Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 апрель , 23:30

Марат КӘБИРОВ. Иң көлкеле хикәя

Мин хәзер авторлыгымны исбат итә алмыйм инде. Жюри әгъзалары бөгелә-сыгыла көләләр иде.

Марат КӘБИРОВ. Иң көлкеле хикәя
Марат КӘБИРОВ. Иң көлкеле хикәя

Кичке гәзиттә игълан ителгән юмор сөючеләр конкурсына бер хикәя яздым. Ул бик кызык килеп чыкты, язганда мин бер туктаусыз хахылдадым.

Көлә-көлә почтага киттем. Конкурс шартлары буенча хикәяне заказлы хат белән салырга Һәм квитанциясен сакларга кирәк иде. Шулай ук әсәрнең икенче нөхсәсе үзеңдә калырга тиеш иде. Минем елмаюлы йөземә карап, почтадагы кыз да көләргә тотынды.

Тиздән гәзиттә конкурс нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр. Беренче премия миңа эләккән! Мин бу вакыйганы билгеләр өчен дусларымны, егермеләп кешене, кичкелеккә кунакка чакырдым. Ә үзем көлә-көлә редакциягә премия алырга киттем.

— Ә теге иң көлкеле хикәянең авторы сезмени? — дип елмайды жюри рәисе. — Квитанциягезне бирегез.

Һәм шунда мин дертләп киттем. Почтадагы кыз сыны катканчы көлеп квитанция язып бирергә дә оныткан иде бит. Миндә дә аның исенә төшерү кайгысы түгел, кәефем күтәренке авызым ерак иде.

— Алайса әсәрнең икенче нөхсәсен күрсәтегез, — диде жюри әгъзалары.

Ләкин миндә ул да юк иде. Копировка аша басканымны белсәм дә, икенче нөхсәсен кайда калдыруымны исемә төшерә алмадым. Көлә-көлә хикәямне жюри рәисе кулыннан тартып алдым Яәм язмаларымның икенче ягым да шул ук, әмма кирегә язылган текстны күрдем. Теге вакытта хахылдый-хахылдый копировканы машинкага тискәре ягы белән керткәнмен бит.

Мин хәзер авторлыгымны исбат итә алмыйм инде. Жюри әгъзалары бөгелә-сыгыла көләләр иде. Әмма миндә көлке кайгысы түгел, мин өйгә җыелган кунаклар хакында уйладым.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: