Барлык яңалыклар
Новости
1 Май , 20:26

Караклар телефон аша эш йөртә

37 яшьлек ханым 2 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Караклар телефон аша эш йөртә
Караклар телефон аша эш йөртә

37 яшьлек ханым Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 6 нчы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул сигез көн дәвамында үзләрен телефон компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырган караклар белән аралашкан. Алар тәүдә абонент хезмәтләре вакытын озайтырга тәкъдим иткән, аннары клиентның акчалары исәптән алынуы турында хәбәр иткән.

Акчалары өчен куркып, хатын-кыз мошенникларның күрсәтмәләрен үтәгән һәм ике миллион сумга якын сумманы чит счетларга күчергән. Шуннан соң мошенниклар аның белән элемтәгә чыгудан туктаган.

***

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: таныш булмаган кешеләргә яисә аларга ышанып чит счетларга акча күчерергә, таныш булмаган компанияләргә инвестицияләр кертергә ашыкмагыз!  Әгәр сезгә, янәсе дә, банк хезмәткәреннән шалтырату килсә, кичекмәстән трубканы куегыз. Мошенниклар ялган номерларны куллана ала. Уяу булыгыз!

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча.

Фото: freepik.

Караклар телефон аша эш йөртә
Караклар телефон аша эш йөртә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: