Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май , 22:27

Уенчыкларын сатып хуҗасыз мәчеләрне ашата

Магазин янына хуҗасыз песиләр җыела башлады. Амаль аларны кем ашатуы белән кызыксынды. “Кем тели, шул ашата”, дип җавап бирдем. Икенче көнне ул гаражда яткан уенчыкларын сатарга җыенуын әйтте.

Уенчыкларын сатып хуҗасыз мәчеләрне ашата
Уенчыкларын сатып хуҗасыз мәчеләрне ашата

Һәр ял көннәрендә Кушнаренко авылында бер малай уенчыкларын сатарга чыга. Ул икенче сыйныфта укучы Амаль Латыйпов. Баксаң, кечкенә волонтер уенчыкларын саткан акчага  йортсыз мәчеләргә азык ала икән.

Амальгә сигез яшь. Ул гаиләдә икенче бала. Аны уенчыкларга интектермәгәннәр. Шуңа алар шактый җыелган.

– Аның “сәүдә”се узган ел башланды. Без Кушнаренконың үзәгендә яшибез, янәшәдә “Пятерочка” магазины. Магазин янына хуҗасыз песиләр җыела башлады. Амаль аларны кем ашатуы белән кызыксынды. “Кем тели, шул ашата”, дип җавап бирдем. Икенче көнне ул гаражда яткан уенчыкларын сатарга җыенуын әйтте. Без каршы килмәдек, – ди малайның әнисе Аида Гыйбадуллина.

Амаль телеграм-каналда “Ярдәм кулы суз” дигән бит тә ачкан. Ул шулай ук кирәкмәгән уенчыклары булган кешеләрдән дә уенчыклар җыеп сата. Теләге Чакмагыштагы балалар йортына да уенчыклар илтү.

Менә шундый изге күңелле малай үсә Кушнаренкода.

 

Фото Амаль ГЫЙБАДУЛЛИНның шәхси архивыннан алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: