Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 Май , 23:42

Уфада алты бармаклы сабый туган

Ул нәселдән килә. Аларның нәселендә әбиләре алты бармаклы булган.

Уфада алты бармаклы сабый туган
Уфада алты бармаклы сабый туган

Табиблар бала туу белән аның аякларына игътибар иткәннәр. Малайның ике аягында да алтышар бармак булган. Әнисе моның өчен борчылмаган. Баксаң, моңа кадәр туган ике улы да шулай алтышар бармаклы булып дөньяга килгәннәр икән.

Елена исемле әни кешене перинаталь үзәккә салганда авырлыгы 145 кг булган. Буе исә – 151 см. Андыйларны “Дюймовочка” дип атыйлар.

Әлеге гаилә Благовещенда яши. Зур улларына алты, уртанчысына өч яшь. Монысы 4 кг 380 грамм авырлыкта булып дөньяга килгән. Сабыйның ике абыйсын да Санкт-Петербургта артык бармакларыннан азат иткәннәр. Алар хәзер башкалар кебек үк. Әлеге хәл – полидактилия дип атала. Ул нәселдән килә. Аларның нәселендә әбиләре алты бармаклы булган.

Дөньяда иң күп бармаклы кеше Һиндстандагы Акшат Саксен исемле малай. Аның аякларында унышар, кулларында җидешәр бармак булган. Аны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр. Малайның артык бармакларын операция белән алганнар.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: