Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 09:25

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (2)

"...Синең Зəлифəне гомер буе яратып яшəгəнеңне белəм. Хəзерге акылым булса, арагызга кермəгəн дə булыр идем".

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (2)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (2)

Гөлзəйнəпнең хəбəре бу гына түгел
икəн.

– Силсəвит Зəфəр абый кергəн иде.
Төзүчелəрне ашатырга риза-
лашмассыңмы, диде. Ризалашырмын
инде. Сөт, ит кебек ризыкларны бездəн,
базар хакы белəн алырбыз ди. Сөтнең
литрын өч-дүрт тəңкə белəн түгел, ун
сум белəн бирергə була. Артык сары-
кларны да акчага əйлəндерергə җай.
Шуларны уйладым. Аннан Зөфəр абый
сине каравылчы-завхоз сыманрак кеше
итмəкче. Үзеңнең вакытың булмаса,
Илдар йөрер. Акчасын түлибез, дип
ышандыра.
Гөлзəйнəпнең йомшак тавыш белəн
җай гына сөйлəгəн хəбəрлəрен, аруы
җитсə дə, Рəшит игътибар белəн
тыңлады. Əгəр Гөлзəйнəбе шундый
юньчел булмаса, ни кылырлар иде
микəн? Бүген эшлəвең кыйммəт түгел
шул, акча таба белүең кирəк. Əллə үзе
җаен белə, əллə шулай туры килə –
тормышларының очы-очка ялганып
баруы гомер Гөлзəйнəп кулында
булды.
– Ярый, түлке безне дə ашатырга
онытмассың...
Хатын, иренең тавышындагы яңа
төсмерне тоеп, күтəрелеп карады.
Еллар буе көткəн җылылык, назны
бүген бу көлемсерəүле күзлəрдə той-
ган Гөлзəйнəпнең бермəлгə бар тəне
буынсыз калды. Чынлапмы? Арадагы
боз эрерме икəн? Керфек очларына
эленгəн яшьлəрен яшерергə тырышып,
ул тиз генə арты белəн борылды. Чак-
чак тыелып торган яшь тамчылары
ирнең көчле кулларының йомшак кына
кагылуын көтеп кенə торган, ахрысы,
тəгəрəп тə киттелəр.
– Арыдыңмы?
Көндəлек мəшəкатьтəн диюе түгел.
Иренең үз-үзенə биклəнеп, адашып,
эзлəнеп йөрүен, үрсəлəнүен белеп
тора. Əллə инде, төрле чагы булган-
дыр, яраткан җан кенə тота белми,
өр-яңадан гашыйк булып яткан мəле
хатынның.
Иртə таңнан төнгə кадəр басудан
кайтып керə алмаган Рəшит яңа
күпернең төзелеп бетə язуын урак
төгəллəнер мəлдə генə күрде. Эшлибез
дисəлəр, югарыдан фəрман да булса,
тиз тоталар инде. Хикмəт, əкияттəге
чуртан əмере белəн дигəндəй, ни арада
төзелеп беткəн күпердə түгел, ə
төзүчелəрендə иде. Төзүчелəрнең иң
зур башлыгы Зəлифəнең ире Зиннур
булып чыкты. Җитмəсə, алар Рəшитлəр
белəн чыбык очы туганмы, кодамы
тиеш кешелəр икəн. Көннəрдəн бер
көнне Зиннур үзе килеп керде:
– Син басуда чакта Гөлзəйнəп килен
белəн бер күпер төзеп бетердек. Үзең
белəн очрашырга чак форсат тиде.
Зиннур, хуҗаның күзенə ачык карап,
күрешергə ике кулын сузды. Башта сүз
ялганмый торды. Кунакның ниндидер
мөһим хəбəр сөйлисе килүен сизеп,
Рəшит тə сагая калды. Алмагач
бакчасының тын почмагына чыгып
утырдылар.
Рəшит – хуҗа, гомерлек сызлану
төене калдырдың дип, өеңə килеп
кергəн кешегə караңгы чырай күрсəтеп
утырып булмый бит инде. Эш бары-
шын сораштыргандай итте.
– Малайлар шəп сезнең. Акыллылар,
эшчəннəр. Киленне əйткəн дə юк.
Иттəн-сөттəн, тəмле ризыктан өзмəде.
Эшне төгəллəп килəбез. Сезнең яхшы-
лыкка да җавап тиештер. Безнең менə
байтак материал артып калды. Кире
ташып булмый бит инде. Шуларны
сезгə калдырырбыз дигəн идек.
Шиклəнмə, бары да чиста, егетлəр дə
лəм-мим. Алар да бик риза, киленнең
тəрбиясен сөйлəп бетерə алмыйлар.
Мондый яңалыктан Рəшит тəмам
аптырап калды. Менə сиңа күктəн
төшкəн байлык. Узып китешли дə
күзенə чалынып калган иде, өелеп
яткан торба, агач-таш əллə нəрсəлəр
төзергə җитəрлек ласа. Нигə, хөкүмəт
исəплəми генə бирə микəнни?
Рəшитнең сүзсез калуын үзенчə
аңлады кунак.
– Мин белəм, син кешенең энəсенə
тими торган кеше. Зəлифə сөйлəде.
Тик син уйлап кара. Менə хəзер унбиш
ел колхозыңда бушка диярлек эшлисең
бит. Шуның өчен дип кабул ит. Аннан,
Зəлифəнең дə телəге бу. Дөресен
əйткəндə, ул материаллар бер дə
юктан гына артмады, үзем тырыштыр-
дым. Йə өеңне зурайтырсың, йə
сатарсың.
Зиннур, үзен бүлдерерлəр дип курык-
кандай, ашыга-ашыга сөйли. Аның
сүзлəренə ияреп, Рəшитнең уйлары
агыла. Укырга, ягъни институтка
керергə ул үзе телəмəде. Армиядəн
кайткач та рəхəтлəнеп имтихан тота
ала иде əле. Сикереп чыккан сəлəте
юк, укып əллə кем булырмын дип план-
нар кормады. Американы күптəн ачкан-
нар, Менделеев таблицасы почти тулы,
космоска очтылар. Иген үстереп, авыл-
да ата нигезен саклау дөресрəк булыр
дип уйлады.
– Синең Зəлифəне гомер буе яратып
яшəгəнеңне белəм. Хəзерге акылым
булса, арагызга кермəгəн дə булыр
идем. Яшь чакта ярату көчлерəк бул-
гандыр инде...
– Хəзер суындыңмы? – Рəшитнең
сүзлəре кискенрəк чыкты, ахрысы.
– Юк, үзең белəсең, Зəлифəне ярат-
мау мөмкин түгел. Тик безнең һаман
бала сөю рəхəтен күргəнебез юк.
Зəлифə моны үзенең синең алдагы
гаебеннəн күрə, рəнҗеше, үпкəсе
төшкəндер, ди. Син кичер инде безне.
Бу материалларны ал да, кирəгенчə
файдалан. Без акчалата да ярдəм
иткəн булыр идек, дөньябыз җитеш,
икебез дə зур акча алып эшлибез. Тик
алай итү сине түбəнсетү булыр иде. Ə
бу материаллар – синең эшлəгəнеңə
тиеше ул.
Зиннур күңелендəген бушаткан саен,
Рəшиткə авыррак була барды. Сабый
сыман турсаеп яшəүең инде кырыкка
җиткəн кешегə бөтенлəй килешмəгəн
эш икəнен үзе дə акылы белəн күптəн
аңлаган иде дə соң. Шушы кирəкмəгəн
үпкə, рəнҗетелгəн кеше икəнлеген тоеп
яшəүдəн тəм табуы – үзенең
көчсезлеген кемгəдер япсару булган
бит. Ə Зəлифə, хатын-кыз булса да,
боларның барын аңлап, аны кичереп,
җитмəсə, үз өстенə гаеп алып яшəп
яткан ласа.
Кирəкмəгəн тискəре горурлыкны,
үпкəне, əйтерсең, Рəшит көчле кулла-
ры белəн бер мəлдə йөрəгеннəн йол-
кып алып ыргытты.
Ул, бер тəвəкəллек белəн урыныннан
сикереп дигəндəй торды да əйтеп
салды:
– Рəхмəт, туган. Əйдə, яхшы мал
җилгə китмəсен. Ташып куйыйк ул
материалларны безнең кырга.
Белəсеңме, без нинди яхшы эш эшли-
без... Олы күперне яңартабыз!
Язын үзе бер Сабантуй кадəрле
халыкны җыя торган. Олы күпернең
исеме дə онытылып бара иде инде.
Бер ярыннан икенчесенə ике торба
сузылып, аркылы-торкылы җəелгəн
такталар – элеккеге күпердəн калган
бар байлык шул. Гармунлы-җырлы боз
озатуларны оныттымы икəн халык?
Олы юл булгач, боз киткəнен карарга
район үзəгеннəн дə килəлəр иде. Елга
ташыгач, кичке эңер сирпелүгə авыл
халкы җыела башлый. Язгы суга берəр
əйбереңне агызып җибəрсəң, барлык
чир-сырхауларың да агып китə икəн
дигəн ышану бетеп җитмəгəн булган-
дыр инде. Əби-сəби, карт-коры яңа
мизгелгə аяк баса алганына сөенə. Су
буендагы тирəк, талларда оя корган
кошлар үз мəшəкате белəн чыр-чу
килə. Елгага "аяк сузып" утырган бакча-
лар артындагы чирəмдə яшел үлəн
баш төртмəкче. Талгын җил дымлы
җир, тал бөресе исен тарата. Борын
төртеп килгəн үлəнне тəмен тапмый
гына чемченеп, яшел үлəндə пипелдəп
йөриячəк бəбкəлəрен күзаллау
рəхəтенə оеган ата казлар гына бу
ыгы-зыгыга аптыраулы...
Халык кинəт дəррəү җанланып ала.
Хəтта гармун да тына. Шəплерəк
егетлəр, борып бəйлəнгəн арыш сала-
мына ут төртеп, елганы иңлəп килгəн
зур боз өстенə ыргытканнар икəн.
Зəңгəрсу караңгылыкта учак ялкынна-
ры күздəн югалганчы биешə. Арыш
саламының дəррəү ялкыны озакка бар-
мый, теге борылмага кадəр генə яна.
Боз өстендəге янар учак кебек узып
китəр бу мизгел дə күңеллəренə язгы
илəслəнү иңгəн кешелəр өчен бик
җиткəн.
Боларны онытмаучылар бар икəн
əле. Олы күперне төзəтергə дигəн
хəбəрне көтеп кенə торганнар, диярсең.
Авыл бер булып җыелды. Зиннур
Рəшитнең бу гамəленə башта бик апты-
раган иде. Мəш килеп йөргəн
кешелəрдəге күтəренкелек, ихласлык
аның үзенə дə күчте, ахры, əле китеп
өлгермəгəн техникасын да эшкə кушты,
үзе эшнең уртасында кайнады.
Гасырлар дəвамында авылны икегə
кушып, кешелəрне олы дөньяга озатып
тору бурычын үтəп торган бу күпернең
ике яры вакытлар дəвамында
кирəгенчə ныгытылган иде. Шуңа
эшнең яртысы башкарылган дияргə дə
була. Əллə нинди проект-сметалар да
кирəкмəде, өлкəннəрнең сүзенə колак
салдылар. Агыйдел кебек олы
дəрьяларны күперле иткəн төзүчелəр
дə нишлəргə кирəген тиз аңлады. Атна
эчендə урамның ике очын тоташтырып,
Олы күпер авылны бербөтен ясады.
Асфальт өстен берəрсе ялгыш бозар
дип курыкты, төнгə кадəр сузылган
эштəн соң да өенə кайтмый күперне
саклап калды Рəшит.
Башта кайсы кайда онытылып кал-
ган эш коралларын җыештырды. Аяз
төн яктысында яңа күперне дə ныклап
карап килде. Күпер төзүчелəрнең яшь-
җилкенчəге авыл кызларына кармак
салган икəн, вагончыклар янында бер-
берсенə сыенышкан парлар берничə
күренə.
Ярар, күпернең яңасы да əйбəт чык-
кан. Юлга чыгасылары булса,
кешелəргə җай, юлчы машиналар да
туктап китə, тавыш-гөрелтелəре кешегə
комачауламый, йөрсеннəр, юллы авыл
начармыни. Ə менə Олы күпернең
яңаруына сөенеп бетə алмады.
Бəлəкəй чагыннан ук шушы күпер
тирəсендə узган бала чагын, язгы ташу-
ларда ашкынып аккан суга карап боз
озатуларын, Зəлифəсе белəн бергəлəп
узган тын төннəрне кабат хəтеренə
алды. Аңа үпкəсе дə, ачуы да калмаган
икəн инде. Əйе, бер-берсенə нинди
насыйп ярлар кебек иделəр дə соң,
кавыша алмадылар. Көндəлек ыгы-
зыгыда тормышның əллə нинди ваклы-
кларына, борчуларына уралып,
ямьсезлəшеп бетəрлəр идеме икəн? Ə
болай илəс-милəс яшьлекнең кабат-
ланмас бер мизгеле булып калды
аларның мəхəббəте. Шулай калуы
əйбəттер дə, Зəлифə аның өчен һаман
да гүзəл, кул җитмəслек, əмма
сагынуларның, югалтуларның иң тат-
лысын бүлəк иткəн хыял кызы.
Уйлар төнне кыскартты. Көзгə тарт-
кан көннең дымы җиргə томан булып
таралды. Ак томан башта елга өстеннəн
күтəрелде, аннан уйсу җирлəрдəн
акрын гына болыннарга, авыл өстенə
таралды. Елга өстеннəн калкурак
булып торган Олы күпер өстеннəн
караганда, томан диңгезенең җəелүе
бигрəк кызыклы икəн. Əнə, йомры ак
дулкын сыман, бар нəрсəгə колачын
җəеп, ул бу таба якынлаша. Үзе белəн
салкын һава алып килə, аннан сине кул
сузымы арада гына дөнья белəн
бəйлəнештə калдырып, бер
билгесезлеккə чорнап ала. Белə-күрə
торып, күңелеңдə ялгызлык тойгандай
буласың. Ярый, табигать үзенең серле-
леген, яшерен көчен сиздереп куя əле,
юкса, кешелəр бөтенлəй баш бирми
башлар иде бугай.
Куе, дымлы һава кочагында Рəшит
үзенең ялгызлыгыннан сискəнеп китте,
кемгəдер эндəшəсе, янəшəсендə кеше
тавышын ишетəсе килде. Гөлзəйнəбе
инде уянып малларын көтүгə куып
йөридер.
Хəзер постын ташлап китсə дə була,
төн эчендə асфальт ныгыды, хəер, таң
сарысыннан кем машина белəн чык-
сын инде.
Ул өенə табан юнəлде. Томан ярып
əкрен генə килгəн машина тавышы
ишетелде. Рəшит туктап көтə башла-
ды, əйтерсең, аны шушы машина,
андагы кешелəр белəн бик тə мөһим
вакыйга бəйли. Ул акрын гына юлга
чыкты, машина да əллə томанда
йөрергə кыймый, əллə йомышы булып,
аның янына килеп туктады. Бəй, Зиннур
икəн лəсə. Моторын сүндереп, маши-
насыннан ук чыкты.
Аерылганнарына биш-алты сəгать
кенə булса да янə кул биреп
күрештелəр.
– Менə, кайта торыйк дип кузгалган
идек тə, юлга чыгарлык түгел бугай,
бер метр арадан бернəрсə күренми.
Көтəргəдер инде. Əллə син, Рəшит,
чынлап та төн буе күперне
сакладыңмы?
– Əй, кичəгедəн кайтылмады.
Йөрелде инде. Юк, сез кире борылма-
гыз. Томан иңкү җирдə генə ул. Юлга
чыккач, кире борылу əйбəткə түгел.
Мин сезне Олы күпердəн озатам əле.
Менə, башлап сез чыгасыз.
Таныш тавышны ишеттеме,
машинаның икенче ишегеннəн Зəлифə
чыкты. Теге аерылышудан соң болай
күзгə-күз беренче очрашулары иде. Аз
гына калынаеп сыман киткəн гəүдəсе,
сабырлык чалымнары ягылган йөзе
бөтенлəй үзгəрмəгəн дə кебек.
Хыялында йөрткəн һаман шул Зəлифə
икəн. Томан аша булгангамы, йөзенə
вакыт салган билгелəр дə сизелми.
Зəлифəсе аны гашыйк иткəн чагында-
гы кебек, яшьлек хəтирəсе сыман,
һаман гүзəл иде.
Ə Зəлифə кайчан да булса бер була-
чак бу очрашуга əллə ничə еллар буе
үпкəле дə, акланулы да күпме сүзлəр
эзлəп, əзерлəп йөрде. Берсе дə
кирəкмəде. Рəшитнең нур сибеп торган
көлəч күзлəре якын итеп, яратып аңа
төбəлгəн. Яшь чагындагыча, күктəге иң
якты йолдызларны чүплəп алып бирер
əкият батыры кыяфəтендə. Əйтерсең,
күпме гомер узмаган да. Бары да кичə
генə булган сыман, күрешергə башлап
кулларын сузды.
– Исəнме, Зəлифə...
Иртəнге томанлы салкында аның
көчле кулларының җылысы хатынның
бөтен барлыгын җылыткандай булды.
Ярата да, яраттыра да, кичерə дə,
өметлəндерə дə белгəн Рəшит иде шул
бу.
Шул мизгелдə Рəшитнең күңеленə
бер уй төште. Сөенеченнəн хəтта
тавышлары үзгəреп киткəндəй булды.
Картəнисе бер елны үзлəре кое чокыт-
кач, башлап, коеның суын түлсезлектəн
зар булган Миңнулла килененə
эчерергə алып кереп китте. Ни галəмəт,
килəсе елның челлəсендə бəби алып
кайтты бит киленкəй. Шул вакыйгадан
соң картəнисе авылдагы зур белемчегə
əверелде дə китте. Кыек атса да туры
килепме, им-томының файдасы тиеп
кала иде үзе.
– Ишеткəнем-белгəнемне чын
күңелдəн эшлим дə, калганы адəм
баласының үзеннəн. Көче дə, дəрте дə
эчендə аның. Яхшы сүз, изге ният
белəн уңай якка юнəлтергə генə кирəк,
– дияр иде.
Шул исенə төшкəн иде Рəшитнең.
Аннан соң, уй-хатирəлəргə генə бире-
леп йөрмəде бит ул төнен. Борынгы
чишмəнең юл алуын күреп, шуны ипкə
китерде. Күпер төбендə борынгыдан ук
йомшак сулы чишмə булганлыгын дəү
əнисеннəн ишеткəне бар иде. Моңа
кадəр юлын агач-таш басып торганмы,
бүген килеп, чишмə юл алган.
– Зиннур туган, изге эш кылдың
безнең авыл халкына, шуның савабы
үзегезгə дə булсын, эшегезне Ходай
үзе кабул иткəн, күрəсең. Менə,
табигатьтəн бер бүлəк булып, борынгы
чишмə терелгəн. Шуның суын башлап
сезгə авыз иттерим əле.
Елга ярындагы биек тирəк турысын-
нан сукмак буйлап җай гына аска
төштелəр. Чишмə типкəн урынның
тирəнəйтелгəн чокырында су тоны-
кланган, төптə аксыл ком бөртеклəренең
агым тибешендə җай гына кайнашканы
күренə.
– Зəлифə, башлап син эч.
Яшь су чыганагыннан, яңа казылган
коедан башлап су эчүнең сихəте бар-
лыгын ишеткəне булдымы икəн, хатын,
яшел чирəмгə тезлəнеп, кыйбла якка
карап, суны куш учлап иреннəренə
тидерде. Чишмəнең татлы суына аның
күз яшьлəре кушылуын гына беркем дə
күрмəде...
– Инде менə үзегез төзегəн күпердəн
башлап чыгыгыз да, эчтəн генə ният
əйтегез əле – шул чынга ашачак. Тик
телəклəрегез икегезнеке бердəн бул-
сын. Олы күпердəн олы юлга якынрак
иде. Алга ашкынган машинаның, томан
кочагыннан арынып, тау үренə менгəч,
сузып сигнал бирүен үзенə сəлам дип
кабул итеп, Рəшит өенə атлады.
Көтү куганда Гөлзəйнəбе ашыккан-
дыр инде, кече капканы ябып та торма-
ган. Төнен менə кайтыр, менə кайтыр
дип көткəндер дə, таң алдыннан гына
йокымсырап китеп, көтү куарга соңлый
язгандыр. И-и-и, андый чаклар күп
булды инде.
Кичтəн сап-сары итеп юылган
күтəрмə тактасы, иртəнге томан дымы
да өстəлгəч, кибəргə өлгермəгəн икəн
əле. Ул, аяк эзлəре калыр дип, идəнгə
басарга кыймады. Эскəмиядəге яшел
бидрəдə күздəй тулы сөтнең күбеклəре
ара-тирə əкрен генə чемердəп шиңə
тора.
Аркасына йөгергəн иртəнге салкын-
ны Гөлзəйнəбе сөзеп биргəн шул җылы
сөт куар. Ул, ничə еллар үзенең
янəшəсендə, аның бар телəген күз
карашыннан аңлап яшəгəн кешенең
үзенə никадəрле якын һəм кирəкле
икəнен тойган хəлдə, һəм гомерендə
беренче тапкыр сагынып,
түземсезлəнеп, хатыны кайтканны көтə
башлады.

Фото: Freepik.

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (2)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: