Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 Май , 22:25

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (7)

Кулындагы ялгыз ак розаны ни эшләтергә белми, бармаклары белән бөтерә-бөтерә, Рәхимҗан урыныннан кузгала алмый торды. Чәчәкне нишләтергә, тулай тораккача күтәреп кайтып булмый бит инде, көләчәкләр. Чүп савытына салыр иде, кызганыч.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (7)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (7)

7.

 

Як-якта зәңгәр таң булып неон утлар кабынды. Алар атлыйсы юлга алтын-сары юкә яфраклары коелды. Табигать алтын-сары бишектә тибрәнә иде. Зәйнәп, гадәтенчә, урамнар, истәлекле йортлар белән таныштырып барды, шундый зур һәм борынгы шәһәрдә яшәүнең рәхәтлекләренә сокланып сөйләде. Рәхимҗан әле һаман үзен борчыган сорауга җавап таба алмый интегә иде: нигә якын кешеңә бүләккә өч чәчәк ярарга тиеш тә, ә дүрт чәчәк ярамаска тиеш? Кем уйлап чыгарган моны, чәчәкләр нигә дип так санда гына булырга тиешләр? Табигать бит һәр очракта пропорцияне, парлы булганны ярата... Кеше дә үзенә тиң пары булганда гына бәхетле, һәммә тереклек тә... Ә нигә чәчәкләргә ярамый парлы булу? Күпме генә баш ватмасын, күңелен юатырлык җавап барыбер табылмады. Ә Зәйнәпнең үзеннән сорарга уңайсызланды... Шәһәр кешеләре эшлексезлектән уйлап чыгарган бер нәрсәдер әле, дип нәтиҗә ясаудан башка чарасы юк иде аның. Авыл кешесенең чәчәкне санап җыйганын кемнең күргәне бар? Болын чәчәкләренең иң матурларын бер бәйләм итеп туплыйлар да җан теләгән кешеңә бүләк итәләр. Урман һәм болын чәчәкләрен берәүнең дә, тукта, ничәү икән монда, дип санап маташканын күргәне булмады. Авылга кайтып бу хакта сөйләсәң, кычкырып көләчәкләр.

Шулай да матур иде, серле иде көзге бу кич. Шуңадыр, алар вакытның ничек узганын да сизмәделәр, гадәттәгедән дә озаграк йөрделәр. Зәйнәпнең апалары янына җиткәч тә әле берничә кат йорт тирәсен әйләнеп чыктылар. Урамнар буйлап шулай икәүдән-икәү генә җитәкләшеп йөрү Зәйнәпкә дә ошый иде бугай. Ишек төбенә җиткәч тә ашыкмады алар, озак кына бер-беренә карашып тордылар. Бер сәбәпсезгә дә шаярасы килеп торды Зәйнәпнең, ул берөзлексез чаяланып көлде, күзләрен зур ачып егеткә карап торды, алсу иреннәрен бүлтәйтеп елмайды, иреннәрен тешли-тешли елмайды. Аның бит алмалары алсуланганнан-алсулана барды, көлгән чакта ирен читләре тартышып-тартышып алды. Рәхимҗан бәхетле иде шул мизгелдә, ишеккә сөялеп торган Зәйнәпнең күзләрендә чагылып уйнаган ай нурларына карап сокланды.

– Зәйнәп... – диде ул, кайнар сулышын тыярга тырышып.

Кыз, үзе дә белешмичә, аңарга тартылып куйды, шомырт кара күзләр дугайланып килгән озын керфекләр артында качыш уйнап алды.

– Әйе, Рәхимҗан... Без монда икәү генә...

Мондый ягымлы тавыш бары тик Зәйнәптә генә.

Егет берни дәшә алмый торды, ни дияргә дә белмәде. Кызның толым булып сузылган чәчләреннән, бит очларыннан сыйпап аласы килде, ләкин кыймады, аны үпкәләтүдән курыкты – тыелып калды. Инде ничәнче кат күзе Зәйнәпнең яңа бөредән чыккан яфрак сыман чагылып-чагылып алган иреннәренә төште. Бөтен җаны-тәне белән кызга табан омтылды егет. Әмма, бүлмәдәш егетләр коткысына бирелү булып чыкмасын тагы дип, бөтен ашкынуларын тыярлык сабырлык тапты үзендә.

– Әү, Рәхимҗан... – дип кабатлады кыз, башын ия төшеп. Ирексездэн кулларын егеткә таба сузды. Алар кайнар иде, шундук өтеп алдылар.

– Синнән бер нәрсә сорыйсым килә иде...

– Йә, сора, без монда икәү генә – син дә мин генә. – Зәйнәп үз сүзләре белән, аны гына түгел, үзен дә иркәләгән сыман, күзләрен ярым йома төшеп пышылдый иде. – Без икәү генә, Рәхимҗан, син дә мин генә.

– Тик бер шарт белән, дөресен җавап бир, ярыймы, Зәйнәп.

– Йә, Рәхимҗан, – дип, сузып, ягымлы пышылдавында булды кыз, – ул нинди сорау тагы, йә, әйт... әйт инде...

– Дөресен генә әйтерсең... әйтергә ярамаса, бөтенләй эндәшмәссең, ярыймы, Зәйнәп...

– Мин ялганлый белмим, Рәхимҗан. Соравыңны әйт.

– Урманга умырзаяга менгән көнне хәтерлисеңме?

– Шуннан... – Кыз егеттән мондый сорау көтмәгән иде, шуңа аның тавышы кинәт кырыслана төште, үзгәреп китте.

– Син дүрт умырзая тапкан идең... Дүртебезгә дүрт чәчәк өзеп, без иң зур теләкләребезне юрарга сүз куешкан идек, хәтерлисеңме?

– Хәтерләмәскә... Яхшы хәтерлим.

– Сер булмаса, әйт әле, Зәйнәп, язның беренче умырзаясын өзгәндә, син нинди теләк теләгән идең?

– Сер дип, нәрсәсе сер булсын инде аның хәзер, иң зур теләгем чынга ашты – укырга кердем. – Ул канәгатьлек белән елмая төште әлеге сүзләрен әйткәндә. Күпме генә якты булмасын, сизелер-сизелмәс кенә салкынлык та бар иде кебек ул елмаюда.

Шунда югары катларның берсеннән Зәйнәпне чакырган тавыш ишетелде.

– Хуш... – диде кыз һәм, егеткә артык берни әйтмичә, капылт кына борылды да баскычтан менеп йөгерде.

Кулындагы ялгыз ак розаны ни эшләтергә белми, бармаклары белән бөтерә-бөтерә, Рәхимҗан урыныннан кузгала алмый торды. Зәйнәп кире борылыр, йә булмаса этажлар арасындагы ачык тәрәзәләрнең берәрсеннән башын тыгып нидер әйтер, кул болгар дип көтте ул. Кызның аяк тавышлары тынып шактый гомер узгачтын да ул нидер көтеп, Зәйнәп кереп югалган өйгә текәлеп карап торды. Һәм ниһаять, өметен тәмам өзеп, салмак адымнар белән трамвай тукталышына табан юнәлде. Үзе бара, әкүңелдә төрле-төрле уйлар. Үзеннән канәгатьсезлек идеме бу, Зәйнәптәнме, белмәссең. Байтакка сузылды бу халәт. Шактый ара киткәчтен генә кулындагы чәчәккә күзе төште. Аны нишләтергә, тулай тораккача күтәреп кайтып булмый бит инде, көләчәкләр. Чүп савытына салыр иде, кызганыч. Ә үзе һаман атлый, алга таба бара. Ниһаять, арткы ишектән генә трамвайга да кереп утырды. Каршысына кондуктор килеп басты.

– Билет...

– Ә-ә, әйе, билет... Хәзер, хәзер...

Рәхимҗан кесәләрен күпме генә кармалап та билетка акча таба алмады аннан. Булган акчасын чәчәккә түләп бетергән ләбаса. Колагы ут булып кызышты, җир ярылса шунда кереп качар иде, оялудан ни эшләргә белмәде.

– Билет, – дип кабатлады кондуктор.

Ни дияргә белми торды һәм көтмәгәндә кулындагы чәчәккә күзе төшеп, ак розаны кондукторга сузды ул. – Бу чәчәк сезгә, – диде.

Кырыс холыклы кондуктор хатын күтәрелеп бәрелер, дигән иде. Ә ул, киресенчә, үзенә булган игътибардан ни дияргә белми уңайсызланып куйды, битләренә алсу төс йөгерде аның. Чәчәкне алды һәм бәхетле елмаеп, егеткә рәхмәтләр укып, ары китеп барды.

 

(Дәвамы бар)

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: