+11 °С
Болытлы
Уфада Цюрупа урамыннан Яңа күпер урамына кадәр Пушкин урамы участогында тротуарны ремонтлаячаклар һәм гранит плитәләр салачаклар. Шулай ук авария хәлендәге агачларны төпләү дә планлаштырыла. Картайган 32 америка өрәңгесенә алмашка 60 тан артык юкә агачы утыртылачак. Әлеге участокта агачлар саны ике тапкыр артачак. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов хәбәр итте.