Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 Май , 23:30

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (8)

Көпә-көндез палата тәрәзәсендә кинәт кояш сүнде. Ләкин дөнья элеккечә яктырмады, тирә-як кояш тотылган көнне хәтерләтә иде.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (8)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (8)

8.

Студент тормышына ияләшә алмый азапланды ул. Нурлы Аланны сагынды. Күңеленә үз, якын булган авылдашларын, су буйларын, тугайларны, басу һәм урманнарны юксынды. Нурлы Алан чишмәләренең челтерәве, арандагы тайлар кешнәве төшләренә кереп йөдәтә иде. Зәйнәпне дә шул чишмәләр, шул табигать кочагында итеп күз алдына китерә ул. Хыялында йөрткән, аны берөзлексез үзенә тартып торган Зәйнәп әле хәзер дә Нурлы Аланның су буенда яисә урман аланнарында йөридер, аның тизрәк кайтуын көтәдер сыман тоела иде. Нурлы Алан урманындагы беренче умырзаяларны сагынды...

Көннәрдән бер көнне институт каршында һич уйламаганда ул Фаягөл белән очрашты. Бит алмаларына хәтле көлеп торган, һәр сүзе, килеш-килбәтеннән үк ягымлылык бөркелеп торган авылдашы Фаягөл иде бу.

– Бәй, Рәхимҗан, син түгелме?... Ашыгып баруым иде, күрми кала язганмын, – дип гаҗәпләнгән булды кыз. Ә үзе инде ничә көннәр аны очрату уе белән йөри иде.

– Фаягөл... Син дә мондамыни, Фаягөл?

– Әйе, «Спартак»ка урнаштым. Кичләрен хәзерлек курсына йөрим. Бер балл аркасында калдым...

– Була торган хәл, – диде егет. – Ләкин аңламадым, "Спартак", дидең, ул ни дигән сүз. Футбол уйнамый идең кебек?
Фаягөл рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Аяк киемнәре тегә торган фабрика ул "Спартак". И-и-и, Рәхимҗан, шуны да белмисеңме?

Каян белсен ди ул аны, беренче ишетүе иде. Сүзне икенчегә борып, сорап куйды:

– Авылны сагынмыйсыңмы?

– Сагынудан ни файда. Яшьтәшләрең таралып беткәч... Авылда һич кем калмады бит.

Бу очрашуга алар икесе дә шат иде, әлбәттә. Авыл хәлләрен, классташларын искә төшереп сөйләштеләр. Фаягөл әле бу ялда гына авылга кайтып килгән икән, яңалыклар турында күбрәк ул сөйләде. Шулай гәпләшеп барган җирдән, кинәт нәрсәдер искә төшереп, җитдиләнеп калды ул. Сак кына сынаулы карашын Рәхимҗанга төбәде:

– Ишеткәнсеңдер ич... – диде ул, туктала төшеп, – анда исерек Гыймай синең бабаңны таптаткан.

– Нәрсә?! – дип кычкырып җибәрде Рәхимҗан үз-үзен белешмичә. Бу хәбәрдән аның ике чигәсенә берьюлы ике яшен ташы китереп суккандай булды. – Кемне, минем бабайнымы?...

– Бәй, беләсең дип уйлаган идем, әйтмәгән дә булыр идем... Ул тикле борчылма, ул исән бит, район больницасына илткәннәр. – Акланырга теләгәндәй кабаланып, үз-үзен битәрләде Фаягөл. Авыр хәбәрне шулай капылт кына әйтеп ташлыйлармы инде, их мин – юләр, дип тирги сыман иде ул үзен.

Рәхимҗан кискен бер нәтиҗәгә килеп, Фаягөл белән саубуллашырга ашыкты. Хәтта кызның: «Рәхимҗан, туктале...» – дип әйтергә теләгән сүзен дә тыңлап бетермәде.

Тулай торакка кайтып өстен-башын алыштыргач та тизрәк чыгып китәргә җыенды. Түр почмактагы өстәлдә сызым сызып утырган бүлмәдәшенең үз эше эш иде, аңарга игътибар да итмәде. Әмма караватта кырын яткан сакалбай сүзсез каламы соң! Егетнең болай ашыгуы сәер тоелды аңарга.

– Син кая, молодой, болай ашыгасың, сүгәнең янынамы? – диде ул мыскыл итәргә азапланып.

– Өйгә, – диде Рәхимҗан коры гына.

– Инде өй дә юнәттеңме, димәк, урамда йөрүдән туйдың... Менә ичмасам бу аңлашыла миңа!..

– Бабай авырып киткән, үлем хәлендә...

– Булса... Карт кеше үлми нишләсен тагы...

– Машина бәрдергән, больницада.

– Димәк, капут, бабай капут!... Машина бәргәч исән калу юк! Ничу кайтып йөрергә.

– Син нәрсә? – Рәхимҗанның йөзенә кан йөгерде, караватта акыл сатып яткан сакалбайга ачулы күзләрен текәде ул. – Син нәрсә телеңә салынып ятасың!

– Мин шул көе, элеккечә. Ә син шашкансың! Кем инде бабай күмеп йөри. Син хәзер студент, ташла шул мужиклыгыңны.

Рәхимҗан, ни әйтергә белми, бер мәл аптырап карап торды аңарга. "Кешеме соң бу, әллә кеше кыяфәте алган бер шайтанмы?! Авызы ни әйткәнне колагы ишетми".

– Йөрмә кеше көлдереп, авылны онытырга вакыт. Йөрмә иске бишмәт сыман! – дип акыл сатты сакалбай аның саен һәм караватыннан сикереп үк торды.

Рәхимҗанның түземе беткән иде, ул, чыгырдан чыгып, юлына аркылы баскан сакалбайга ачу белән селтәнде. «Синең урының шунда» дигән сыман, аны караватына кире этеп җибәрде. Теге сиртмәле караватка барып төште. Ни дияргә белми, авызын ачып калды. Ә Рәхимҗан ишеккә юнәлде...

...Больницага аны икенче көнне генә керттеләр. Авылдан әтисе дә килгән иде. Өч ир-ат, бер урынлы җыйнак палатада калып, байтак кына үзара карашып, хәл белешеп утырдылар. Картның хәле чынлап та авыр иде. Күпме генә яшерергә тырышмасын, улы белән оныгы аның хәлен күреп, тоеп утырдылар. Картның хәлсез иреннәре чак ачыла, күзләреннән нур качкан. Шуңа ата белән бала, сүз берләшеп кергәндәй, артык борчымадылар картны. Әледән-әле ул үзе генә эндәшеп куя иде.

– Кайттыңмы, улым? – диде Рәхимҗанны әле яңа гына таный төшеп.

– Кайттым, бабакай, – дип җавап кайтарды егет, күңелендәге авыр тойгыларын бабасына сиздермәскә тырышып.

– Әйбәт иткәнсең, улым... Бөтенләйгә кайткансыңдыр?... – диде дә, җавап биргәнне дә көтмәстән, иркен сулыш алды. Андый нәтиҗә ясарга, югыйсә, һичнинди нигез юк иде кебек. Күрәмсең, күңелендә йөрткән шундый теләге булган, дип уйлады Рәхимҗан. Ул, бабасының күз карашын тотып, «әйе» дигәнне аңлатып ым какты. Күңелендә йөрсә дә, бөтенләйгә кайту турындагы уйның әле башына килеп тә караганы юк иде бит әлегә. Әтисе дә, ул да дәшмәделәр. Карт күзләрен йомып хәл ала иде бугай, бераздан яңадан телгә килде:

– Судлашып йөрмәгез, улым! Гыймай белән дим... Балалары җәл...

– Борчылма, әти! Ул турыда уйлама, анысы качмас, – дип җавап кайтарды Рәхимҗанның әтисе. Егеткә исә аның җавабы ошамады – ачык итеп, бабасының күңеле булырлык итеп килешергә дә мөмкин иде ич.

Палатада тагы авыр тынлык урнашты. Кайдадыр, бүлмәнең бер почмагында, ялгыз чебен безелдәгән аваз гына ишетелеп торды. Җанны газаплый торган тынлык иде бу. Тетрәндергеч тынлык! Күкне томалап алган болытлар арасыннан сирпелеп киткән нурлар сыман, картның күзләре янә ачылып алды. Рәхимҗан барын күреп, аңлап утырды, авырая барган керфекләрен күтәрү торган саен кыенрак, газаплырак иде бабасына. Кургашыңдай авыр иде инде аның керфекләре.

– Әбиегез янына, зиратның түбән башына күмәрсез, – диде ул. Аннары өстәп куйды: – Су буеннан чишмә тавышлары, атларымның су эчкәндә пошкырган авазлары да ишетелеп торыр...

«Юк, Бабакай, әле үлмисең, әле синең яшисең бар – Нурлы Аланга син шундый кирәкле бит әле, Бабакай», – дип кычкырасы килде Рәхимҗанның. Бөтен дөньяга оран салырга әзер иде ул. Тик аның сүзләреннән бабасына җиңел булса икән...

Палатаның кайсыдыр ерак бер почмагында һаман теге чебен безелдәде. Ялгыз чебен. Пәрәвез җепләренә эләгеп буталган, чарасыз калып язмышы хәл ителгән чебен идеме ул? Җанны өшеткеч бер үк аваз чыгарып, һаман безелдәде дә безелдәде бичара. Башка бернинди аваз ишетелмәде, әйтерсең лә бу мизгелдә бөтен дөнья сулыш алырга да куркып тынып калган иде... Ә чебен тагы бер тапкыр, ычкынырга теләгәндәй, нык кына безелдәп алды да тынды. Башка безелдәмәде.

Әтисенең муен уртасында зур бер төер калкып чыкканын һәм шул төернең торган саен зуррак тизлек белән бер аска төшеп, бер өскә күтәрелеп сикергәли башлавын, тыпырчынуын аермачык күреп утырды Рәхимҗан.

Көпә-көндез палата тәрәзәсендә кинәт кояш сүнде. Алар утырган җыйнак палатаны караңгылык урап алды. Шул караңгылыкны таратырга, дөньяны яңадан яктыртырга теләгәндәй, ата белән улның күзләре берьюлы ике пар нәни кояш булып кабынды шикелле... Чыклы нурлар аркылыга да, буйга да йөгерә-йөгерә айкап гизделәр караңгы бүлмәне. Бер стенадан икенче стенага, идәннән түшәмгә, түшәмнән идәнгә күчеп яктыртты алар. Гөлт-гөлт балкып алды, аннан тагы идәнгә тамды яктылык, борыннарын, иякләрен яндырып узды аларның. Ләкин дөнья элеккечә яктырмады, тирә-як кояш тотылган көнне хәтерләтә иде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: wallpaper.mob.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: