Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 Май , 23:16

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (6)

Зәйнәпнең белмәгәне юк –  шәһәрнең тарихи урыннары, истәлекле йортлары белән таныштырды ул егетне. Зәйнәп белән шулай икәүдән-икәү генә җитәкләшеп йөрү Рәхимҗанга бик тә рәхәт иде. Күпме янәшә йөреп тә, туйганчы бер сөйләшә генә алмыйлар менә. Оялчан идеме Рәхимҗан, әллә тартына, югалып кына кала идеме, белмәссең...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (6)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (6)

6.

Нурлы Алан чишмәләре ятим калды. Урта белем алган авыл яшьләре август җитәр-җитмәс шәһәр юлына агыла башлады. Хәстәрләп, зур өметләр белән, уңыш һәм бәхетләр теләп озатты ата- ана калага укырга киткән улларын-кызларын. Бакырчы чишмәсе тугаенда узган кичке уеннар гармунчысыз, җырчысыз калды. Парлап биисе килгән егетләргә китереп басар кызлар табылмады. Егетләрен калага озаткан чибәрләр бер җаннарын кая куярга белми иза чикте. Арыш суктырырга чыккан комбайнчылар ярдәмчесез калды, печәнчеләр сафы сирәгәйде, җәйләүләрдә уен-көлке авазлары басыла төште.

Авыл читендәге олы юл чатында гына ыгы-зыгы һәм хәрәкәт артканнан арта барды. Урам һәм тыкрыклардан яшьләр, үсмерләр берөзлексез шунда агылды. Бу галәмәтне читтән, югарыдан, әйтик космик биеклектән берәү карап, өйрәнеп торса, валлаһидыр менә, үз күзләренә үзе ышанмас иде –  дистәләгән кан юлларыннан тәндә калган сәламәт канның соңгы тамчыларын сыгып чыгаралармыни –  агыла да агыла яшьләр. Агыла да агыла... Ә туган авыл кала. Ата-ана кала. Һәммәсенә канат биргән җылы нигез кала. Басуларда, тулган башларын түбән иеп, арыш, бодай башаклары моңсуланып кала. Савылмаган сыер, чабылмаган печән... Бакчаларда өлгергән карлыган, мәмрәп пешкән чия, тау битендә җир җиләге, болыннарда чәчәк –  бары да кала...

Авыл яшьләренең җанын, хыялын тартып торганы –  кала! Юлдан узып киткән һәр машинага кул күтәреп алар «тавыш» бирә. Ә машиналарның күбесе туктамый, әйтерсең, язмыш үзе, тагын бер уйлар өчен, аларга күпмедер вакыт калдырырга тели.

Асфальт кызганнан-кыза барды. Кояш төшкелеккә күтәрелеп җиткәндә ул тәмам кызган таба хәленә килде. Үзләреннән кайнар җил калдырып машиналар үтә торды. Инде күпме вакыт ачык һавада, кояш астында торган Рәхимҗанның тамагы кипте. Ул әледән-әле каерылып авыл ягына карангалый башлады, чоланда калган салкын әйрән исенә төшеп тамак төбен, иреннәрен кытыклап торды. Юлга терәлеп диярлек торган бәрәңге бакчаларының куе яшел төсеннән күңеленә җиләслек, саф рәхәтлек бөркелгәндәй булды. Күңелгә, җанга бөркелде бөркелүен, әмма сусауны басмады. Аяклары аны, ирексездән, юлдан ерак түгел генә коры елга куентыгыннан агып чыккан Изгеләр чишмәсенә алып китте.

Чишмә яны тып-тын, анда һичкем юк иде. Башта, түбәнгерәк төшеп, битен-кулын юды, аннан, күлмәген салып бер читкә куйгач, салкын суны муенына, күкрәкләренә тидерде. Шундук тәненә көч, җанына рәхәтлек кайтты. Чишмәнең кайнап чыккан җирендәге тигез ак таш өстенә кемдер матур бизәкләр төшерелгән ак фарфор касә куйган. Монда һәрчак шулай сусаганнар су эчсен өчен куелган савыт була. Элек-электән авыл карчыклары Изгеләр чишмәсен бер дә савытсыз тотмый. Юлдан үткән кеше монда туктап хәл ала, чишмә суы белән сыйланып уза –  изгелек тамчыларын татый.

Нәкъ шул вакыт, юлдан узып барган бер автобус, тизлеген киметә төшеп, коры елгага таба борылды. Аның артыннан «Жигули» һәм тагын бер автобус иярде. Машиналар, елга читенә килеп җиткәч, бер-бер артлы туктап калдылар. Ерак юл килеп әлсерәгән яшьләр барысы да чишмәгә ашыкты. Чират торып шул касәдән су эчтеләр –  шау-шу, уен-көлке башланды. Чишмә әйләнәсе җанланып китте. Гитара тавышы, шыңшып җырлау авазлары ишетелеп алды. Консерва банкалары, аннары бер-бер артлы шартлап шәраб шешәләре ачылды. Изгеләр чишмәсендә бигүк изге булмаган сүзләр дә ишетелгәли башлады. Бушап калган шешәләр, консерва банкалары, газета кисәкләре кайда эләкте шунда тәгәрәде, оча торды. «Жигули» хуҗасы, машинасын чишмә янына ук төшереп, мазутлы иске чиләк белән су чумырып алды һәм машинасын юарга кереште. Чишмә суында калай банкалар йөзде, бензин һәм май таплары акты.

Бер читтә югалып, хәйран калып торган Рәхимҗанны, әйтерсең, күрүче-искәрүче дә юк иде. Өнме бу, әллә чынлап та төш кенәме? Артык түзә алмады ул, кулындагы майлы чүпрәкне чишмә янында сыгып маташкан җиңел машина хуҗасына таба йөгерде.

–  Кемнәр сез? Нишлисез?! Хәзер үк китегез моннан, эзегез булмасын, –  дип кычкырды ул җан авазы белән.

–  Ә син үзең кем? –  дип сорады машина хуҗасы тыныч кына. Башкалар исә аны бөтенләй ишетмәделәр дә.

–  Мин шушы авылныкы...

–  Бик әйбәт. Нишләп йөрү инде, кая барыш?

Шундый тыныч һәм ипле итеп сөйләшкән ир уртасы кешегә ул артык тавыш күтәрә алмады. Әмма ярсуы да һич басылырлык түгел.

–  Шәһәргә китеп бару, укырга керергә, –  диде Рәхимҗан.

–  Син –  шәһәргә... Ә безнең сезнең авылга кайтыш, энекәш, уңыш җыярга, ярдәмгә! Сезнең авылга! – диде машина хуҗасы, һәр сүзенә басым ясап һәм мәгънә өстәргә теләп. Мыскыл итә идеме ул, чынлап сөйләшә идеме –  аңламассың...

...Нурлы аланлылар арасында уку йортларына керүчеләр тагын да күбрәк иде быел. Институтка булмаса, техникумга керделәр. Алай да барып чыкмаса, югары квалификацияле игенче яисә терлекче исеменә лаек егетләр-кызлар завод-фабрикаларга өйрәнчек булып урнаштылар. Бер җыенып чыгып киткәч, кире авылга әйләнеп кайтуы әллә ничек, уңайсыз тоела бит.

Рәхимҗан авиация институтын сайлаган иде. Трактор һәм комбайнны соңгы шөребенәчә белгән Нурлы Алан егете очу аппаратларын өйрәнергә кереште. Урынны тулай торакның тугызынчы катыннан бирделәр. Бүлмәдә кайсы кайдан килгән үзе кебек үк авыл малайлары.

Көн аралаш дип әйтерлек, кичләрен Зәйнәп белән очрашалар. Кыз шәһәрнең икенче очында торучы апаларында яши иде. Ул элек тә җәй саен аларга кунакка килә торган булган. Зәйнәпнең белмәгәне юк –  шәһәрнең тарихи урыннары, истәлекле йортлары белән таныштырды ул егетне. Зәйнәп белән шулай икәүдән-икәү генә җитәкләшеп йөрү Рәхимҗанга бик тә рәхәт иде. Күпме янәшә йөреп тә, туйганчы бер сөйләшә генә алмыйлар менә. Оялчан идеме Рәхимҗан, әллә тартына, югалып кына кала идеме, белмәссең... Аерылышкач та уенда гел Зәйнәп. Күбәләк кар явып торган айлы кичтә Зәйнәп белән бергә кышкы чана юлыннан кайтуларын әледән-әле искә төшерә ул. Теге чакта Чегән чишмәсенә салынган сукмактан суга йөрүче нигә Зәйнәп булмады икән... Урманда язның беренче умырзаясын өзгәндә Зәйнәп нинди теләк теләде икән...

–  Менә бу «Акчарлак» рестораны, –  дип бүлдерде кыз аның уйларын.

Үз истәлекләреннән аерылырга өлгермәгән егет «ә-ә...» дип сузды. Ул, ресторанның ни өчен шулай аталу хикмәтен белергә теләгәндәй, як-ягына каранып алды. Якын-тирәдә дулкынланып торган зур су һәм аның өстендә уйнап очкан акчарлаклар күрергә тели иде кебек...

–  Як-ягыңа алай каранма, авылныкы икәнеңне белерләр, –  дип кисәтте Зәйнәп.

Як-ягына башка каранмады ул, башын туры тотып кына барды. «Авылдан булуын белсәләр ни була?» Әмма күңеленә килгән сорауны бирә алмый калды. Атлаган саен биек үкчәләре белән әллә асфальтка, әллә аның йөрәгенә шак-шок басып барган Зәйнәп шәһәр белән таныштыруын дәвам итте:

–  Шәһәрдә иң яхшы варьете шушында инде. Варьетеның нәрсә белән ашый торган әйбер булуын белмәсә дә, Рәхимҗан тагы башын гына какты. Вареньега охшаш нәрсәме ул, дип сорамакчы иде дә, җөрьәт итмәде, үзенең наданлыгын күрсәтүдән куркып, сүзне тизрәк икенчегә борды.

–  Әнә теге ике катлы пыяла йортта нәрсә? –  дип сорады, зур кызыксынучанлык күрсәтеп.

Зәйнәп, яңагына килеп кунган кигәвенгә селтәндемени, егетнең күтәрелгән кулын җәһәт кенә тартып төшерде. Муенын туры тоткан килеш, кеше-кара күрмәдеме дигәндәй, ялт-йолт як-ягына күз салып алды үзе.

–  Бармак белән төртеп күрсәтү авыл гадәте, мин барында бүтән кабатлыйсы булма, –  диде ул кырыс тавыш белән. Ләкин күпме генә кырыс булмасын, егет өчен иң-иң кадерле һәм үз тавыш иде бу.

Аны кызыксындырган пыяла йорт «Сыраханә» икән. Өстә кызыл зал –  өч тәңкә түләп керәсең, аста яшел зал –  анда шул ук сыраны тәңкә ярымга аласың икән. Нигә кызылында ике мәртәбә кыйммәтрәк икәнен бик беләсе килсә дә сорарга кыймады Рәхимҗан. Йә тагы гаеп табарлар... Зәйнәп аңар шәһәр яшьләре ял итә торган башка урыннар турында сөйләп китте...

Рәхимҗан өчен бик бәхетле көннәр иде бу. Зәйнәп яныннан ул соң гына, урамнар буйлап йөри-йөри аяклары тәмам талып беткәч кенә кайта иде.

–  Вәт, молодой, йөреп тә күрсәтәсең үзең, –  дип гаҗәпләнә иде бүлмәдәшләре. Ни әйтсәләр дә килешә, алар югары курслардан.

–  Юк ла, мин классташ кыз белән генә идем бит... –  дип аклана аякларын бөкләп тимер сиртмәле караватка менеп утырырга өлгергән Рәхимҗан.

–  Чибәрме соң үзе?...

–  Матур.

–  Исеме ничек?

–  Зәйнәп.

–  Безгә кайчан күрсәтәсең соң үзен?

–  Белмим...

–  Күптән йөрисезме?

–  Күптән дип, болай, очрашабыз гына бит без.

–  Вәт, молодой! –  ди кара сакал җибәргәне. –  Болай гына, имеш... Болайның тегеләйдән аермасы юк инде аның хәзер.

–  Без бит дуслар гына, –  дип, утырган җиреннән аңарга таба борыла төшә Рәхимҗан, кулындагы кефир шешәсен болгата-болгата.

–  Кызлар янына баргач тик торып булмый, –  дип, серле елмая сакалбай.

Рәхимҗанның кәеф китә, билгеле. Үзенең аңлата алмавына, ә бүлмәдәгеләренең аңларга теләмәвенә кәефсезләнә ул.

–  Без бит аның белән болай гына, дусларча, авылдашлар итеп кенә, шәһәр карап кына йөрибез...

–  Менә сиңа мә... –  дип, мәгънәле генә кеткелдәп куя ботын ботка атландырып караватында сигарет тартып яткан икенче бүлмәдәше. – Дусларча гына очрашабыз, авылдаш итеп кенә үбешәбез, кочышуны исәпкә дә алган юк... Кальцийларның калие и так далее... була инде ул. Ха-ха-ха-ха...

Сакалбай да авызын ера, аңа да кызык булып китә.

–  Вәт, молодой!...

–  Ярар инде, калдырыгыз берлеккә, тимәгез егеткә, –  дип, өстәл артында проект сызып утырган бүлмәдәш тә кушыла.

–  Бетте, бетте... –  ди сакалбай, һәм кулына китап ала да актарына-актарына үзалдына сөйләнгәндәй генә мыгырданып өстәп куя: –  Дон-Жуан булып чыктың әле син, молодой...

Бүлмәдә беразга тынлык урнаша. Ләкин күпкә түгел, сигарет пыскытучы тагын телгә килә:

–  Дөрес эшлисең, энекәш, яшь чакта –  дәрт бар чакта, ут уйнатырга кирәк кызлар белән. Ут!

–  Ул тавышын күтәргәннән күтәрә барып, үз сүзләренең ялкынына үзе үк түзә алмагандай, сикереп үк торды.

–  Ут уйнатырга кирәк! Молодец! Түлке җебеп торма! Җебеп калсаң, кызлар алдында йомшаклык күрсәтсәң –  беттең!...

–  Үзен тыңлыйлармы-юкмы, анысы әллә ни кызыксындырмый да иде ахры аны. Карашын бер ноктага төбәп, шул юнәлешкә боҗра-боҗра төтен өреп, зур гыйлем ияседәй, һәр сүзенә басым ясап һәм аерым мәгънә бирергә тырышып сөйләвен белде ул.

–  Иң әһәмиятлесе –  тезгенне үз кулыңда тотарга, тезгенне ычкындыру ярамый... Юкса, ерак китә алмассың. Уйларга вакыт, каприз күрсәтергә җай калдырмаска кирәк кызларга. Кулларың ут уйнатсын, кул кесәдә йөрү өчен түгел –  монысын да киртеп куй хәтереңә. Сиңа моны мин әйтәм, молодой! Беренче көнне үк кочакларга һәм чатырдатып үбәргә, икенче көнне –  кул күшекте дигән булып, җылы урын эзләргә. Алга таба нишләргә икәнен үзең чамаларсың –  анысы иҗат эше. –  Һәм шунда оятсызлана төшеп шөкәтсез рәвештә көлеп тә җибәрмәсенме.

–  Вәт тәк, молодой, минем сүздә торсаң, ак сакаллы карт булырсың. Кем дисең әле кызыңны?... Ә-ә, Зәйнәп бит әле, Зәйнәп... Онытма, минем киңәшне тотсаң, син аның артыннан түгел, Зәйнәп синең арттан йөгереп йөри башлар...

Акыл өйрәтүләр еш кабатланып торды аларның бүлмәсендә. Яшәргә, студент һәм егет булырга өйрәтә иде барысы да. Рәхимҗан үзләренә авылдан алып килгән бәрәңге дә кыздырып җибәрсә, тегеләр гел аны гына кайгыртып яшиләр диярсең менә...

Колакка элмим дисәң дә, аларның һәр әйткәне күңелдән, хәтердән китми азаплый иде. Әллә дөрескә чыга инде болар әйткән, дип, Рәхимҗанның вакыт-вакыт икеләнеп калган чаклары да булгалады. Зәйнәп көннән-көн үзгәрә, егеткә һаман да югарыданрак торып карый төсле иде. Ләкин Рәхимҗан шиккә төренгән, андый ямьсез уйларын тизрәк үзеннән куарга керешә, Зәйнәп хакында шулай уйларга җөрьәт итүе өчен үз-үзен тиргәп, битәрләп ташлый. Зәйнәп бит бер генә, ул башкалар төсле түгел. Зәйнәп булмаса, ул бу шәһәрдә бөтенләй яши дә алмаган булыр иде. Алай гынамы икән, Зәйнәпсез дөньяда яшәүнең яме дә булмас иде кебек. Ярый әле Зәйнәп бар бу якты һәм искиткеч матур дөньяда!

Әнә, бүген дә таш урамнар буйлап, светофор утына туктап калган тиз йөрешле машиналарны узып университет ягына кем йөгерә дисез? Ул –  Рәхимҗан! Бу сәгатьтә дөп-дөп итеп кем йөрәге тибә дисез? Аныкы –  Рәхимҗанныкы! Кулына чәчәк тотып, кая йөгерә, кая ашыга икән бу егет дисезме? Зәйнәп янына!... Аны бу шәһәрдә, юк-юк, бу шәһәрдә генә түгел, бөтен җир йөзендә иң-иң, иң-иң... булган, гүзәл кыз Зәйнәп көтә.

Дөрес, чәчәк кибетендә розага чират торып, егет беразга кичекте кичегүен. Шулай да зыян юк, аның кулындагы чәчәкләрне күргәч, куанычыннан ни дияргә дә белмәс Зәйнәп. Чөнки ул аңарга иң-иң матур чәчәкләрне алып килә... Әнә сәгатенә карый-карый басып торган кыз кемне көтә дисез? Аны –  Рәхимҗанны! Озаграк көттерде бугай шул... Шундый сылу кызны болай көттерергә ярыймыни инде... Кулындагы чәчәкләрен аркасына яшереп, кызга якынлашты ул. Чәчәкләрне сузып, көтмәгәндә-уйламаганда шатландырасы килә аның Зәйнәпне. Шунда әллә каян гына күкрәгенә язгы ташу кебек ярсу бер дәрт килеп керде. Дулкын булып егетне үз канатларына суырып алды әлеге дәрт, очындырып, тибрәндереп куйды, һәм бөтенләй үзе дә уйламаган җирдән күңеленә җыр килде. Күңеленә килгән шатлык шундук телен тибрәндерде:

Бакчадагы гөлләремнең

Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.

Ал Зәйнәбем, гөл...

Ялт-йолт тирә ягына каранып алган кыз егетнең бу кыланышыннан светофор утыдай кызарып чыкты.

–  Тукта!... –  диде ул, «Зәйнәбем...» дип әйтергә җыенган авызны иске бияләй белән каплагандай, ачуланып. –  Шул җыр гына җитмәгән... Син нәрсә, бабаң бригада җыелышына килгәндәй соңарып йөрисең?...

Әйе, Зәйнәп тавышы иде бу. Егетнең муенына чүмеч тутырып салкын су койдылар диярсең! Ул бер тын аңыша алмый торды, кадакка эләгеп тишелгән туп хәлендә калды –  күңелгә килгән дәрт һәм моң җилгә очты, күз алдында бушады да калды. Колагы чыңлап торды, әйтерсең, тишелгән тупның һавасы шулай сызгырып чыга... Соңга калуы да хак, җыры да урынсызрак килеп чыккандыр бәлки. Тик бер нәрсәгә күңеле кителде аның: нигә «бригада җыелыш»ын һәм аның бабасын шулай искә алды соң әле кыз? Аның бабасымы соңга калып йөри торган кеше?.. Колагы ишетсә дә, күңеле ышанмады Рәхимҗанның, Зәйнәп алай димәс! Юк, алай димәс Зәйнәп! Дисә дә, аңлашылмаучылык кына бу. Бәлки, шаяруы гына булгандыр әле... Елмаерга тырышты егет һәм аркасына яшерелгән чәчәкләрен чыгарып кызга сузды.

–  Зәйнәп, бу чәчәкләр сиңа...

Көттерә төшеп кенә чәчәкләрне кулына алды кыз. Егет өчен әлеге көттерү чиксезлек сыман озын һәм озак тоелды. Әллә ниләр уйлый башлаган иде инде, ярый әле җайланды. Розаларның үзеннән дә алсурак булып янган иреннәренә чәчәк бәйләмен якын китерде ул. Иреннәре генә түгел, аның күзләре дә кинәт нур чәчеп балкыр, яктырып китәр төсле тоелды.

–  Ә нигә дүртәү?

Бу сүзләрне ишеткәч, Рәхимҗан берни аңламады, киресенчә, гаҗәпләнде, бөтенләй коелып төште. Дүрт чәчәк аз буламы икәнни?.. Белгән булса, күбрәк алыр иде... Ни дип җавап бирергә дә белмәде ул. Зәйнәпкә исә егетнең уңайсызланып, шулай чарасыз калып торуы кызык тоелды, тынлыкны ул бик теләп һәм махсус суза төште.

–  Син бит зираттагы әбиең янына килмәгәнсең? –  диде ул коры гына.

"Әбинең ни катышы бар? Каян килә аңарга шундый дорфалык..." дип, үзалдына уйлап куйды егет. Әмма дәшми калырлык көч тапты үзендә.

–  Беләсең килсә, –  диде Зәйнәп, бераз йомшара төшеп, –  кызларга йә өч, йә биш чәчәк бүләк итәләр. Бүләккә алынган чәчәк һәрчак так санлы булырга тиеш.

–  Ә-ә-ә, –  дип, баш какты егет. Аның башка чарасы юк иде. Хәтеренә төште: чәчәк кибетендәге сатучы да өч чәчәк төреп биргән иде бит. Дүртенчесен, әнә теге ап-агын, ул бит үзе яңадан сайлап алды. Зәйнәпкә шунысы аеруча ошар, дип өстәгән иде ул аны. Менә ничек икән...

–  Шулай да рәхмәт, мин розаларны бик тә яратам, –  дип, кыз тагын чәчәкләрне янып торган иреннәренә тидереп алды. –  Тик менә дүртәү булгач, тотып йөрү генә уңайсыз булыр инде. Мә, монысы сиңа булсын, –  дия-дия, теге ак розаны җәһәт кенә егетнең үзенә тоттырды.

Алар шулай, кулларына чәчәк тоткан килеш, тын-матур урамнар буйлап янәшә атлап киттеләр, тора-бара кулга кул үрелде, җитәкләштеләр.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: balthazar.club

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: