Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 апрель , 09:25

Кəүсəрия ШƏФЫЙКОВА. Картлар йорты

Əнə зəңгəр күлмəкле, яшел камзуллы, чəчəкле яулыгын бөркəнгəн бер əби тəрəзə янында моңаеп басып тора. Уйчан карашларын еракка төбəп, баядан бирле кемендер көтə дə көтə инде... Ə көткəн кешесе һаман да килми дə килми...

Кəүсəрия ШƏФЫЙКОВА. Картлар йорты
Кəүсəрия ШƏФЫЙКОВА. Картлар йорты

Монда бар да, бар да сагышка
мөлдерəмə тулы җаннар...
Картлар йорты! Кемнəр генə юк
синдə, нинди генə язмышлы бəндəлəр
ярдəмеңə мохтаҗ булып куеныңа ки-
леп сыенмаган?! Күплəр синнəн җылы
табып, күңел əрнүлəреннəн юанып
яшилəр, тамаклары тук, өс-башлары
бөтен, урын-җирлəре чиста.
Мондагы əби-бабайларның да, май
ае үлəнедəй ямь-яшел еллары булган.
Якты таң чыгын эчеп, җылы кояшка
үрелеп, талгын җиллəрдə тибрəлеп
үскəн кыр чəчəклəредəй матур чакла-
ры...
Картлар йорты! Бүген синдə көн
итүче əби-бабайлар кайчандыр басу-
кырларны тутырып иген үстергəннəр,
үсеп килүче яшь буынга аң-белем
өлəшкəннəр, кеше сəламəтлеге са-
гында торганнар, зур-зур шəһəрлəр
төзегəннəр.
Əйе, күп яшəгəн күпне күрə –

ачлыгын-ялангачлыгын да, сугыш ачы-
ларын да, ятимлекне дə кичергəн алар.
Əмма, кыенлыкларга бирешмичə, җиң
сызганып эшлəгəннəр дə эшлəгəннəр.
Сугышлар узып, дөньялар тынычланып
калгач, тормышны яңартып төзегəндə
азмы йокысыз төннəр кичергəннəр...
Шуларның көче белəн дөнья ничек
үзгəргəн!
Ə ничек килеп чыккан! Əле таякка то-
тынып калганда  ялгызлыкта, картлар
йортында яшəүгə хөкем ителгəннəр!
Əстəгъфирулла! Бу якты дөньяда
үзен тудырган əти-əнисен картайган
көннəрендə кирəксенмəүчелəр дə була
икəн бит... Ничек үзеңнең тудырган
ата-анаңны картлар йортына ташлап
китəрсең? Юк-юк, бу берничек тə аңга
сыймый!
Шулай инде, бу кояшлы дөньяда ямь
белəн ямьсезлек, явызлык белəн ях-
шылык һəрчак янəшə.
Ə син үзеңə өметен баглап килгəн
кешелəрне һəрвакыт колачыңны җəеп
каршы аласың. Монда кемнəр генə
юк: култык таяклылар белəн гариплəр
арбасында утырганнар, урын өстендə
ыңгырашып, тəрбиячелəрнең күзенə
генə карап, ярдəмгə чакырып ятканнар күп.
Əнə берəү сагышланып-моңланып
җырлап утыра. Янəшəсендə мамык
шəленə төренгəн бер əби, креслога
чүкəеп, тирəн уйга бирелгəн.
Гөллəргə су сибеп йөргəн апа белəн
дə шул ук хəл. Аның да шулай, күзлəре
генə көлə, ə җаны елый булса кирəк!.
Үзенең көчле, җегəрле чакларын, го-
мер иткəн нигезен, ирекле кош булып
яшəгəн мəллəрен сагына торгандыр
шул инде... Тиргəшкəн, əрлəшкəн
кешелəргə дə аптырарга кирəкмидер.
Алар да үз хəллəрен үзлəре генə
белəдер...
Ə шулар белəн ихлас итеп сөйлəшеп,
һəрберсен дə хəстəрлəп йөргəн
тəрбиячелəренə нинди зур түземлек
кирəк!
Тора-бара бары да “Кошлардай
əйлəнеп бер кайтырга иде, их, канатла-
рым булсачы!” – дип яшьлеклəре үткəн
газиз җирлəрен сагынудан өзгəлəнə.
Туган йортлары түгел шул бу, түгел!
Ул шулай бик ямьле урында урнаш-
кан. Аны тирə-ягыннан ак каеннар,
яшел чыршылар əйлəндереп алган.
Тагы да балан, милəш, алма агачла-
ры... Бар да яфрак ярган, шау чəчəккə
күмелгəн!
Əмма, тормышларын нинди генə
бизəклəргə күмеп, ямьгə төрсəң дə бу
кешелəр барыбер дə монда юаныч
таба алмый. Чөнки, биредə алар бар да
чарасызлыктан. Авызларында һəрчак
бер сүз: өйдəгелəр дə, балалар!
Əнə зəңгəр күлмəкле, яшел камзул-
лы, чəчəкле яулыгын бөркəнгəн бер
əби тəрəзə янында моңаеп басып
тора. Уйчан карашларын еракка төбəп,
баядан бирле кемендер көтə дə көтə
инде... Ə көткəн кешесе һаман да кил-
ми дə килми... Мөгаен, ул беркайчан да
килмəс тə?! Тик əби, өметен өзмəячəк,
сызылып таң атканда да, кызарып
кояш батканда да, яңгырлар, карлар
яуганда да барыбер көтəчəк!
Гариплəр арбасында төскə матур,
яшь кенə бер кыз бала чигү чигеп уты-
ра. Тəрəзəдəн тышка караган саен,
аның яшь күңеле каядыр ашкына, əгəр
дə мөмкин булса, ак болытларга табан
талпынып очкан кошларга, ул үзе дə
ияреп китəр иде кебек. Бераздан, ул
йөрəгендə дөрлəп кабынган мəхəббəт
ялкынында изрəп, читтəн генə берəүне
күзəтə башлый! Аның янəшəсендə
тəрəзə яңагына сөялеп баскан, ка-
рар күзгə сөйкемле, протез аяклы
ир-егет йөрəгенə дə кыз күңелендəге
сандугачның ише оялаган булса кирəк.
Шул яшьлəргə карап-карап то-
рам да “Əнə бит ничек! Якыннарына
кирəкмəсəлəр дə, бер-берсенə
кирəклəр!” – дигəн нəтиҗəгə килəм.
Монда бар да, бар да сагышка
мөлдерəмə тулы җаннар...
Əнə тагын берəүне китерделəр, ка-
бул ит, картлар йорты!

Кəүсəрия ШƏФЫЙКОВА. Картлар йорты
Кəүсəрия ШƏФЫЙКОВА. Картлар йорты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: