Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 Май , 23:39

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (9)

Бабасының җидесен уздырган көнне ул үзенең авылда калырга ниятләвен хәбәр итте. Ата-ана Рәхимҗанның сүзләрен башта чынга алмады. Бабасын бик үз итә иде, нык кайгырды, арыгандыр, дип кенә уйладылар.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (9)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (9)

9.

Бабасының җидесен уздырган көнне ул үзенең авылда калырга ниятләвен хәбәр итте. Ата-ана Рәхимҗанның сүзләрен башта чынга алмады. Бабасын бик үз итә иде, нык кайгырды, арыгандыр, дип кенә уйладылар. Кайткан көе тагы бер-ике көн ял итсен дә, аннан озатырбыз, диештеләр.

– Китмим дигәч, китмим, – дип өзеп куйды егет тагы берничә көннән, әнисенең үгетләүләренә бирешмәде.

– Тилермә, улым, акылыңа кил, – диде ана. – Шундый институтка кергәч ташлап китәләр димени... Адәм булдым дигәндә генә әрәм булырга ярамый.

– Авылда тормыш мең кабат яхшырак. Барыбер миннән җүнле инженер чыкмаячак, – дип, әнисен тынычландырырга тырышты егет.

Көзге каршында авызларын кыегайта-кыегайта кырынып торган җирдән тукталып, сөйләшүгә әтисе кушылды:

– Сине кеше булсын, диләр. Югары белемсез ни эшләргә, кая барырга уйлыйсың?..

– Авылда эш бетмәгәндер әле. Хәзергә бабайның атларын карармын.

– Тилебәрән орлыгы ашамаган диген аны.. Сине үгетләгән мин юләр, – дип кул селтәде дә, кырынуын дәвам итте әти кеше.

– Улым, акылыңа кил, кешедән оят... Күрше-күлән нәрсә уйлар. Институтыннан куып кайтарганнар икән, дип чыгарырлар. Акылыңа кил, – дип, үгетләүдән туктамады әнисе.

– Димәсләр, әни, борчылма. Авылда да менә дигән итеп яшәүчеләр аз түгел, – диде ул, тагын бер мәртәбә әнисен юатып. Алай да булмагач, иң өстенә курткасын салып ишеккә юнәлде.

– Председатель янына барам, борчылма да, үгетләмә дә, әни, хәл ителгән!

– Кемнәрнең күзе тигәндер инде бу балага... – дип, яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп калды ана.

– Акылына килер, – дип, кырт өзде әтисе. Һәм икәүдән-икәү генә өстәл артына утырып чәй эчтеләр. Авыз ачып бер-беренә ләм-мим сүз әйтмәделәр башка.

Колхоз идарәсе каршына җитеп килгәндә, колхоз рәисе үзе килеп чыкты. Егет, исәнләшеп, сүзне нидән башларга белми тора иде. Биреләчәк сорауны сүзсез аңлагандай, председатель үзе сорап куйды:

– Нәрсә, калага барырга машина белешмәкче идеңме? Бүгенгә җук! Иртәгесен баралар, утыртырлар.

Колхоз җитәкчесе, гадәтенчә, ашыга иде ахры. Инде үз юлы белән китеп бара дигәндә, Рәхимҗан янә аның каршына чыгып басты.

– Мирзанур абый, мин бит сезгә киңәш сорап төшкән идем.

– Җә, нәрсә бар, нинди киңәш тагы?

– Сездән бер-бер эш сорарга дип төшкән идем.

– Нинди эш ул? – рәис аңышмый торды.

– Колхоз эше...

– Нәрсә, кудылармы әллә?

– Кумадылар. Үзем шулай хәл иттем.

– Кешегә әйтеп адәм ышанмасны сөйләп торма, энекәш, шаярышып торырга вакытым җук, – дип, кул селтәде председатель. – Мин сер саклый беләм, җә, тиз генә әйт тә нәрсә өчен куганнарын... Аннан ары киңәш итешербез.

– Ипидер, Мирзанур абый, кумадылар. Үземнең барасым килми.

– Кая кергән идең әле? Бөтен авыл югары белем дип котырган, сезне белеп тә бетермәссең...

– Авиационныйга.

– Оһо! Ошамый дисең инде алайса, – сынагандай карап алды ул Рәхимҗанга, – ошамый дисең... Әйдә, утыр машинага. Төзүчеләр янына ашыгам, юлда киңәшербез.

Колхоз рәисе руль артына үзе утырды. Һәм кузгалып та киттеләр. Машинаны ул Рәхимҗан белә-белгәннән үзе йөртә торган иде. Өлкән яшьләрдә булуына да карамастан, аның җитезлегенә сокланып барды егет.

– Син миңа үпкәләмә, җегет, – дип сүз башлады ул. – Бу – заманнан артта калган абзый икән дип уйлый күрмә. Югары белемнең кирәген мин үзем дә яхшы беләм... Сиңа да ташларга киңәш итмим. Тик мине икенче нәрсә борчый – югары белем алган кеше авылга кайтудан курка, эшләмәскә өйрәнә, җирдән бизә.

Рәхимҗан ни дияргә дә белмәде. Беразга тынлык урнашып торды, һәм сүзне рәис дәвам итте.

– Көн чабасың, төн чабасың, – диде ул, егетне үз иткәнен аңлатырга теләгәндәй. – Кырыкмаса кырык эш башланган килеш ята. Кемне кая куярга белгән җук, кеше җитми, энекәш, кеше... Мәктәпне елның елына кырык-илле бала тәмамлый килә, күз ачып йомарга өлгермисең, ком астына киткән су кебек юкка чыгалар. Кая китәләр шул тикле, башыма сыйдыра алмыйм... Ун елга биш йөз, егерме елга бер мең чамасы дигән сүз бит ул... Шуларның хет яртысы, чиреге генә калса икән. Кая китәләр, кая шулай кабалана-кабалана авылдан качалар, чуртым белсен... Ә югыйсә һәммәсе авылын сагынып яши. Киткәненә үкенә күбесе, кире әйләнеп кайту уе белән яши. Тик кайта гына алмый... Менә шундый хәлләр, энекәш.

Рәхимҗан ничек утырган булса, шулай урыныннан кымшанмый тик тыңлап барды. Рәискә ияреп нидер әйтергә, яисә аның сүзләренә каршы төшәргә ул үзен хокуксыз сыман тойды.

Сүзеннән туктагач, син мондамы соң дигәндәй, рәис аңарга күз чите белән генә карап алды. Газны киметә төште. Тамак кырып алды һәм тагын дәште:

– Кем малае дидең әле? Айтуганов бит... Бабаңны күмәргә кайткан идеңме?

Рәхимҗан баш какты. Колхоз рәисе үзалдына сөйләшкәндәй, акрын гына дәвам итте:

– Шәп карт иде... Әле җир җимертеп эшләп йөри иде... Биш-алты кешегә алыштыргысыз иде... Әнә бит ничек килеп чыкты... Бер исерекбаш аркасында... Эчмим, дип, кат-кат антлар иткәч, гаиләсе хакына дип кенә утырткан идек рульгә... Кем уйлаган аны. Алыштыргысыз кеше иде Төхфәт бабай...

Фермаларның аргы башына җиткәч, ул кинәт тормозга басты. Машинадан чыккач, кулларын болгый-болгый, ниндидер таныш булмаган кешеләр белән сөйләште. Туң җир актарган экскаватор гөрелтесеннән, бетон плиталар бушатучы кранлы машина тавышыннан аларның нәрсә турында шулай кызып бәхәсләшүен аңларлык түгел иде. Актарып ташланган котлованны әйләнеп килгәч, рәис тегеләргә тагы ниләрдер әйтте, кисәтүгә охшаш ишарәләр ясады. Рульгә утырып кузгалып киткәч, янә үзалдына сукранып алды:

– Авылның менә дигән җегетләре таралып бетә, чит җирләрдә каңгырап йөри. Ә монда әнә шундый, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип йөрүчеләр белән эшләргә кала. СМУныкылар, фермага азык кухнясы төзеп маташу.

Узып барышлый, төзелеш эшләре тәмамланып килгән ике катлы культура сарае янында тукталып алдылар. Әйләнеп кире кергәндә рәиснең кәефе бу юлы бермә-бер шәбрәк күренә иде. Аның сыман җил-җил атлап килүеннән үк сизгән иде моны Рәхимҗан.. Ялгышмаган булып чыкты.

– Молодцы, күңелдәгечә була монысы. Шәп җегетләр! – дип мактады ул клуб идәненә паркет җәючеләрне. – Әйтәм бит, авыл кешесе үземә була дип эшли ул. Эш башка – сыйфат башка.

Шунда гына янәшәсендә Рәхимҗан утырып йөргәнне, аның йомыш белән килгәнлеген исенә төшергәндәй итте.

– Исемеңне ни атлы дидең әле?

– Рәхимҗан.

– Ә-ә, синмени инде ул Рәхимҗан?

– Нигә алай дисез, Мирзанур абый?

– Болай гына... Узган кыш, көрткә бата-чума чишмәдән су ташый, дип сөйләгәннәр иде. Мәзәк итеп... Син булгансың икән.

– Әйе! Нигә, начармыни?

– Начар димим, чишмә суына җиткәне юк. – Һәм ул шунда, сүз башын искә төшерепме, сорап куйды: – Ашыкмыйсыңдыр ич?

– Кая ашыгыйм... Китәр җирем юк.

– Хәзер, чаптырып кына ремонт мастерскоена барып килик тә, аннан иркенләп киңәшербез, ярыймы.

Ул арада машина, тимер койма белән уратып алынган зур ишегалдына кереп, трактор һәм чәчкечләр тирәсендә уралган кешеләр янына килеп туктады. Кара мазутка буялган дәү һәм таза ир-атлар белән кызып-кызып ниләрдер киңәште рәис, әледән-әле, нидәндер кызык табып, дәррәү көлешеп тә алдылар. Рәхимҗан исә һаман да кабинада утыра бирде – авылдашлары янына чыкса, чит итәрләр төсле тоела иде. Шуңар ул аларны түгел, тимерчелек каршында торган ватык чәчкечтә аркасын кашып маташкан озын мөгезле карт кәҗә тәкәсен күзәтте. Көтмәгәндә, рәиснең монда булуын абайламыйчарак булса кирәк, янәшәдәге тимерчелектән стакан һәм шешә тоткан ике-өч адәм шаулашып килеп чыкты. Машинаны күргәч, үзләре шундук каушап та калдылар, әмма кире чигенергә өлгермәделәр, соң иде инде. Кәҗә тәкәсе, алардан шүрләп, сискәнеп, читкә сикерде. Барысы да шул якка борылдылар. Рәис тә күреп калды үзләрен.

– Марш өйгә!.. – дип тавышын күтәрде ул, тегеләр аны-моны уйлап өлгергәнче. – Техника тирәсендә эзегез булмасын!

Гаеплеләр үзара карашып алдылар, ык-мык боргаланырга да иткәннәр иде, барып чыкмады. Сүзсез дә аңлашыла дигән сыман, буйсынулы кыяфәт ясап капкага юнәлделәр.

– Бер тамагыгызга хуҗа була белмисез. Эш вакытында эчмәсәгез соң... – дип, нәфрәтләнеп тешен кысты рәис. Әллә ниләр әйтеп тузынасы, тегеләрне эттән алып эткә саласы килә югыйсә үзенең, әмма башка берни дәшмәде. Машина урыныннан кузгалгач кына, күңелен бушатырга теләп, янәшәсендәге егеткә борылды.

– Уф, туйдым шул исерекбашлардан. Бер стакан эчмәс борын шайтанга әвереләләр бит, шайтанга... Эчмәгәндә ипле генә, җүнле генә кеше үзләре. Менә шундыйлар белән дә эшләргә туры килә инде, энем... Бабаң башына да шул шайтаннар җитте. Нишләргә дә белгән юк. Кайчан акыл керер безгә...

Идарәгә җиткәнче башка дәшмәделәр. Машинадан төшеп, кабинетка кергәч тә сүз башлавы, ничектер, уңайсыз сыман тоелды. Урын тәкъдим иткәч, рәис үзе дә урындык алып аның янәшәсенә килеп утырды.

– Акыллы егет күренәсең... Мин сине җүри шулай утыртып йөрдем. Күрсен дидем... Менә шулай яшибез инде, энекәш. Хәл ителәсе нәрсәләр дә, эш тә муеннан. Хет иртәгесе көннән – кайда ошатасың, шунда тотына аласың. Техникага утырасың килсә – укытырбыз. Яңа машина бирергә тиешләр – телисең икән, синеке булыр. Вәгъдә!... Уйлан, киңәш ит тә, әйтерсең үземә.

– Мирзанур абый, мин уйлаган инде.

– Йә, нәрсә уйладың, әйтеп кара?

– Бабай урынына куегыз мине, ат карарга...

Нәрсә нәрсә, әмма моны көтмәгән иде ахры колхоз җитәкчесе. Гаҗәпләндеме, әллә уйлануы идеме, ул баш артын кашыгандай итеп торды

– Атлар янына дисең инде алайса. Күңелсез булмасмы соң, яшь кешегә?

– Мин уйлаган инде, ул эшнең рәтен дә беләм, – дип әйтергә ашыкты Рәхимҗан, икеләнергә урын калдырмаска тырышты.

– Соң, атлар булгач – атлар, – дип ризалашты рәис. – Атларга да хуҗа кирәк, алар да колхозныкы һәм, аңлаштык дигәндәй, икесе дә канәгать булып кул бирештеләр.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: saby.tatarstan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: