Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 Май , 14:22

Бәхетле булу серләре

...Минут саен Күкнең ярылып төшүен яисә Җир шарын су басуны хафаланып көтмә. Бел: һәрнәрсәнең үз вакыты. Сиңа язган сынаулар сине барыбер берничек тә урап үтмәс, ә язмаганнары исә сиңа һичкайчан кагылмас. Шуңа да һәрнәрсә өчен алдан борчылып, нервыларыңны бетермә.

Бәхетле булу серләре
Бәхетле булу серләре
  • Иман һәм аның тармагы булган изге гамәлләр – алар бәхет ачкычлары, аларга ирешергә омтыл. 
  • Файдалы гыйлем ал, күбрәк укы – кайгыларың китәр. 
  • Тәүбәңне яңартып тор, гомеребезне агулаучы гөнаһлы эшләрдән үзеңне тыярга өйрән. 
  • Ешрак Коръән укы, мәгънәсенә төшенергә тырыш, Аллаһны истә тотар өчен зикерләр әйтеп йөр. 
  • Кешеләргә изгелек кыл – үзеңне бәхетле тоярсың. 
  • Кыю бул, чөнки кыюлык шатлык китерә һәм үз-үзеңә карата ышаныч булдыра. 
  • Ачу, көнчеллек, күрә алмаучанлык, саранлык кебек һәм башка шундый яман тойгылардан йөрәгеңне чистарт. 
  • Ашау-эчүдәге, сөйләшүдәге, гамәлләрдәге артыклыктан – файдасыз эшләрдән саклан. 
  • Бүгенге көн белән яшә: үткәннәр турында күп уйлама – үткәнне кайтарып булмый, киләчәк хакында күп хыялланма – киләчәгең әле җитмәгән. Синең гомерең – ул бүгенге көн, аны матур һәм файдалы итеп үткәр. 
  • Берәр файдалы эшкә бөтен булмышың белән бирел – бу синең кайгыларың китүгә сәбәп булыр. 
  • Үзеңнән байрак, дәрәҗәлерәк булганнарга түгел, ә ярлырак һәм көчсезрәкләргә кара – булганына шөкер итеп, гыйбрәт алу өчен. 
  • Хәл-вакыйгаларның иң начар үсеш алуына да әзер бул, һәм, әгәр дә алар тормышка ашса, сиңа ул кадәр үк авыр булмас. 
  • Яман уй-фаразлардан, шик-шөбһәләрдән саклан. 
  • Ачуланма. Гафу итәргә, рәхимле булырга өйрән. Бел: безнең гомер бик кыска! 
  • Сиңа килгән шатлыкның китүеннән курыкма һәм әле килмәгән бәла өчен алдан кайгырма. Бөтен эшләреңне Аллаһка тапшырып, Аңа тәвәккәллә. 
  • Энәдән дөя ясап, авырлыкларыңны зурлама. 
  • Минут саен Күкнең ярылып төшүен яисә Җир шарын су басуны хафаланып көтмә. Бел: һәрнәрсәнең үз вакыты. Сиңа язган сынаулар сине барыбер берничек тә урап үтмәс, ә язмаганнары исә сиңа һичкайчан кагылмас. Шуңа да һәрнәрсә өчен алдан борчылып, нервыларыңны бетермә.
  • Артык зиннәтле, мул тормыштан саклан, гади бул. Чөнки артык байлык синең вакытыңны урлый, тәннең иркәлеге – җанга газап. 
  • Өлешеңә төшкән сынаулар белән өлешеңә төшкән нигъмәтләрне чагыштыр. Әлбәттә, соңгылары һәрчак күбрәк булыр. 
  • Кайгы килдеме, уйлан: үзең өчен һәм кешеләр өчен нинди файдалы эш башкара аласың, баштанаяк шул эшкә чум. 
  • Сиңа берәрсе яман сүзләр әйтсә дә, бу сүзләр сиңа түгел, аңа зыян. Шуңа да бу хакта күп уйлама. 
  • Яхшы уйларда бул, начар уйлардан саклан. Яхшы уйлар – бәхетле буланың бер сәбәбе. 
  • Яхшы эшләрең өчен беркемнән дә рәхмәт көтмә – барысын да Аллаһ ризалыгы өчен эшлә, Аңа омтыл, ихлас, эчкерсез бул. 
  • Күңелең тарткан эш белән шөгыльлән – синең шөгылең дөньяви бәхетнең бер өлеше булып, үзеңә дә, кешеләргә дә файда китерсен өчен. 
  • Һәр эштә дә тәвәккәл бул һәм бүгенге эшеңне иртәгәгә калдырма. 
  • Аллаһы Тәгаләнең сиңа биргән нигъмәтләре, яхшылыклары хакында уйлан, алар турында кешеләргә сөйлә, шөкер ит. 
  • Аллаһы Тәгалә сиңа иман, акыл, саулык, байлык, ризык, гаилә һәм эш биргән икән, моның өчен Аңа рәхмәтле бул. 
  • Кешеләрнең күбрәк яхшы якларына игътибарыңны юнәлт, кимчелекләренә күзеңне йом. Камил кеше юк һәм бу, тәү чиратта, синең үзеңә дә кагыла. 
  • Гайбәт сүзләренә ышанма. Кешеләрнең хаталанганын көтеп, кимчелекләрен эзләмә, чөнки бу сиңа да, аларга да бәхет китермәс. 
  • Саулыгыңны сакла, чөнки тән сәламәтлеге – җан сәламәтлеге. 
  • Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт дога кыл: гафу үтен, ярдәм сора, нәфел намазлар укы, бер кеше дә белмәслек итеп өстәмә уразалар тот. Шул рәвешле җаныңның да, тәнеңнең дә җайлап чистарына баруын сизәрсең. 
  • Бәхетле бул! 

Шәех ʼӘйд әл-Карниның «Кайгырма!» («Не грусти!») китабыннан.

Бәхетле булу серләре
Бәхетле булу серләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: