Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 Май , 23:18

Шәраб һәм уылдык

1 майдан безне нинди үзгәрешләр көтә?

Шәраб һәм уылдык
Шәраб һәм уылдык

1 майдан зур сәүдә үзәкләрендә саклау вакыты чыккан сөт сатылмаячак. Касса аппаратлары вакыты чыккан сөткә чек бирмәячәк. Эш шунда, сөтләр “Честный знак” дигән системада теркәлгән. Вакыты чыккан сөт автоматик рәвештә кассада тоткарлана. Ләкин бу яңалык әлегә зур сәүдә үзәкләренә генә кагыла. (Зур сәүдә үзәкләренә ким дигәндә 50 кибет керә). Ә 1 сентябрьдән барлык кибетләрдә дә шундый тәртип кертеләчәк.

1 майдан шәрабка хаклар күтәрелә. Бу логистикага, бөкеләргә, этикеткаларга хаклар арту белән бәйле.

Шәрабка акциз да күтәрелде. Элек  бер литры 47 сум торса, хәзер 119 сум тора. Ягъни өч тапкырга арта.

Шулай ук 1 майдан кара һәм кызыл уылдыклар да мотлак “Честный знак”та теркәләчәк. Бу ялган уылдыклар сатуны киметергә булышлык итәчәк.

 

Фото: Kp.Ru.Ufa

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: