Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 Май , 12:22

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Кем ул? Хикәя (1)

Үзеннəн күпкə яшь кибетче кыз Рəхилə белəн ара-тирə шаярып сөйлəшүлəре əллə кая барып җитəр дип кем уйлаган...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Кем ул? Хикәя (1)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Кем ул? Хикәя (1)

Кая бара ул? Кем көтеп тора аны?
Нишлəптер картны мондый сораулар би-
мазаламады. Ул, үз гомерендə беренче
тапкыр күргəндəй, əледəн-əле автобус
эченə һəм утыргычларга чүмəшкəн би-
тараф чырайлы кешелəргə күз төшерде.
Беркемнең беркемдə эше юк. Беркем
дə картның сəер сөенеч белəн балкы-
ган йөзенə текəлеп, аның хəл-əхвəлен
сорашырга ашыкмый. Битараф дөнья,
диген. Ə бит аның менə бу тынчу, кысан,
иске автобуска элəгүе дə, əнə, арткы
почмакка көч-хəл белəн кертеп урнаш-
тырган өр-яңа вилсəпиткə ия булуы да
бəхет кошы тоту белəн бер. Моның өчен
Закир картка ничəмə-ничə айлар буе
шактый тир түгəргə туры килде. Атна-
лар буе тəгам ризык капмаса капмады,
тапкан берен тиенлəп җыйды. О-о, ул
актарган чүп савытлары! Сырадан, ара-
кыдан бушаган шешəлəр! Кичке якта ты-
нып калган базар аны əле тегендə, əле
монда аунап яткан кəгазь каплар белəн
сөендерде. Һəр табыш – акча, акча,
акча... Кесəдəге тиеннəр арткан саен,
күңелендəге нияте дə көннəн-көн ныгый
барды. Юынуның һəм кырынуның ни
икəнен күптəн оныткан йөзендə, торып-
торып сəер, хəтта илаһи бер елмаю бар-
лыкка килə иде аның.
Ниһаять, телəге тормышка ашты. Ул,
кесəсендəге тиеннəрне учлап-учлап
кечкенə тəрəзə алдына ташлады. Озын
тырнаклы, тутырган тавыктай тулы
гəүдəле билет сатучы хатын, аның һəр
хəрəкəтенə, аркасына аскан йөгенə
җирəнүле караш ташлап, шундый ук
җирəнүле кыланмышлар белəн, чыраен
сытып, алдындагы тиеннəрне санарга
тотынды.
– Кая? – Сүзлəре теш арасыннан сы-
гылып чыкты.
Картның кинəт тез буыннары йомша-
рып китте. Ул туган авылының исемен
оныткан иде. Əйе, əйе, кеше ышан-
маслык хəл. Соңгы араларда уеннан
чыкмаган, үзалдына шыңшып йөргəн
җырыннан төшмəгəн кадерле исем
хəтердəн чыгып очкан!
– Синең кебек бомжларны барысын
җыеп бер генə җиргə озатасы... – Кассир
хатын, түземсезлəнеп, өстəлдə барма-
кларын биетеп алды.
Бомж диме? Əйе шул, дөрес əйтə. Ə
юк, дөрес түгел. Бар аның торыр җире,
бар. Менə бит, ул шунда кайта, шунда
ашыга. Мизгел эчендə картның күз ал-
дыннан əрəмəлəр буенда назланып
аккан Ык елгасы, авылның тигезле-
тигезсез урамнары, юл читендəге серле
таш тау йөгереп үтте. Тау?
– Ташлытауга! – Картның тавышы
бөердəн чыкты.
Уч төбеннəн дə кечкенə билет кисəген
бик кадерлəп куен кесəсенə салган-
нан соң, Закир карт вокзал алдындагы
мəйданчыкка юнəлде. Тəмəке тартып,
сыра эчеп торган яшь-җилкенчəк, ул
якынлашуга, борын җыерып, читкəрəк
күчеп басты.
Бомж дилəр, хе. Туган нигезе, үз кул-
лары белəн җиткергəн йорты булган
кешене бомж дилəр. Белəсегез килсə,
аның йорты авылда бер... иде. Картның
күз алдында курчак өе кебек бизəлгəн
гүрнəчəдəй йорт калыкты. Гаҗəп, аннан
чыгып киткəненə ничə дистə ел үтсə дə,
тəрəзə кашагасындагы, кəрниздəге һəр
бизəкнең һəр бормасы аермачык бу-
лып күзаллана. Бигрəклəр дə бар күңел
җылысын биреп, яратып эшлəгəн иде
шул аларны. Бер бизəген Тəнзилəсенең
кыйгач кашына охшатып төшерсə, икен-
чесен аның чəч бөдрəсенə тиңлəр иде...
Əллə каргап калдымы аны йорты? Шу-
лайдыр. Шулай булмаса, Сак-Сок язмы-
шы төшмəс иде Закир өлешенə. Менə,
инде ничəмə-ничə ел – үз бусагасы
төбенə кайтып егыла алмый йөри. Акча-
сы да, ара ераклыгы да төп сəбəп түгел
икəнне үзе үк ачык аңлый. Чакрым арты
чакрымны үрмəлəп үтсə дə, бер кайтып
җитəр иде анысы. Илдə чыпчык үлми,
дилəр. Ул да исəн əле менə. Тик кайта
алмый. Нəрсə тота, нəрсə җибəрми –
шуны аңласаң икəн ул...
* * *
– Əткəй, син миңа вилсəпит ал əле.
Түлке ике тəгəрмəчлене, җəме?
– Əзрəк үс инде, улым, алырбыз.
– Əткəй, аның руле янында теге ни,
пиплəткеч тə булыр əле, җəме?
– Булыр, улым, булыр...
Малай, чəче кырып алынган йом-
ры башын əтисенең тезлəренə терəп,
бəхетле елмая. Дөнья түгəрəк, дөнья
матур. Əнə, мич алдына утырып, əнисе
тəбикмəк пешерə. Тəрəзə пыяласында
ялкын теллəре биешə.
– Сиңа əйтəм, Закир дим, əллə соң
кубарылмыйсыңмы? Ничек тə җиткерер
идек əле.
– Син нəрсə инде, Тəнзилə?! Бөтен
авылның “завод төзелеше, шəһəр
төзелеше” дип шаулаганын ишетеп
торасың лабаса. Җитезлəре җыенып ки-
теп тə барды.
– Китсə, аларга ни – алар яшьлəр, бер
башларына кайда да урын табылыр.
Синең бит болын кебек өең, алма кебек
малаең бар.
– Соң, шул өй суырды бит инде
бөтен маяны. Барып кайтыйм төзелеш
дигəннəренə, кем белə, мужыт акча
эшлəп булыр. Адəм рəтлерəк яшисе
килə бит, əнисе.
– Яшь-җилкенчəк түгелсең, үзең
белəсеңдер. Хəерлегə булсын.
Малай аларның сөйлəшүеннəн
əтисенең каядыр китəргə җыенганын
аңлый. Аңа рəхəт. Димəк, əтисе акча
эшлəп, аңа вилсəпит тə алачак. Ике
тəгəрмəчлене, ялтырап торганын, урам-
нан узганда, “пи-и-ип” дип сузып кыч-
кырта торганын. Əнисе генə нигəдер
сөенми. Күзлəренə мич йөзеннəн ялкын
күлəгəсе төшкəн...
* * *
Баштарак барысы да əйбəт иде.
Төзелештə эш авыр булса да, акчасы
зарланырлык түгел. Аннан яшьлəр дə
күп, ə алар булган җирдə уен-көлке,
җыр-бию... Зарлануны үзеннəн-үзе
оныттыралар.

Тəүге айларда, ял элəксə,
авылга ашкынды Закир. Яраткан хаты-
нын, улын, Салкын чишмəнең тешне ка-
маштырырлык суын сагынып кайта иде.
Улының башыннан сыйпар иде дə:
– Эшлəр болай барса, тормышлар
да рəтлəнер, əниең дə колхозга бил
бөгүдəн туктар. Менə тагын берəр ел
эшлəсəм... – дип, əллə аларны, əллə
үзен юатыр иде.
Без дигəнчə барса икəн дөнья! Үзен
ирмен дип йөргəннəр дə еш кына тор-
мыш дəрьясындагы йомычка булып
чыга шул. Үзеннəн күпкə яшь кибетче
кыз Рəхилə белəн ара-тирə шаярып
сөйлəшүлəре əллə кая барып җитəр дип
кем уйлаган.
Ул көнне бригадалары белəн тулай то-
ракка – Рəхилəнең унсигез яшен бəйрəм
итəргə җыелдылар. Ни хикмəттер, кыз,
үз яшьтəшлəреннəн битəр, гел Закир
тирəсендə кайнашты.
– Ну, Закир абый, мулла булып
утырма инде. Неужели минем белəн
чəкештереп, бер рюмка җибəрергə дə
куркасың? – Рəхилə, утлы күмердəй
күзлəрен өстəлнең бер читендə оялы-
брак утырган Закирга төбəп, назла-
нып елмайды. Чибəр иде, чəчкə аткан
гөл иде кыз.

(Дәвамы бар.)

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Кем ул? Хикәя (1)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Кем ул? Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: