Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 апрель , 09:25

Урал МӨЛЕКОВ. Балачак илендə

Аннан соң да тормышта төрле ымсындыргыч вакыйгалар булды. Йөзəрлəгəн генə түгел, меңəрлəгəн көрəклəргə җитəрлек байлыкны кулга төшерергə кызыктыручылар очраганда да, балачак дустымның сүзлəрен истəн чыгармадым...

Урал МӨЛЕКОВ. Балачак илендə
Урал МӨЛЕКОВ. Балачак илендə

Əни кочагында
Дөньяга килүемнең барлык
нечкəлеклəре миңа билгеле түгел. Ə
шулай да, белə-белгəнемнəн бирле
өебездə ниндидер бер сихри тыныч-
лык, җылылык хөкем сөргəнен əйтə
алам.
Шулай, əни мине сəкегə утыртып
куйды да, үзе мич алдында кайна-
ша. Утырган җирем бик күңелсез
күренгəнгəме, əни янында кызыграк
тоелгангамы, шул тарафка укталам.
Моның өчен ничек тə сəкедəн төшү
җаен карарга кирəк. Лəкин бу бер дə
җиңел эш булырга охшамаган. Моның
өчен, күрəсең, стенага йөз белəн боры-
лып, аякларны аска шудырырга кирəк.
Гəүдəне сəкегə аркылы салып, бераз
төштем-төшүен, əмма аяклар идəнне
тоймый гына бит. Кулларым белəн
сəкегə ябышып, асылынган хəлдə
тора бирəм. Алдымда – коры стена,
аңа ни тотынып булмый, ни үрелеп
буй җиткезəм, димə. Аяк астында –
үзенə суырып торган төпсез чоңгыл.
Бердəнбер чара кала – бар көчне
җыеп, ярдəмгə чакыру. Инде мəтəлəм,
инде упкынга очам дип торганда əни
йөгереп килде. Мине үзенə каратып
бастырды да, елмаеп җибəрде. Идəнгə
төшеп беткəн булганмын икəн инде!
Əни кочагында төпсез чоңгыл да
юкка чыкты, куркулар да онытылды.


Бəхет касəсе
Ике яшьлəр тулыр-тулмас мине олы-
рак балаларга ияртеп, урамга уйнарга
җибəрəлəр иде. Үзлəре дə сабыйлы-
кларыннан чыкмаган кызлар-малайлар
миңа күз-колак була, имеш. Шулай,
җəйге җылы кичлəрнең берсендə, биш-
алты яшьлек бала-чагага ияреп, авыл
урамында уен суктырып йөргəн чак.
Җиде яшьлек апам Лилия карамагын-
да булгач, тагын да кызыграк. Əмма,
көтмəгəндə, урамдагы бар бала-чага,
өркенгəн чыпчык көтүе кебек, дəррəү
кубып, урам очына таба торып чап-
ты. Мин дə алар артыннан элдерəм.
Əмма яшь ярымлык сабыйның кы-
рыкмыш тайлар артыннан чабарлык
көч-куəте каян булсын?! Чарасыздан,
болар туктамаслармы, һичьюгында,
көтеп тормаслармы дигəн өмет белəн:
“Сез кая?” – дип кычкырып җибəрдем.
Лилия, башкалардан бераз артта кала
төшеп, миңа таба борылып: “Бəхет ар-
тыннан!” – дип җаваплады. Алар, яшь
тай көтүен хəтерлəтеп, бер мизгелдə
авыл башыннан билгесез тарафта юк
булдылар. Артларыннан бары тузан
гына утырып калды…
Елаган тавышка өйдəн əни йөгереп
чыкты. Күрəм, йөзе качкан… Мине ни-
чек тə тынычландырырга тырышып,
“Син дə, һичшиксез, үз бəхетеңне
табачаксың”, – дип юатырга тотын-
ды. Ə мин һаман да күз яше аралаш
тəтелдəвемне дəвам итəм: “Бəхетне
мин каян табыйм инде, əнə, тегелəр
əллə кайчан барып, бүлешеп беттелəр
бит инде. Мин аларны куып тота ал-
маячакмын!”
Əлеге вакыйгадан соң озак кына
апама үпкəлəп йөргəнем хəтердə.
Җитмəсə, “бəхетне миңа хəзер ничек
эзлəп табарга инде?” – дигəн соравы-
ма да җавап бирергə ашыкмады.
Ярты гасырдан артык вакыт үткəч
тə, юк-юк та, башка шундый уй килə:
ул чакта Лилиянең юлын бүлдермəгəн
булсам, бəлки, аңа бəхет күбрəк тə
элəккəн булыр иде. Бəхет касəсе та-
шып тормаса да, мөлдерəмə тулы бу-
лыр иде. Шул очрак өчен үземне гаеп-
ле итеп тоюым, апама карата булган
үпкəне оныттырды. Чайпалырга гына
тора икəн бəхет касəсе!


Күчтəнəч кемгə язган?
Миңа өч яшь ярым чакта, 1956нчы
елда, гаилəбез белəн Бозаяздан
Белорет шəһəренə күченеп киттек. Əти
район үзəгендə яшəргə телəми, бала-
ларны укытып кеше итəргə кирəк дигəн
уй белəн, шəһəргə күчүне хуп күрде.
Нəкъ унбиш елдан соң Уфага килүнең
дə сəбəбе шул була – миңа лаеклы бе-
лем бирү...
Белоретта туганнарыбыз яшəгəн-
леге хакында хəбəрдармын, шун-
да ук Хəмдия əбиемнең дə торуын
белəм. Безнең халыкта, кая җыенсаң
да, күчтəнəч күтəреп бару гадəте
электəн таралган. Шуны истə то-
тып булса кирəк, əбигə күчтəнəчкə
чəй əзерлəп, нəрсə əйтергə, ничек
бирергə кирəклеген, алдан ук өйрəтеп
куйдылар. Мин шундый олы вази-
фа йөклəгəннəрен тоеп, олыларның
əйткəн һəр сүзен күңелгə сеңдереп ка-
лырга тырыштым. Əйберлəр арасында
буталмасын дипме, мин онытмасын
дигəн уйданмы, чəй кабын да алдан ук
кесəгə салдылар.
Юлга кузгалдык. Апаларым Венера
һəм Лилия, кай арада өлгергəннəр,
бакчадан бер кочак чəчəк өзеп ал-
ганнар да, берсеннəн-берсе күз явын
алырлык таҗбикəлəрне чиратлашып
юлга сибеп баралар. Бу – аларның
үзлəренчə туган авылыбыз белəн
хушлашулары иде. Əгəр кем дə кем
югарыдан күз ташласа, авылдан чы-
гучы юлны аллы-гөлле чəчəклəрдəн
үрелгəн озын күпергə, йə булмаса,
буын-боҗралары төрле төслəргə буял-
ган чылбырга охшатыр иде.
Авылдан ерагайган саен тирə-юнь
дə үзгəрə, ятрак була бара кебек. Киң
басу кырлары, чəчəкле болыннар,
күзгə күнегелгəн күренешлəр артта
кала. Калын урманнар белəн ураты-
лып алынган мəгърур таулар офыкның
үзе белəн кушылып киткəн. Күз карашы
белəн дə кисеп чыкмаслык урманнар
артында əкияттəге пəһлеваннар гына
яшидер. Əлеге хозур манзара күңелгə
рəхəтлек бирə, бераз шом да сала.

Юл артык озынга сузылды. Бер-
берсен алыштырган табигать
күренешлəрен карап бару башта бик
кызык тоелса да, тора-бара күзне йокы
баса башлады. Туган дигəн кешелəр
белəн очрашуның ничек буласын,
əбинең мине ничек каршы аласын
уйлап изрəп барганда, бер авылга
тукталдык. Күңелгə, килеп тə җиттек
микəн, дигəн уй йөгерде. Аяк-кулларны
бераз яздырып, тамак чылатырлык
булса да су эчəр өчен тукталганыбыз-
ны ахырдан гына белдем.
Бер өйдəн мөлаем йөзле, җыйнак
кына гəүдəле əби йөгереп чыкты.
Үзалдына сөйлəнə-сөйлəнə, кирегə
өйгə кереп китте һəм “һə” дигəнче
су алып чыкты. Савытны беренче
миңа сузды... Үзе йомшак кына ел-
мая, йөзенең һəр күзəнəгеннəн якты-
лык бөрки. Шулкадəр тəмле суны үз
гомеремдə бер дə эчкəнем юк кебек
тоелды. Йотлыга-йотлыга, бер тамчы-
сын да читкə түкмəскə тырышып, суны
чүмердем дə, савытны əбигə кире
суздым. Ул нəрсəдер исенə төшергəн
кеше кебек укталып куйды да: “Эчəсең
килсə, əбиең тагын да алып чыга”, –
диде. Мин, су никадəр тəмле булса да,
əбине борчымас өченме, əллə итагать
саклапмы, баш тарттым. Бу күренешне
тыныч кына күзəтеп торган, һəрвакытта
да рəхмəтле булырга өйрəткəн əни,
агач теллелегем өчен шелтəлəп:
“Сине нəрсəгə өйрəткəннəрен
оныттыңмыни?” – дигəндəй, сорау-
лы караш ташлады. Нəкъ шул вакыт-
та бар да исемə төште! Тиз арада
кесəдəн теге чəйне тартып чыгардым
да: “Менə, əбекəй, бу сезгə! Əти белəн
əнидəн”, – дип ярып салдым. Олы эш
эшлəгəн кыяфəт һəм зур канəгатьлек
белəн əнигə борылып карадым. Тик
бар да əни көткəнчə килеп чыкмады
бугай. Мин моны əнинең аптыраулы
карашыннан һəм йөзендəге ясалма
елмаюыннан тойдым. Көтелмəгəн тын-
лыкны əнинең: “Əйе, əйе, əбекəй…
бу сезгə-ə...” – дигəн тонык тавышы
җанландырып җибəрде.
Əби шулкадəр шатланды, бер миңа,
бер əнигə карап елмайды, рəхмəтлəр
укыды. Елмайганда, күзлəре тагын да
нурланып, битендəге җыерчыклары
тартылып китте, ə йөзе кояш сыман
балкый. Тоныклана төшкəн күзлəрен
кул сырты белəн сөртеп ала да, хуш-
лашкан ише хəрəкəт ясап куя. Иң ка-
дерле кешелəрен озаткандай, без
күздəн югалганчы кул болгап басып
тора бирде.


Саранлыктан дəва
Ун яшьлəр чамасы булгандыр,
тимер-томыр тулы бер тартмага тап
булдым. Андагы вак-төяклəр арасын-
нан ниндидер бер түгəрəк əйбер ки-
леп чыкты. Гафу итегез, өр-яңа унитаз
калкавычы иде бу. Сизеп торам, бу
миңа бик кирəк əйбер! Тик, туп итеп
сикертергə уйласам – артык каты,
барабан итеп каксам – бəлəкəйрəк.
Пычак төртеп карасам, киселде дə кит-
те. Һе, кечкенə ерыклы акча саклагыч
түгелме соң бу?! Их, савыты да савы-
ты! Искиткеч əйбер!
Хəзер инде, савыты булгач, анда
салыр өчен акчасы да кирəк бит,
дигəн уй килде башка. Əти-əниемнең
дə минем зирəклегемə ислəре кит-
те. Савытка көннəн-көн сары яки
ак тəңкəлəр өстəлə торды. Үземнең
җебек түгеллегемə дə көннəн-көн ны-
грак инана бардым. Ел ярым дигəндə,
акча савытымның яртысы чыңлап тор-
ган тəңкəлəр белəн тулган иде инде.
Күңеле төшенке кеше “яртысы буш
əле“, дип хафаланыр иде, ə без ан-
дыйлардан түгел!
Ə инде ике ел дигəндə, шактый гына
акча җыелган иде. Түгелə-сибелə са-
вытым! Ташып тора дисəң дə ярый.
Мин инде “алдагы елга тагын бер са-
выт хəстəрлəргə туры килер” дигəнрəк
уй-фикерлəр белəн йөреп ятам. Əмма
яңа савыт, һичшиксез, монсыннан
зуррак булырга, акчасы да күбрəк
җыелырга тиеш.
Вакыт җəйгə якынлашты. Көннəрдəн
беркөнне əти белəн əни миңа Мəскəүдə
укыган апам Лилиядəн килгəн хатны
укыдылар. Апам җəйге ялга кайтырга
җыенуы турында язган. Нинди шатлы-
клы хəбəр! Күптəн инде күрешкəн юк,
сагынып та беттем. “Тик шунысы бар
бит əле, кайтыр юлын хəстəрлəргə
иде, əмма җибəрергə акчабыз юк”,
– дип кайгырышалар. Кайдан акча
табарга икəн, дип уйлана башлады-
лар, минем белəн дə киңəш-табыш
итəлəр. Ə миннəн ни, артык файда юк.
Шатлыклы мизгеллəр күктəге сыек бо-
лытлар кебек эреп югала башладылар.
Лилия ялга кайта алмас микəнни дигəн
күңелсез уй белəн йокыга киттем.
Иртəн-иртүк тору белəн, салырга
бер тиен акчам булмаса да, “байлык
янчыгы”н кулыма алдым. Тегелəй
əйлəндердем, болай тулгандырдым.
Ни өчен кулга алуымны да аңламый,
тик аптырап карап торам. Шунда
кинəт башыма китереп суктылармы-
ни! Менə бит акча, минем кулымда
лəбаса! Шатлыклы хəбəрне əтилəргə
җиткерергə ашыктым. Əти: “Менə бит
уйлап тапкансың”, – дип, мыек астын-
нан гына көлеп куйды. Əни, куанычын-
нан, аркамнан сөеп, “үсеп килəсең,
улым”, дип өстəде. Минем саклыктагы
акча, Мəскəүдəн кайтырга җитəрлек
булып, егерме биш сумнан артык
җыелган икəн. Мин аннан соң да əле
Лилия апамны ялга кайтара алуым,
юлга җитəрлек акча җыя алуым белəн
озак горурланып йөрдем. Ə бүген
килеп инде, əти-əнием акча туплау
белəн артык мавыгып китүемə борчыл-
ганнардыр да, шул хатаны төзəтергə
алынганнардыр, дип уйлыйм. Əти-
əнинең чиксез һəм акыллы яратуы шул
буладыр!


Ымсындыргыч көрəк
Бу вакыйга алтмышынчы еллар урта-
сында булды. Безнең урамда эшчелəр
траншея казый башлаган. Шуңа якын
гына без дустым Толя белəн юкны буш
итеп, буталып йөрибез. Икебезгə дə
җиде-сигез яшьлəр тирəсе. Көн тəмам
кичкə авышкач, эшчелəр, көрəклəрен
чокырга ыргытып, өйлəренə тара-
лыштылар. Шактый тирəн һəм озын
гына чокыганнар икəн, сүз əйтерлек
түгел. Андый чокырларны сугыш ту-
рындагы киноларда гына күргəн бар
иде. Əмма боларны тагын да ныграк
казысаң, нəкъ кинодагы кебек була
да куя. Ничек казырга икəнлеген мин
үзем дə яхшы белəм. Кораллар да кул
астында. Очлы башлысы белəн җирне
куптарып чыгарсаң, соскы сыман көрəк
белəн казыган балчыкны өскə ыргыту
əллə ни түгел. Аннан чын-чынлап окоп,
хəтта блиндаж ясап уйнап була.
Əлеге уйны дустыма да җиткердем.
Тик ул, эшчелəр казыган траншея-
ны бозып куюбыз бар, дип, кире
какты. “Алай булгач, – дидем мин, –
көрəклəрне алыйк та, башка җирдə
үзебезгə ничек кирəк шулай окоп казып
уйныйк”. Əмма Толя бирешмəде. Бу
юлы ул: “Кеше əйберенə тияргə яра-
мый!” – дигəн фəлсəфə сата башлады.
Мин аны ул сөйлəмəсə дə яхшы белəм.
Өйдə əти-əни дə: “Кеше əйберенə то-
тына күрмə!” – дип, йөз тапкыр кабат-
лап кына торалар. Əмма əнилəрнең
сүзенə караганда, дустым əйткəн сүз
үтемлерəк булды, ахры, уйлаган уем-
нан кире кайттым.
Аннан соң да тормышта төрле
ымсындыргыч вакыйгалар булды.
Йөзəрлəгəн генə түгел, меңəрлəгəн
көрəклəргə җитəрлек байлыкны кулга
төшерергə кызыктыручылар очраган-
да да, балачак дустымның сүзлəрен
истəн чыгармадым. Хəер, ул да хəзер
урам малае түгел, ə диңгезлəрне кичеп
йөрүче капитан.


Ихласлык
Биш яшьлек чагымда, миннəн ун
яшькə олы Вил абыем белəн, нинди-
дер зыян ясадык. Нəрсə эшлəгəнебез
хəтердə юк. Анысы хəзер мөһим дə
түгел. Əмма хəтердə башкасы нык
калган. Абыем əни янына килде дə,
гаепле йөз белəн: “Əни, гафу итə
күр”, – диде. Моңа кадəр чырае бо-
зылган əнинең йөзенə елмаю чыкты,
йомшак гына итеп абыемның башын-
нан сыйпап куйды. Аның кулларының
җылылыгын хəтта мин дə тойган кебек
булдым. Əни үрелеп кенə, якындагы
буфет тартмасыннан бер алма алып
абыйга сузды.
Мин дə авызны ачып торырга яра-
маганлыкны шəйлəп алдым да, эшне
озакка сузмаска булдым. Икебез бергə
булгач, мин дə шулай кылансам ярый-
дыр, дигəн уй белəн эшкə тотындым.
Шома гына əни янына килеп бастым
да, күчтəнəч өмет итеп, кичерүен со-
радым. Əни елмаеп куйды, йомшак
куллары белəн башымнан сыйпа-
ды да: “Нəрсə булган инде, ярар”,
– дип көлемсерəде. Лəкин, күпме
генə өметлəнеп көтсəм дə, бернəрсə
дə элəкмəде. Шкаф тартмасында
алма да берəү генə булган. Ничек
гарьлəнгəнемне үзем генə белəм!
Əмма гомерлеккə шуны аңладым:
һəр эшлəнгəн эш нинди дə булса фай-
да өмет итеп башкарылырга тиеш
түгел, ə ихлас күңелдəн булырга тиеш
икəн.


Ничек котылырга?
Əтигə эшеннəн мине балалар
бакчасына урнаштырырга юллама
бирделəр. Ул вакытларда балаңны
бакчага йөртү дəрəҗəле санала иде.
Өстəвенə, минем кебек шук, чая ма-
лайны тəрбиячелəр карау яхшыга
гына булачак. Алты кешелек гаилəнең
тамагын туйдыру мəсьəлəсенə дə бе-
раз булса да җиңеллек килə.
Поликлиникага барып, кирəкле
белгечлəрне үтеп, кəгазьлəрне яз-
дырып алгач, балалар бакчасына
йөрерү хокукына ия булдым. Əмма
бар да без уйлаганча булырга тиеш
түгел шул! Миңа көн дə иртəн битне
тырнап йокыдан тору, өйдəн читтə
көн үткəрү, əни, апа-абыемнардан
аерылу бик ошап бетмəде һəм баш-
кача бакчага бармаска карар иттем.
Əти-əнинең дə үгетлəве ярдəм итə
алмады. Мин үз сүземдə нык тордым.
Шуннан соң эшкə зур абыем Вил то-
тынды. Бер дə юкка “акыллы баш” дип
атамаганнар аны. Мине үзенең кар-
шына утыртты да, аңлата башлады бу.
Ышанычлырак булсын диптер инде,
бүген генə алып кайткан белешмəне
тотып сөйлəвен дəвам итте. Телəсə
кемне балалар бакчасына алмаула-
рын да, моны хокукы булган кешелəргə
генə рөхсəт итүлəрен дə, ə ул хокукны
шул белешмə генə бирүне дə кат-кат
аңлатты. Теге язуга кем дə булса түгел,
ə нəкъ менə минем исем-шəрифлəрем
язылган булуына да басым ясады.
Өстəвенə, минем исемемне раслап
сугылган мөһергə дə төртеп-төртеп
күрсəтте.
Мин, бу кəгазьнең мөһимлеген кире
кагарлык дəлиллəр таба алмагач,
тавышсыз-тынсыз гына бирелдем.
Барысы да канəгать булып йокларга
яттылар. Мин, чыннан да, белешмəнең
мөһимлегенə төшенə башладым.
Əмма барыбер дə балалар бакчасы-
на бару телəге тумады. Бар мəсьəлə
шул белешмəгə бəйле булгач, аның
булуына караганда, булмавы яхшы-
рак, дигəн фикер белəн иртəн-иртүк
йокыдан тордым да, аны өстəлдəн юк
иттем. Күпме генə эзлəсəлəр дə, язуны
таба алмадылар. Хəлдəн таеп, башка-
ча эзлəр урыннары калмагач, миннəн
сорадылар. Миңа нəрсəгə куркып
торырга, чүп савытына туракланып
ташлаган кəгазь кисəклəренə төртеп
күрсəттем. Башкача мине балалар
бакчасына илтү турында сүз кузгатма-
дылар, əмма нинди генə документның
да кеше язмышын үзгəртə алырлык
олы көчкə ия икəнлегенə шул чакта
ачык инандым.


Баһадирлар чəе
Эш эш инде. Ул үз көенə алга тəгəри
дə тəгəри. Исəпсез үткəн көннəр, атна-
лар, еллар чылбырында бергə хезмəт
итүчелəрнең барысын якыннан бе-
леп, кемнең кем икəнлеген танып та
бетерəсең. Кайчакта хезмəттəшлəрнең
тормышында булган вакыйгалардан
да хəбəрдар буласың. Көтмəгəндə,
бөтенлəй уйламаган эш-гамəллəргə
катнашып китəргə дə туры килə.
Көннəрдəн бер көнне яңа гына ялдан
эшкə чыккан хезмəттəшебез кечкенə
улын ияртеп килгəн. Күрəсең, баланы
өйдə калдырыр кешесе булмагандыр
инде. Мин ниндидер йомыш белəн
анең кабинетына килеп кергəндə,
теге малай пыр тузып, көйсезлəнеп
утыра. “Бала шул, – диде əнисе,
уңайсызланып, əнə, аяк терəп чəйдəн
баш тарта“. Нəрсə дияргə дə белми
бертын басып торганнан соң: “Ə менə
миндə баһадирлар гына эчə торган чəй
ба-а-ар, – дидем. – Аны эчкəн кеше,
о-о, нык көчле була!” – дип тə өстəп
куйдым.
Бу вакыйга турында оныткан да
идем инде. Бераздан ишек шакыды-
лар. Ишектə теге əле яңа гына авызын
турсайтып утырган малай белəн əнисе
күренде. Хезмəттəшем, гафу үтенə-
үтенə, уңайсызланып: “Аңламассың бу
баланы, əле яңа гына эчмим, дип уты-
ра иде, хəзер күз дə ачырмый, абый
əйткəн баһадир чəен эчəсем килə,
дип, тынгы бирми”, – дип сөйли баш-
лады. Мин, озак та уйлап тормастан,
аңа улын бездə калдырып торырга
куштым. Үзем башлаган уен бит, хəзер
ничек тə җаен табарга, җиңүче булып
чыгарга кирəк.
Шулай итеп, көйсез малай белəн
икəүдəн-икəү генə калдык. Чəйнекне
кайнарга куеп, каршына килеп утыр-
дым. Кечкенə кунагыма кулларның
көчен сынашырга тəкъдим ясагач, ул
аны-моны уйлап тормый ризалаш-
ты. Кулын егып салгач та, кунакның
кəефе əллə ни кырылмады. Вəгъдə
ителгəнчə, тиз арада хуш ислəре тирə-
якка таралып торган чəй əзерлəп, чы-
наякларга койдым. Булган күчтəнəчлəр
белəн сыйлый-сыйлый малайны чəй
эчерəм. Телəр-телəмəс кенə булса да,
бер чынаяк чəйне йомдырып куйды.
Мин тагын кулларны көрəштереп ка-
рарга кирəклеген əйткəч, күзлəрендə
чаткылар күренеп китте. Безнең кул-
лар əле бер, əле икенче якка ава-
ава көрəшə башладылар. Миңа
“бирелергə” туры килде. Əй шатланга-
нын күрсəгез! Əйтерсең дə, халык тулы
сабантуй мəйданыннан тəкə күтəреп
чыгып баручы җиңүче. Минем дə күңел
булды. Тагын бер чынаяк чəйдəн соң,
җиңүне ныгытып кую өчен, кунагым
үзе көч сынашырга тəкъдим ясады.
Бу юлы ул, артык көч куймый, минем
кулны өстəлгə егып салды. Нəкъ шул
вакытта, улының миндə озак утыруына
ачуланган булып, əнисе дə килеп кер-
де. Ни гаҗəп, малай əнисе белəн ба-
рырга ашыкмый, миннəн тагын да чəй
таптыра. Юк инде, бу юлы мин холык-
сызлана, дөресрəге, саранлана баш-
ладым. Чəйнең артык күп түгеллеген
аңлатырга тырыштым. Аннан, “чəйне
сиңа күп эчерсəм, миннəн дə көчлерəк
булып китəрсең дə, бер тотынуда ук
мине җиңəрсең ич”, дигəнрəк сүзлəр
дə сөйлəдем.
Унөч еллап вакыт үткəндер, коридор-
да үземнəн бер баш озын егет очрады.
Минем белəн исəнлəшкəндə, йөзендə
таныш чалымнар күреп калдым. Кем
икəнлеге ачыклангач: “Ничек зур
үскəсең, ə!?” – дидем, гаҗəплəнүемне
яшерə алмый. Ул: “Мин бит баһадирлар
чəе эчтем!” – дип җаваплады, йөзенə
ихлас елмаю чыгарып.


Урысчадан
Альбина ƏХМƏЛЕТДИНОВА
тəрҗемəсе.

***

Автор турында.

Урал Абдулла улы Мөлеков 1952нче елның 6нчы октябрендə Кырмыскалы районы Бозаяз
авылында дөньяга килə. Балачак һəм үсмер еллары Белорет шəһəрендə үтə. Армия саф-
ларында хəрби бурычын үтəп кайткач, төзелештə хезмəт итə. Башкорт дəүлəт универ-
ситетын тəмамлап, егерме җиде ел юрист булып эшли. Бүгенге көндə дə хокук саклау
өлкəсендə хезмəт сала.
Əдəби иҗат һəм журналистика белəн Уфада, студент елларыннан ук мавыга башлый.
Тормышчан вакыйгаларга нигезлəнгəн фəһемле хикəялəре, нəсерлəре һəм башка əдəби яз-
малары вакытлы матбугатта шактый еш басыла, альманахларга кертелə.

Урал МӨЛЕКОВ. Балачак илендə
Урал МӨЛЕКОВ. Балачак илендə
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: