Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май , 16:24

Яшьләр матбугат укымый

VII Гражданлык форумындагы төп тема – махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятен берләштерү мәсьәләсе булды.

Яшьләр матбугат укымый
Яшьләр матбугат укымый

3 май Уфада Гражданлык форумы булып үтте. “Торатау” Конгресс-холлында узган VII Гражданлык форумындагы төп тема – махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятен берләштерү мәсьәләсе булды. Чарада коммерцияле булмаган берләшмәләр, бизнес, хакимият һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.
Форум пленар утырыш белән ачылды, аннан эш секцияләрдә дәвам итте. Чаралар барлыгы 12 мәйданчыкта оештырылды.

“Мәгълүмат кырында фейкларга каршы тору. Хакимият һәм матбугатка ышанычны үстерү” дип аталган мәйданчык аеруча кызыклы булды. “Русская школа PR” бәйсез политехнология институты проректоры, күп еллар иминлек хезмәтендә эшләгән отставкадагы генерал-майор Александр Михайлов “Яшьләр рәсми матбугат укымый. Алар үз дөньясында яши, рәсми матбугат үз кырында җан асрый. Аларны җәлеп итү өчен безгә югары интеллектуаль дәрәҗәдә булырга кирәк”, – дип чыгыш ясады. Генерал шулай ук кайбер яшьләрнең фейклар өчен хөкем ителүен билгеләп, СССР чорында профилактик эшләрнең җитәрлек башкарылуын искә төшерде.

Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе  Максим Ульчев матбугат трансформация кичерүе, басма гәзитләрнең тиражлары кимесә дә, Интернетта укучылар артуын билгеләде.

 

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: