Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 Май , 09:25

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.. Кем ул? Хикәя (2)

Закир яшь кызның кайнар кочагына, елан авызына кергəндəй суырылып керүен сизми дə калды...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.. Кем ул? Хикәя (2)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.. Кем ул? Хикәя (2)

(Ахыры.)

Буй-сынының зифалыгын
белдереп торган, əфлисун төсендəге
күлмəге дə, иңбашларына сибелгəн
кара бөдрəлəре; əле томраеп карап,
əле оялчан кыяфəттə аска баккан күз
карашы, вакыт-вакыт, тел очын гына чы-
гарып, күперенке ирен читлəрен ялмап
алулары телəсə кайсы ир затын акыл-
дан яздырырлык иде.
Кыз, ачык изүле күлмəгеннəн
ымсындырып-күренеп торган ярым-
ялангач күкрəклəре белəн сарыла-
сарыла биегəндə, “Синең кулларың
шундый көчле! Син – чып-чын ир-егет!”
дип, моңарчы колак ишетмəгəн сүзлəр
белəн ирне аяктан ега язды.
Яшь булса да, кыз шактый тəҗрибəле
иде. Ул Закирның телəсə кайсы эшкə
кулы ятуын да, акчаны эшли һəм саклый
белүен дə, бераз беркатлырак булуын
да, ирлəрчə кырыс матурлыгын да тиз
бəялəп өлгерде. Закир яшь кызның кай-
нар кочагына, елан авызына кергəндəй
суырылып керүен сизми дə калды.
Рəхилəнең яшьлеге, чибəрлеге, татлы
теле, назлары тəмам əсирлəде аны.
Төшлəргə кереп йөдəткəн авыл, əти
дип тилмереп көткəн газиз улы, гаилə
дип бар җылысын түгеп яшəгəн хаты-
ны əкренлəп күңел түреннəн ераклаша
барды. Анда кайтулар сирəгəйгəннəн
сирəгəеп, соңгысында инде бар
җеплəрне өзеп килде Закир. Өзеп килде
дип əйтү генə җиңел. Ул көн соңыннан
бик күп йокысыз төннəрнең сəбəпчесе
булды, əледəн-əле кабатланучы үзəк
өзгеч төшкə əверелеп, ирнең җелегенə
үтте. Моны Закир үзе генə белде. Аһ, ул
көн!
...Авыл башында калтырча автобустан
төшеп калып, өч-дүрт адым атлауга,
иске генə сəпиттə үзенə таба җилдергəн
улын күргəч, Закирның тез буыннары
йомшарып киткəндəй булды. Вилсəпит
турында бөтенлəй баштан чыккан бит.
– Əткəй! Əткəй! Кара, мин ике
тəгəрмəчледə йөрергə өйрəндем! Күрше
Рəмил абый миңа үзенең искесен бир-
де! Мин синең бүген авылга кайтасыңны
белдем, мин сине төшемдə күрдем!
Əткəй, əткəй, ə син миңа вилсəпит
алдыңмы?
Теле телгə йокмыйча, бар сагынуын,
бар өметен, бар хыялын шушы сүзлəргə
салып такылдаган улы əтисенең ике
ут арасында калуын күз алдына да ки-
терми иде. Малай, аның сүзсез генə
башыннан сыйпавына рəхəт изрəп, бер
мизгелгə күзлəрен йомды. Янəшəдə əти
булганда дөнья янə матур, янə түгəрəк
иде. Ул, бер кулы белəн əтисен, икенче-
се белəн вилсəпитен җитəклəп, һаман
нидер тəтелдəп, өйлəренə ашыкты...
– Тəнзилə, син, ни... ачуланып кал-
ма. Мин... бөтенлəйгə шəһəрдə калырга
булдым инде.
Фермадан кайтып кына кереп, мунча
миченə ут элдерергə йөргəн Тəнзилə
ишек төбендə катып калды. Коча-
гындагы утын түмəрлəре аяк астына
тəгəрəде. Хатын, яргаланып, кытыр-
шыланып беткəн куллары белəн төсе
уңган халатыннан утын чүбен коеп ма-
ташты. Димəк, колагына килеп ирешкəн
хəбəрлəр дөрес булган.
– Бөтенлəй дигəч тə... Ташламам,
анысы... Малайны үстерəсе бар... Мин
кием-салымнарны алыйм инде.
– Ярар.
– Түлке син, ни, үпкəлəп, тавыш-гауга
чыгарып...
– Ярар.
– Мал асрап интекмəсəң дə...
– Ярар.
Ир бирмəк – җан бирмəк, дигəн бу-
лалар. Чəчлəрен йолкып еласын иде
ул, талашсын, ямьсез сүзлəр белəн те-
теп атсын иде. “Ярар”, имеш. Күзлəрен
каплаган яшь пəрдəсен тибрəтергə дə
кыймыйча, мөлдерəп басып торуын
белə. Малайны əйтер идем, аякка сары-
лып, үкерəсе, үксисе урында, калтырча-
сын кочаклап, катып калган...
Ир, бу шомлы тынлыктан үзенең
сəер бер куркуын аңлап, тизрəк китəргə
ашыкты.
...Газизлəренең күңеленə бөялгəн
күз яшен иңнəренə төяп, əлегə аның
ни дəрəҗəдə авыр булачагын да
аңламыйча, Закир яшь хатыны яны-
на урнашты. Баштарак Закир улын
əледəн əле искə төшереп, төннəрен
шабыр тиргə батып уяна иде. Шулай да
үткəннəр белəн бүгенге арасы əкренлəп
ерагайды. Тормышлары көйсез барды
дип булмый: иркен фатирга тиенделəр,
кешедəн ким яшəмəделəр. Закир эшлəп
тапкан акчаны Рəхилə шулкадəр оста
тота белə иде. Ирнең алтын кулын
бер генə минутка да эшсез тотмады
ул: кемгəдер өстəл ясарга кирəк, кем-
дер кухня гарнитурына заказ биргəн,
берəүлəр дача йорты салырга чакыр-
ганнар... Күндəм иде ир, заводтан арып-
талып кайтса да, “юк” димəде. Эшлəп-
эшлəп, көзгегə күтəрелеп карарга да
вакыты булмады аның.
Ə еллар сиздерми генə үзенекен итте:
кайчандыр ике ягына ике Рəхилəне
утыртырлык киң җилкəлəр салынганнан-
салына барды, чем кара чəчлəргə иплəп
кенə бəс кунды, күз төплəрендə тирəн
буразналар пəйда булды. Баһадирдай
гəүдə дə көннəн-көн җиргə чүгə барган-
дай тоела иде. Рəхилə исə, киресенчə,
гомеренең җəй уртасына гына кереп
бара: гəүдəсе килешле тулыланып,
түгəрəклəнде; бизəнеп-төзəнеп, үзен
генə кайгыртып яшəгəч, яшəргəннəн-
яшəрə генə барды. Ходай аны бала
табу бəхетеннəн мəхрүм иткəн иде, үз
язмышы белəн тыныч кына ризалаш-
кан хатын бар ямьне акчадан, байлык-
тан, күңел ачулардан табарга тырышты,
иреннəн көннəн-көн бизə барды. Закир-
га караганда яшьрəк, акчалырак, игъти-
барлырак башка берəү дə пəйда булгач,
тəмам башын югалтты ул.
Беркөнне өстəл артында чəй эчеп
утырган җиреннəн:
– Яши белгəн кешелəр рəхəтлəнеп
дөнья гизеп, чит иллəрдə генə ял итеп
йөри, – дип, тиктомалдан сүз кузгатты. –
Без генə монда ятабыз, тиеннəр санап.
– Алтыннарыңны сат, сумнар бу-
лыр. – Закир, хатынының һəр барма-
гында диярлек ялтыраган катлы-катлы
йөзеклəренə ымлап, бизəкле чынаягын-
нан чəй чөмерүен дəвам итте.
Рəхилə, кашларын куша язып, берен-
че тапкыр күргəндəй, иренə текəлде.
Авызына китергəн чəкчəк кисəген
тəлинкəсенə куеп, бармакларын сал-
феткага сөрткəлəгəннəн соң гына җавап
сүзе яңгырады:
– Нəрсə, əллə шуларны
күпсенəсеңме?
– Сиңа җитми бит һаман.
Рəхилə чəчрəп китте:
– Сөйлəп утырган була! “Җитми”,
имеш. Җитəрлек алып кайтканы бар
диярсең.
– Заводта күпме алганны белəсең,
шабашканы да тиененə кадəр апкай-
тып тоттырам. “Əндрəй казнасы” юк бит
миндə.
– Миңа димəгəе, ике түгел, биш эштə
эшлə. Бүтəн ирлəр, əнə, хатыннарына
ай саен яңа күлмəк, ел саен затлы ту-
нын апкайтып кына тора, əледəн-əле
курортына, чит иленə йөрилəр, коттедж
салып керəлəр. Безнең фатирга кара –
кеше чакырырлык түгел, адəм ыстыра-
мы.
– Ике башка ниемə ул коттедж? Чатыр
чабып йөргəн балаларың булса икəн.
Рəхилə, авырткан сөяленə басканга,
берара сүзсез калды.
Закир, бик мөһим эш белəн
шөгыльлəнгəн сыман, өстəл
җəймəсендəге ипи валчыкларын сыпыр-
галады, сүз юктан сүз булсынга гына
өстəп куйгандай:
– Акчалы “таныш”ларың да бар бит
хəзер, шуларны савасың инде, – диде.
“Мүклəк диген, бөтенесен белеп тора
түгелме соң бу?” – Рəхилə, өстенə кай-
нар су койдылар диярсең, пырылдап,
өстəл артыннан кузгалды да, мышык-
мышык килеп, ванна бүлмəсенə кереп
китте. Ишекне кире ачып:
– Нəрсə уйлап чыгарасың тагын?
Сиңа дəшеп тел əрəм иткəн мин җүлəр,
– дигəн сүзлəр ыргытырга да онытма-
ды.
Бер-ике минут үтүгə, Рəхилəне алыш-
тырып куйганнар диярсең – ике арада
əле генə булып узган “аңлашу”ның əсəре
дə калмаган иде үз-үзен тотышында.
Алай гына да түгел, ире янына килеп
утырып, аның куенына ук сарылды.
– Закир, əйдə, чынлап та, фатирны
алмаштырыйк əле, ə? Бераз җыйган
акча да бар бит. Шуңа өстəп, фатирны
сатып җибəрсəк... Мəшəкатеннəн курык-
ма, бөтен эше артыннан үзем йөрермен.
Агентлыкта танышларым да бар, мин
бераз белешкəлəдем инде.
Ирнең күңелен нидер тырнап узды. “Ни
туя, ни тула белми торган нəфсе булды,
биллəһи!” Уен кычкырып əйтмəде.
– Кара инде шунда, – диде дə,
бөтенлəй битараф кыяфəт белəн теле-
визор каршысына барып утырды. Авыр
уйлардан башы болай да тубал кебек,
артык сүз куертып тормады.
Фатирны агентлык аша саткач, авыр-
лыгы “кулга да тимəде”. Шул көнне үк
акча Рəхилə исеменə, кассага кереп
ятты. Хатынының чыбык очы туганна-
рында берəр атна яшəделəр микəн,
“иркен почмак” эзлəп йөргəн Рəхилə
кинəт юкка чыкты. Аның яшь ир янына
сыенганын белгəч, Закирга аяз көнне
яшен яшьнəгəндəй тоелды. Ялган һəм
хыянəт ачысыннан сыгылып төшкəн
ирне “туганнар” да үзлəрендə тотарга
телəмəде.
...Көрəшергə, кирəк булса, сугышырга,
тырмашырга кирəк булгандыр, бəлки.
Закир, уйлар белəн тулган башын иеп,
урамга атлады...
Ничə ел үтте икəн урамда? Бер,
ике, биш? Гаҗəп, кеше бар нəрсəгə дə
шулкадəр тиз күнегə икəн. Тукталышлар-
да, канализация капкачлары өстендə,
куып чыгарганчы, подъезд төплəрендə
көннəр, көннəргə ялганып, айлар үтте.
Кайчагында шəһəр читендəге чүплеккə
дə барып-барып кайткалады Закир, тик
анда да һəр почмак хуҗалы иде. Соңгы
араларда аңа əллə нəрсə булды. Ашый-
сы да, эчəсе дə, җылы урын эзлисе дə
килми. Болай да ул бар дөньясына би-
тараф булып, җан асрар өчен генə яши
иде. Һəрхəлдə, үзе шулай уйлады. Хəзер
генə нəрсə булды соң? Ни кимерə, ни
ашый җанны? Күңел түренə бер йомар-
лам таш кереп оялаган диярсең. Болай
ни тере, ни үле кыяфəттə тагын күпме
яшəп азапланырга була? Җитмəсə,
əллə төшендə, əллə өнендə улы белəн
саташа башлады. Черем итəм дип
керфеклəрен йомуы була, сабый, түп-
түгəрəк күзлəрен томрайтып, мөлдерəп
аңа төбəлə дə, “син миңа вилсəпит
алдыңмы?” дип, кабатлап-кабатлап со-
рарга тотына. Андый чакларда Закир
картның өзелеп-өзелеп улын күрəсе,
аның белəн сөйлəшəсе, эчен буша-
тасы килə. Бу тарту көченең, мондый
җирсүнең авырлыгы берни белəн
тиңлəшерлек түгел. Картның җəен-
кышын колакчынлы бүрек төшмəгəн ба-
шында очсыз-кырыйсыз уйлар бөтерелə
дип кем кызыксынсын? Аның да җаны,
тегеннəн-моннан табылган алама кие-
ме астында йөрəге бар, ул йөрəк үкенə
дə, сагына да, елый да ала дип кемнəр
уйласын?... Сакал баскан йөзен улының
какча тезлəренə терəп, үксеп-үксеп бер
елыйсы килə аның. Таш булып каткан
бəгырь əз булса да йомшарып китəр иде
кебек. Əнə бит, тиеннəрне бөртеклəп
җыеп, нəкъ менə улы телəгəн – өр-
яңа, ялтырап торган, ике тəгəрмəчле,
пиплəткечле вилсəпит тə алды. Аны
күргəч, сөенми калмас, эх, ничек кенə
сөенер əле улы....
Авыл башында автобустан төшеп
калгач, Закир карт үзен каршы алган
Ташлытауның итəгенə утырып, күзлəре
талганчы авыл ягына карап торды.
Үзгəрсə дə үзгəрер икəн дөнья! Тау бу-
лып тау чүккəн. Ə менə аның итəгендəге
Салкын чишмə элеккечə, тешлəрне ка-
маштырырлык. Карт, чүлдə йөреп суса-
ган кешедəй, йотлыга-йотлыга эчте аның
суын. Битен, кулын чылатты, тагын эчте,
тагын... Тик аяклары авыл ягына атлар-
га ашыкмады. Күңел түренə ниндидер
курку кереп оялады. Кемнəн, нидəн, ни
өчен – монысы аңлаешсыз иде. Əллə
соң кире генə борылсынмы? Кем көтə
аны? Кемгə кирəк ул? Бүтəннəр өчен
кем ул?...
Кояш офык артына тəгəрəп, бар
тирəлек караңгылык куенына сыенгач
кына, Закир, вилсəпитен аркасына асып,
бакча артлары буйлап кына Үз йортына
таба юл алды. Йөрəге дуамалланып
тибə, аяклары хуҗасын тыңламый иде.
Тыкрык яныннан борылып, Үз йортының
капкасы янына килеп җиткəч, тəмам
хəле китте. Өйдə ут алынган, ишегал-
дыннан үзəклəрне өзəрдəй, җанга якын
ис килə. Яңа сауган сөт исе, печəн исе,
авыл исе...
Закир, капка биген иплəп кенə ачып,
эчкə үтте. Үз өеңə карак шикелле кер,
имеш. Ул, батыраеп, тагын бер-ике
адым атлады. Баскыч буенда ут янмаса
да, ишегалдындагы каралты-кураның
төзеклеге; яңа мунча, гараж кебек
корылмаларның бик оста кул белəн
эшлəнгəне күренə иде. Йөрəк түрен ни-
дер сызып үтте... Закир карт аркасына
аскан вилсəпитен җиргə төшерде, бе-
ренче тапкыр күргəндəй, бик игътибар
белəн шуңа текəлде. Һəм шул мизгелдə
корт чаккандай сискəнеп китте: аның
улы, аның сабые... инде ир уртасы кеше
лəбаса! Баксаң, инде үзе бала атасы-
дыр. Менə, ара шулкадəр якын. Ике
атлап бер генə сикерəсе. Кер дə күр
үзлəрен. Бер генə, бары тик бер генə.
Ике арага Сак-Сок кыялары үсмəгəн
лəбаса....
Карт, учлары белəн йөзен каплап,
тəрəзə буена сыгылып төште. Аннан,
егетлəр җитезлеге белəн сикереп тор-
ды да, дөньядагы иң кадерле, иң изге
бер нəрсəне кочагына алгандай, ике
тəгəрмəчле вилсəпитен куенына кысып,
баскыч буена юнəлде. Аны саклык белəн
генə йорт ишеге янына сөяп куйды һəм
ниндидер əйтеп бетергесез җиңел су-
лыш алып, урамга атлады...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.. Кем ул? Хикәя (2)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.. Кем ул? Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: