Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 Май , 14:53

Кырмыскага каршы чара

Алмагачлар чәчәк ату белән кәүсәләре буйлап кырмыскалар йөгерешә башлый. Алар ботак очларында алмагач бетен үрчетергә ашыга. Бу бетләр кырмыскалар өчен савым сыеры кебек, ә сут һәм ризыкны алар яшь нәфис яфраклардан суыра. Ягъни кырмыскаларга каршы чара күрмәгәндә, алар җимеш агачларын бет оясына әверелдерергә мөмкин.   

Кырмыскага каршы чара
Кырмыскага каршы чара
Бакчадагы кырмыскалардан котылу өчен, ояларын капчыкка тутырып, урманга күчереп куярга мөмкин. Әгәр бу ысул файда бирми икән, көтелгән уңышны саклау өчен бакчачылар бүтән ысулларны кулланырга мәҗбүр була. 
Бу җәһәттән порошок сыман бор кислотасы шактый нәтиҗәле. Ул кешеләр өчен чагыштырмача зыянсыз булса да,  бөҗәкләрнең эчке органнарын, хитин тышчасын зарарларга сәләтле. Кислота якынча 3 сәгатьтән тәэсир итә башлый, бу вакыт эчендә кырмыскалар агуны ояга алып килә, башка кырмыскаларны, ид мөһиме -- кырмыска анасын зарарларга өлгерә. Нәтиҗәдә, кырмыска гаскәре әкренләп кимүгә бара. Бу ысул тараканнарга каршы да булыша.
Бер пакет (10 грамм) бор кислотасы порошогын (ул аптекаларда сатыла), пешкән бер йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы шикәр комы белән бутап, вак-вак шарчыклар әвәләп оя тирәсенә, йөргән юлларына куялар.
Я инде пешкән бер зур бәрәңге, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 пешкән йомырка сарысы, бер чәй кашыгы бор кислотасы порошогы алына.
Берничә атнадан бу чараны яңадан кабатлыйлар.
Фото: wirestock; Freepik.
Кырмыскага каршы чара
Кырмыскага каршы чара
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: