Барлык яңалыклар
Новости
4 Май , 10:05

Венера Мәҗитовадан зур бәлеш рецепты

"Зур бәлеш безнең өйдә, гадәттә, иртәнге 11ләргә үк пешеп чыга..."

Венера Мәҗитовадан зур бәлеш рецепты
Венера Мәҗитовадан зур бәлеш рецепты

Шимбә – безнең гаиләдә бәлеш көне! Шуңа бу көнне бар
гаилә әгъзалары да зарыгып көтеп ала. Көтеп алмаслыкмыни?!
Бәлеш телне йотарлык тәмле ризык кына түгел, халкыбызның иң
затлы, иң туклыклы сые да бит ул! Минем уемча, татар, башкорт
гаиләләренең өстәлендә бәлешкә урын гел түрдән булырга тиеш. Сездәгесен белмим,
ә бездә бәлешкә менә шундыйрак караш инде. Зур бәлеш
безнең өйдә, гадәттә, иртәнге 11ләргә үк пешеп чыга.

Ни өчен бик иртә, диярсез? Беренчедән, нәкъ шул сәгатьтә
кызым мәктәптән кайтып җитә, икенчедән, башкалар да
бу вакытта ныклап уянып бетә, өченчедән, иртән ныклап
ашап куйсаң, көне буе тук йөрелә.

Зур бәлеш иртәнге унберләргә пешеп җитсен өчен аны 
кичтән үк әзерли башлыйм. Башта бик үк эре итми
генә, шакмаклап, ике төрле ит турыйм. Бәлеш тәмле бул-
сын өчен сум ит янына я каз, я үрдәк ите кушам.
Бәлешкә җитәрлек ит әзер булуга, шуңа биш-алты баш
суган турап салам, аннары бераз гына тоз-борыч кушып
болгатам да суыткычка алып куям. Шунысын да әйтим
әле, суыткычка суган исе чыкмасын өчен мин аны кап-
качлы савытка салам. Кайвакыт бәрәңгене дә кичтән үк
әрчеп куям. (Суга салынган бәрәңге иртәнгә кадәр бер-
ни дә эшләми). Шушылай иткәч, иртәнгә ярты эш беткән
була.

Иртәнге эш бәлешкә камыр басудан башлана. Мин,
гадәттә, бәлеш камырын суга гына басам. Су янына бар-
мак башы кадәр генә туң май, ярты каптан күбрәк ак май,
ике аш кашыгы майонез, ул булмаса, кибет каймагы, ярты
чәй калагыннан әзрәк тоз салам. Булган чагында сары май
белән авыл каймагы да кушып җибәрәм. Аллаһка шөкер,
бәлешемнең камыры бик тәмле килеп чыга. Өйдәгеләр
дә камырның катысы белән тәмләп чәй эчәргә ярата.
Бәлешне алдан кызулатырга куелган духовкада ике сә-
гать чамасы тотам.

Бер сәгать пешкәч, бер чынаяк кай-
нар шулпа салам һәм өсте кызулап китмәсен өчен кургаш
белән каплыйм. Бәлешне духовкадан алу белән калын та-
стымал астына озатам. Шушылай иткәндә, аның камыры
тагын да йомшарыбрак китә, эчлеге дә авызда эреп тора.
Тәмле ис өйдәгеләрнең борыннарын вакытыннан алда
кытыклый башламаса, бәлеш тастымал астындаярты сә-
гать, бик түземсезләнсәләр, унбиш минут чамасы тора.

Шунысы шатландыра, безнең өйдә бәлешне барысы
да яратып, мактый-мактый ашый. Алар мактап торгач,
минем дә гел тәмледән-тәмле ризыклар пешерәсе килә,
шуңадырмы, вакытымның да иң күп өлеше аш-су бүл-
мәсендә уза. Моңа мин һич кенә дә зарланмыйм. Бу дө-
ньяда син пешергән ашларны яратып, мактый-мактый
ашаучы кешеләр булуүзе зур бәхет бит! Шулай түгелмени, дусларым?!

Венера МӘҖИТОВАның "Өй ашлары" китабыннан.

Венера Мәҗитовадан зур бәлеш рецепты
Венера Мәҗитовадан зур бәлеш рецепты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: