскән яки шушында гомер иткән бик күп шагыйрь һәм язучылар белән беррәттән Борайдан озак еллар “Замандаш”ка йөреп, бүген инде Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары булып киткәннәрнең иҗатлары белән танышырга мөмкин биредә. Берлектә тормаган, әмма гомере буе “Замандаш” оешмасын үзенең иҗат мәркәзе итеп тоеп, шушы юлга тузан төшермәгән бик күп каләмдәшләребез хакында да бай мәгълүмат тупланган. Башкортстан “Китап” нәшриятында һәм “Замандаш”ның үзе тарафыннан нәшер ителгән бик күп китапларыбыз, альманахларыбыз, үзнәшер юлы белән чыгарылган китапларыбыз да шушы музейда үз урынын тапкан.
Әйе, зур елгага яңадан яңа чишмәләр кушылып торса гына елгалар саекмый. Әйтик, анда безнең Борайлар кебек үк дәррәү җыелып килүчеләрдән: Яңавыл, Тәтешле, Балтач, Нефтекама һәм Агыйдел дусларны да фәкать мактап кына телгә алыр идем.
Ә инде чираттагы очрашуда яңа җитәкчебез Гөлчәчәк Юрисовна безгә “Замандаш”ның әгъзасы булу турындагы таныклыкларны тапшырды. Күңелдә, гүя, мәктәп елларында комсомолга кергәндәге кебек дулкынлану хисләре туды. Хәзер без, монда күп еллар йөргән каләм ияләре буларак, кадерле кызыл тышлы таныклык йөртәбез.
“Замандаш” җитәкчеләре безгә киләсе очрашуларда да яңадан-яңа кичәләр оештырырга, яңа эшләр башкарырга вәгъдә бирделәр. Китап бәйрәмнәре дә, юбилейлар үткәрү дә планлаштырылды. Шигърият “җене” кагылган хисле күңелләребезгә янә очкын салдылар. Ул очкын сүнмәсен һәм сүрелмәсен! Заман җилләрендә өшегән күңелләребезгә җылы сулыш булып кагылсын. Әле эшлисе эшләр, менәсе иҗади үрләр, биеклекләр алда булсын, дип, әлегә саубуллаштык.
Сүземне түгәрәкләп шуны әйтәсе килә: ”Замандаш”ның бүгенге җитәкчесе Гөлчәчәк Тимершинага, мөхтәрәм Фәрит Суфияровка, китапханә вәкилләре Гөлнара Вәлиева һәм Дания Хәкимовага киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.
“Замандаш” язучылар берләшмәсе әгъзалары исеменнән
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Борай авылы.
Читайте нас: