Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 Май , 09:25

Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (2)

Аның кендек əбисе булганы да, өшкереп-төкереп йөргəнен дə онытылып бетеп барганда, моннан ничəдер ел элек авылда бер хəл булды...

Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (2)
Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Җəмилəне килеп алдылар.
– Минем чəйне эчереп, төреп яткы-
рып куегыз. Хəзер ул йоклар, борчы-
маска кирəк, балаларны алып килегез,
– диде əби.
Кызларны да берəмлəп, сыйпап, сы-
лап, каен себеркесенең җилен тиге-
зеп, мəтрүшкə исен иснəтеп кайтаргач,
үзе дə юынып чыкты. Карчыкны ишек
төбендə саклап торган Гөлшат аны
җитəклəп өйгə алып керде.
Өйгə инде шатлыклы хəбəрне ишетеп,
күрше-тирə хатын-кызы җыелган, аш-су
белəн өстəл тулган. Пыш-пыш кына гəп
саталар. Нурсылу əбине мактыйлар.
Əби килеп кергəч, əйдəлəп, аны түргə
утырттылар, берсеннəн-берсе узды-
рып, үз сыйларын кендек əбисе алдына
тезделəр.
– Менə коймагыннан җитеш, агинəй,
син яратканча əчкелтем итеп корт яса-
дым, авыз итче, менə яңа җилəк кагы
кап, агинəй, – диештелəр.
– Рəхмəт, балалар, рəхмəт, – диде
Нурсылу əби, ризыкка сабыр гына
үрелеп.
Ашап-эчкəч, Нуршат йөзьяшəр əбине
өенə озата китте. Нурсылу əби хəзер
колхоз йортында тора. Өе ике бүлмəле,
зур, якты, ишегалды да иркен. Тавык
асрарлык кына каралты-курасы да бар.
Күптəн инде сыер тотмый. Күршелəренə
рəхмəт, сөт-катыкка интектермилəр.
Əбинең авылда беркеме дə юк шикел-
ле. Үзенең туганнары булгандырмы,
юктырмы, беркем хəтерлəми. Имеш,
аның сөйгəнен үтергəннəр, егетнең
картайган əнисен тəрбиялəп озаткан-
нан бирле, ул берүзе яшəгəн. Колхозда
эшлəгəн, ярдəм кирəккəнгə шифалы ку-
лын сузган. Үз көнен үзе күреп яшəгəн
дə яшəгəн.
Аның кендек əбисе булганы да,
өшкереп-төкереп йөргəнен дə оныты-
лып бетеп барганда, моннан ничəдер ел
элек авылда бер хəл булды. Печəн өсте,
бөтен кеше җан-фəрман янып-көеп ту-
гайда печəн əзерлəп ята, күршелəре
Гөлшатның бердəнбер кызы, җиде
яшьлек Нуршат елгада коенганда суга
бата. Печəн чабучы ир-ат җыелып, кыз-
ны судан чыгарганда, тыны да сизелми.
Алай итəлəр, болай итəлəр, ясалма су-
лыш алдыралар, суын костыралар, юк
кына бит. Бердəнбер кызын югалтам
дип куркып, Гөлшат һуштан язып егыла.
Тавыш, чыр-чу, чабышу китə. Шулвакыт
Нурсылу əби килеп чыга. Килеп, бала
өстенə иелə, өшкерə-төкерə, сылый-
сыпыра, һəм җыелган халык шакката
– балага җан керə. Əнисе белəн ике-
сен арбага салып, авылга алып кайта-
лар. Кайткач, əби тегеңə əллə нинди
үлəннəр эчереп йөри, шул көннəн алып,
кыз əбидəн бер адым да калмый баш-
лый. Буш вакыты булган саен шунда
юнəлə. Иптəшлəре белəн уйнауда да
уе юк, сəлберəп беткəн шул əби белəн
сөйлəшүдəн ни кызык табадыр. Əби
үзе дə янында бер җан иясе булган-
га сөенə бугай, аның өчен җан атып
тора. Нуршатның əти-əнисе дə каршы
төшми, укуы əйбəт, өйдə дə ярдəмлəшə.
Əбисеннəн өйрəнеп, оекбаш, биялəйлəр
бəйли, чигү чигə кыз. Бар якка да булды-
ра, шуңа эндəшмилəр.
Менə əле дə Нуршат əбидəн нəрсəдер
сораша, үзе дулкынланган, көчкə
сөйрəлеп барган əбинең əле бер ягы-
на, əле икенче ягына чыга. Карчыкның
гына хəле юк. Тизрəк кайтасы, йомшак
түшəккə ятасы, төшен дəвам итəсе килə.
Ə төшендə Миңлегəрəйне күрде ул.
Искиткеч матур җəй таңы. Кояшның бе-
ренче нурлары офыктан сузылып, ел-
гада су коена. Көмеш нурлар елгадан
кайтарылып, күзне чагылдыра. Ап-ак
күлмəк кигəн, чигүле алъяпкычының
бавы билен өздерердəй итеп кысып
буган, ак яулыгын чөеп бəйлəгəн,
көянтə-чилəк аскан Нурсылу чишмəгə
суга килгəн. Авылның иң тəмле сулы
чишмəсе елгадан ерак та түгел яр буен-
нан гына чыга, тик авылның читендəрəк.
Монда иң уңган киленнəр генə таң суын
алырга килəлəр. Ə Нурсылу һəрвакыт
шушында гына килə, шушында ул
үзенең сөйгəне белəн очрашты. Менə
бүген дə, бəлки, аны очратырмын дип,
вəгъдə кулъяулыгын да алып чык-
ты. Əнə еракта ат җитəклəгəн ир-егет
күренде. Ул! Нурсылуның күзе очкын-
ланды, йөрəге дөп-дөп тибə башлады,
йөзенə алсулык йөгерде.
– Исəнме, бəгърем?
– Саумы, Миңлегəрəй!
– Мин сине бүген авылдан алып ка-
чам. Кич караңгы төшүгə авыл читенə
чык, яме.
– Ярар, җаным, чыгармын. Менə сиңа
вəгъдə бүлəгем.
– Рəхмəт, җаным. Мин көтəрмен, кил.
Мин сине алып китəм.
– Мин сине алып китəм... – дип кабат-
лады, төшен искə төшереп, Нурсылу
карчык.
– Нəрсə дисең, агинəй?
– Юк, юк, балам, болай гына
сөйлəнəм. Ярар. Бар кайт, балам, мин
бераз ял итеп алам.
Нуршат, ашыгычлык белəн җыелмаган
да урынны җайлап, əбине яткырды да
үзе тагын Нуриялəргə йөгерде. Нурия
белəн алар бер сыйныфта укыдылар.
Быел мəктəпне тəмамладылар. Нуршат
əнисе кебек укытучы булырга хыялла-
на, ə Нурия – табиб. Ул Нуршатны да
үзе белəн барырга юмалый, тик тегесе
риза түгел. Юк, табиб булырга түгел, ул
табиб булырга риза, тик...
Тик аның бер хыялы бар, шигырьлəр
яза ул. Шуңа күрə филфакка бары-
сы килə. Укытучы булырга телəгəннəн
түгел. Алар еш кына Нурия белəн
икəүлəп хыял коралар. Менə хəзер
Нурия нишлəр, əнисенең дə хəле
шəптəн түгел, өстəвенə, бəбилəре дə
икəү. Укырга быел ук бара алмастыр,
мөгаен.
– Нурия, берəр нəрсə эшлəшимме?
Син төне буе йокламаган, бар ял ит, мин
бəбилəрне карыйм. Исемнəрен кем дип
кушасыз?
– Əниемə: берсен Нуршат, икенче-
сен Гөлшат кушыйк, диям əле. Ул да
синең əниең белəн дус бит. Өстəвенə,
агинəйнең дə исеме керə, əйеме?
– Вəт шəп була, элек бит агинəй кендек
əбисе булган балаларга гел йə “нур”, йə
“сылу” сүзеннəн ясалган исемнəр куш-
каннар. Шуңа күрə авыл тулы Миңсылу,
Миңнур, Нурислам, Нурлыгаян булган.
Авылны да халык телендə Нурлан авы-
лы дип йөрткəннəр.
Əрле-бирле эш караштыргач, Нуршат
яңадан əбисе янына йөгерде. Сөенче
алырга. Əби торып, юынып йөри иде.
– Ə, килдеңме, балам, бик əйбəт бул-
ган. Əйдə əле, икəүлəп чишмəгə барып
килик. Чирəмнəн генə. Нигəдер, бүген
көем китеп тора, чишмə суын эчеп кай-
тыйк.
– Агинəй, син йөрмə, ятып тор, мин
үзем алып кайтып бирəм.
– Юк, балам, үземə барырга кирəк.
– Агинəй, ə син белəсеңме,
бəбəйлəргə нинди исем кушканнар,
– берсен Гөлшат, берсен Нуршат
дигəннəр, əйбəт, əйеме? Нурсылу белəн
Таңсылу кушсалар да ярар иде, əйеме?
– Ярар, балам, исəн-сау, бəхетле-
тəүфыйклы булсыннар. Нурсылулар бо-
лай да күп бит авылда.
– Мин, кызым туса, Нурсылу кушам.
Ə синең сөйгəнеңнең исеме ничек иде,
агинəй? Ул матур идеме?
– Бик чибəр иде, Миңлегəрəй атлы,
нигə кирəк булды əле ул сиңа?
– Ə минем сөйгəнем нинди булыр
икəн?
– Үзең нинди итеп күз алдына
китерсəң, шундый булыр. Аннан соң
чын ярату ул йөрəк эше генə түгел, ул
– акыл эше дə, шуңа күрə, гашыйк бул-
ганчы, егетеңнең буй-сынын, килеш-
килбəтен генə тикшермə, күзең дə
күрсен, йөрəгең дə күрсен, күңелең дə
күрсен. Кешелəргə нинди мөнəсəбəттə
ул, нəсел-нəсəбе нинди. Əрнеш-рəнҗеш
төшкəн нəселгə юлыкма.
– Ə каян белəсең аны?
– Əнə каенга кара. Чирле булса,
ботак-чатагы килбəтсез, кайрысы
төссез, үзе кəкре-бөкре була. Ə чирсезе
төз, ап-ак кайрылы, ботаклары җилфер-
җилфер сыгылмалы. Кеше нəселе дə
шулай. Эчеп-исереп йөргəн егетлəрдəн
ни көтəсең? Кеше рəнҗетмиме,
сүгенмиме? – Менə килеп тə җиттек.
Һай, дөнья! Бигрəк матур чаклар инде.
Менə шундый көннəрнең берсендə
көттем мин Миңлегəрəемне, шушы
чишмə төбендə. Килмəде. Кара кайгысы
гына килде. Ə бүген төшемдə күрештек.
“Алып китəм”, – диде. Алып китəр,
Аллаһы Тəгалə кушса. Ходай кушмаган
эш булмас, килер сəгате сукмас.
– Əй, агинəй, син əле минем балала-
рыма кендек əбисе булырсың.
– Булмам инде, балам, китəрмен, ан-
нан... – Əби кинəт туктап калды. – Ай бу
телне...
– Ярар, əйдə, Əбелхəят суыңны
эчик тə кайтыйк. Өшерсең. Əллə нигə
дерелдəп торасың.
Җəй үтте. Нуршат имтиханнар тап-
шырып, конкурстан үтеп кайтты. Ул
хəзер студентка. Нурия генə бара ал-
мады. Ярар, килəсе елга барыр əле.
Нуршат аңа ярдəмлəшер. Август аеның
соңгы көннəре бер мизгелдə үтеп кит-
те. Моңарчы очып-канатланып йөргəн
Нуршат кинəт моңсуланып калды.
Үзенə-үзе урын тапмады. Урманнарда,
болын-тугайларда йөрде, ярты гоме-
ре Нурсылу əби янында үтте. Əнисе
ачуланып бетте, август азагында
укытучыларның эше күп була, өстəвенə
бакчада җилəк-җимеш өлгерə, ə кызы
көн буе өйдə юк. Китəр көне җиткəч,
кыз бөтенлəй үзгəрде, юктан-бардан
үпкəли, көялəнə, əти-əнисе аптырап
бетте, авылдан китəсе килмидер, əбисе
дə кала, өстəвенə, ичмасам, Нурия
дə китə алмый бит, – дип уйладылар.
Китəргə җыенып беткəч: “Мин беркая да
бармыйм”, – дип кырт кисте.
– Нишлисең, балам, кеше тырышып
та керə алмый, ə син? – Əнисе ни уй-
ларга да белмəде.
– Əллə җибəрмəскəме соң? Агинəй,
нишлəргə соң?
– Ходай кушмаган эш булмас, килер
сəгате сукмас, – диде Нурсылу əби,
авыр сулап. – Бар, балам, синең яз-
мышны башка берəркем күрмəс...
Киттелəр. Əтисе илтə китте. Район
үзəгенə кадəр – машина белəн, аннан –
автобус, аннан – поезд.
Кичкə алып та кайттылар. Район
больницасына. Станциядə поезд
бəргəн. Үлем белəн тарткалашып, кы-
рык көн һушсыз ятты кыз. Əти-əнисе
түшəгеннəн китмəде. Ике-өч көн саен
Нурсылу карчыкны да алып барып
тордылар. Карчык көннəн-көн кипте,
хəлсезлəнде, кечерəеп калды. Үзенең
ярдəм итə алмаганына йөрəге əрнеде.
Соңгы тапкыр барып кайткач, түшəккə
егылды һəм бер таңда җан бирде. Шул
таңда Нуршат күзлəрен ачты. Гаҗəп,
аның күзлəрендə Нурсылу чалымнары
сизелə иде...

Фото: Freepik.

Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (2)
Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: