Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 Май , 20:03

Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (1)

Җəмилə һушын җуяр-җуймас ята, Разыя тимерлəрен чылтыратып уколлар əзерли, əби кулындагы бала да, нишлəптер, һаман эндəшми иде...

Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (1)
Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (1)

Күк күкрəп, яшен яшьнəп, яңгыр коеп
түккəн төннең караңгы, куркыныч бер
мизгелендə сабый йокысы белəн йоклап
яткан Нурсылу əбинең төшен бүлделəр.
Кемдер чолан ишеген кага, күк күкрəвен
басып, оран сала иде:
– Агинəй, агинəй, торчы, бəгырькəем!
Җəмилəне тулгак тота!
– Хəзер, балам, хəзер. Ай, Аллаһым,
бүлнискə илтə алмый калдыгызмыни
соң? Иртəн үк сөйлəндем бит соң, яңгыр
булыр, илтеп куегыз дип.
Нурсылу əби, ишеген ачып, ашык-
пошык киенə-киенə, шулай сөйлəнде.
Озак та үтми, коеп яуган яңгыр астын-
да Тəлгать, əбине җитəклəп, өйлəренə
ашыкты... Их, күтəреп алып кына
йөгерəсе иде, уңайсыз, болай кайчан
алып барып җиткерəм соң? – дип уйлан-
ды əзмəвердəй ир, яши-яши унике-унөч
яшьлек яшүсмер кызлар кадəр генə кал-
ган йөзьяшəр Нурсылу əбине сул култы-
гыннан ярым күтəреп атлаган хəлдə.
– Тукта, балам, сулышым капты,
алай ашыкма, Ходай кушмаган эш бул-
мас, килер сəгате сукмас. Хəзер барып
җитəрбез, Аллаһы боерса.
Алар унлап йорт аша гына торалар
иде, шулай булса да, Тəлгать өчен бу
ара чиксез булып тоелды. Менə капка,
менə болдыр, бөтен җирдə дə ут яна,
олы кызлары Нурия табак-савыт шал-
тырата, малайлары Фəргать ни эшлəргə
белми əрле-бирле йөренə. Түр яктан
Җəмилəнең тыелып кына ыңгырашканы
ишетелə. Тəлгать əбигə чишенергə бу-
лышты.
– Мунча ягыгыз, балам, Нурия,
син, кызым, су кайнат, тас, чилəк, ак
чүпрəклəр карап куй. Чəй дə куярсың,
тамагым кипте.
Бераздан өйдə тəртипле ыгы-зыгы
башланды. Нурсылу əбигə ярдəмгə
авыл фельдшеры Разыя да килеп
җитте, ут күршелəре Гөлшат та Нурия
янында.
– Галимə əби яныннан кайтышлый,
иртəн генə кереп чыккан идем, хəле
əйбəт кенə иде, көне дə җитмəгəн иде
əле, ни булгандыр,– дип сөйлəнде өч ел
элек кенə укып кайткан яшь фельдшер.
– Яшьсең шул əле, балам, – дип
сөйлəнде Нурсылу əби кулларын юа-
юа, – хəзер менə əйбəтлəп ят, Җəмилə
балам, əйттем бит, бүген үк булнискə
кит дип, дөнья, балалар дип калдыңмы
тагын. Брачың да игезəк булырга ошый
дип əйткəн бит. Марҗа Ычтапановна бик
белə ул, аны тыңларга кирəк иде менə.
Разыя, син əнə теге адиалны тəгəрəтеп
төреп бир əле, Җəмилəнең бил астына
куйыйк.
Нурсылу əби, авыз эченнəн генə
нидер укына-укына, Җəмилə янында
өтəлəнеп йөрде. Кинəт гүя күк чатнады,
өй эче ялт итеп калды һəм ут сүнде.
Бүлмə караңгылыгына күз иялəшə ал-
мый торган арада өй эчен бала тавышы
яңгыратты. Нурсылу əби дөм караңгыда
да үз эшен бик оста башкарды.
– Мə, Разыя кызым, баланы ал, карый
тор, Тəлгать, ут китер.
Тегелəй чабып, болай чабып сулышы
капкан Тəлгать мунчага йөгерде. Ара-
тирə ут сүнгəндə куллана торган лампа-
ны көчкə эзлəп тапты, бəхеткə каршы,
анда керосинмы, соляркамы чупылдый
иде. “Аллага шөкер!” – дип куйды ком-
мунист Тəлгать, үзе дə сизмəстəн. “Тфү,
чёрт,” – дип сүгенде дə өйгə чапты. Ут
алдылар. Җəмилə беразга тынып кал-
ды.
– Балалар,чəй əзерлəгез, əз генə та-
макка кабыйк, Җəмилəгə дə хəл керсен.
Тагы бер бəби алып кайтасы бар əле.
Гөлшат үзлəренə чыгып, тагын бер
лампа алып керде. Əби төенчеген (ул
аны баш астына салып йоклый иде,
һəрвакыт үзе белəн йөртə) ачып, аерым
чəйнектə ниндидер үлəннəр пешерде.
Үзенə дə, Җəмилəгə дə шуннан чəй
агызды. Башын күтəреп, тиз-тиз генə
бер-ике йоттырды. Капкалап алдылар,
чөнки Җəмилə тагы борсалана башла-
ды.
– Тукта, балам, чү-чү, ашыкмый тор,
хəзер, хəзер, менə хəзер көчəнсəң дə
була, əйдə-əйдə, вəт əйбəт, вəт яхшы,
мəлəдис, балам, мəлəдис. Булды, ай
булды гына. Кая-кая? Кем икəн безнең
матурыбыз? – дип сөйлəнде Нурсылу
əби, икенче сабыйны кулына алып.–
Разыя кызым, син Җəмилəне кара əле
битлəрен чəбəклə, һушын җуймасын,
һушын.
Баланың да, Җəмилəнең дə хəле
чамалы иде. Күз төплəре карайган,
иреннəре янган, күзлəре сүнгəн хəлсез
Җəмилə һушын җуяр-җуймас ята,
Разыя тимерлəрен чылтыратып укол-
лар əзерли, əби кулындагы бала да,
нишлəптер, һаман эндəшми иде.
– Гөлшат кызым, таска су сал əле,
əнə шул чилəктəн, – дип кушты Нурсылу
əби, баланы карый-карый.
– Агинəй, бу суык су ич.
– Булсын, булсын, менə хəзер тəтəй
булабыз, бисмиллаһир-рахманир-
рахим, – диде дə Нурсылу əби, баланы
салкын суга чумдырып та алды – бала
җан авазын да салды.
– Тəлгать, балам, кызлар бер күкəй
балаларына охшаган, ипи сала торган
мичне ягарга кирəк. Разыя кызым, мə
инде, баланы төр, Җəмилəне үзем ка-
рармын.
– Ярар, агинəй, мин Җəмилə апага
хəл кертə торган укол кададым. Хəзер
əйбəтлəнер.
Менə мич тə булды. Бераз кызуы ба-
сылгач, Нурсылу əби тəү туган сабый-
ны билəүдəн алып, ипи калае утырта
торган агач көрəккə салып бəйлəде
дə, укына-укына, мич авызына тыкты,
баланың “ыһ” иткəн тавышы да чыкмый,
җəелеп төшеп йоклый иде. Бераздан,
ансын алып, икенчесен тыкты.
– Монысы мəшəкатьлерəк бул-
макчы бу кызның, рəхмəт яугыры,
бəхетең-тəүфигың белəн тугыры, – дип
сөйлəнде əби, мичтəн алганда, акырып-
кычкырып, тыпырчынып, чак көрəктəн
төшеп калмаган бөтерчекне Разыяга
биргəндə, – төр, балам, тизрəк.
– Мунча булды, агинəй, томаладым.
– Ярар, балам, хəзер əз генə хəл
алыйк, чəй эчик тə, китəрбез.
Күршелəре Гөлшат мунчага барып,
идəннəрен юып, каен себеркесен пеше-
реп кайтканда инде таң беленгəн иде.
Дөнья тынган, əйтерсең, төнге гарасат
булмаган да. Тирə-якка əллə нинди
тəмле ис таралган. Тəлгатьнең алма
бакчасында сандугач сайрый. Елга бу-
ендагы таллыктан килгəнме? Нурсылу
карчыкның авыл эчендə сандугач тавы-
шын күптəн ишеткəне юк иде. Хəерлегə
булсын.
– Сөбханалла! – диде Нурсылу
карчык, болдырга чыгып баскач,
əлхəмдүлиллаһи, көнне биргəн Ходай.
Бар да əйбəт булыр болай булгач. –
Җəмилəне бераздан китерерсез, балам,
мин барып, тəнемне җылыта торыйм, –
диде дə таягына таянып мунчага китте.
Ул шулай һəрвакыт иң беренче мун-
чага бара, кемне дə булса дəваларга
кирəкмəсə, берүзе юынып кайта иде.
Соңгы елларда картлык хəлсезлеге керə
башлагач кына, күршесе Гөлшатның
кызы Нуршатны чакыра башлады.
Бераздан Гөлшат белəн Нурия, ике
яктан култыклап, Җəмилəне мунчага
китерделəр, чишендереп, лəүкəгə ят-
кырдылар.
– Ярар, балам, ярты сəгатьтəн ки-
леп алырсыз, кайтып торыгыз, – дип,
Нурсылу əби аларны чыгарып җибəрде,
ишекне əйбəтлəп япты да Җəмилəгə
дəште:
– Балам, хəлең ничек?
– Хəлем начар кебек шул, Агинəй, ике
бала табып та, болай булмаган иде.
– Болар икенче шул балам.
– Игезəк булгангамы?
– Ярар, кил тəнеңне языйк, – дип
“бисмилла”сын əйтте Нурсылу карчык
һəм үзенең гадəттəге эшен башлады.
Ул һəрвакыт үзе бəбилəткəн ха-
тыннарны үзе мунча кертте, районда
бəбилəгəннəрне алып кайткач та, аны
чакырып мунча керттерəлəр иде, бик
күп балаларны беренче булып ул юын-
дырды, ул коендырды. Күпне белсə
дə, аз сүзле иде əби. Беренче бəбине
утызынчы елларда ук кулына алган,
дип сөйлилəр. Басуда бер авырлы ха-
тын белəн икəүдəн икəү генə арыш
урап йөргəн чаклары булган. Хатын
кинəт чирлəп киткəн, ни авыл ерак, ни
якында ярдəм итəрлек беркем юк икəн.
Шулай итеп, кияүгə чыкмаган егерме
бер яшьлек кыз кендек əбисе була да
куя. Кендеген урак белəн кискəн, имеш.
Анасы хəл алгач, сабые белəн икесен
көчкə авылга алып кайткан, ди. Үзе мун-
ча ягып керткəн икəн, дип сөйлилəр. Ул
кеше əле дə исəн, шəһəрдə яши, бик зур
урында эшли һəм һəр елны булмаса да
еш кына Нурсылу əбигə бүлəк җибəрə,
ди.
Шул көннəн алып, Нурсылу əби кен-
дек əбие вазифасын үти башлый. Ул
таптырган балалар бик сəламəт һəм
бик сəлəтле булалар, имеш. Кеше сүзе
генəдерме, əмма авыл халкы шулай
уйлый иде. Сугыштан соң авылларда
медпунктлар барлыкка килгəч тə, күрше
авылында участок больницасын салгач
та, хатыннар теге яки бу сəбəп белəн
больницага бармый, өйдə бəбилəргə ты-
рыштылар. Тик гомер узды, ил шəбəйде,
табиблар, укымышлы кешелəр күбəйде,
дин югала барды, “əбилəр сүзе” сөйлəп
йөргəннəрне яратмадылар. Аллаһыны
кайгы килгəндə генə искə алдылар.
Əбигə җил-давыл кагылмады, аңа
рəхмəтле кешелəр күп иде, шулай булса
да, аңа килүчелəр сирəгəйде. Ə соңгы
тапкыр кайчан кендек əбие булуын ул
үзе дə оныткан иде бугай. Һəм менə
сиңа мə!
Нурсылу əби Җəмилəнең тəнен са-
бынлап, бер кат кулы белəн сыпырып
чыкты, юындырды, бераз гына каен
себеркесе тидерде, аннан тагы сылап
юындырды, коендырды. Үзе бертуктау-
сыз нидер укыды, такмаклады, өшкерде.
Аның сүзлəрен Җəмилə игътибар биреп
тыңламады да, ниндидер бер лəззəт
эчендə йөзде, оеды, уянды, тагы оеды.
– Менə, кызлар кебек булдың хəзер,
йөзгə җитəрсең, Аллаһы боерса.
– Рəхмəт инде, агинəй, яңадан туган
кебек булдым.
– Яңадан тудың, балам, яңадан. Менə
исемеңне дə үзгəртəсе иде дə бит.
Хəер, хəзер син игезəк кызлы Җəмилə
буласың инде. Башта икенче сүзлəр
əйтелгəч, исемең артта кала бит. Ярар,
Ходай кушмаган эш булмас, – дип, ярат-
кан тəкъбирен кабатлады ул.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында.

Əлфия Булат 1958нче елда Миякə районы Шатмантамак авылын-
да туган.1975нче елда Җилдəр урта мəктəбен тəмамлагач, укытучы
һөнəрен сайлый. БДУның татар теле бүлегендə укып чыгып, татар
теле һəм əдəбияты укытучысы булып эшли.
Шигырьлəрне бала чактан ук яза, лəкин шагыйрьлеккə талəпне бик
югары куйганга, аларны матбугатка соң гына тəкъдим итə. Аның
иҗат җимешлəре башта район гəзитлəрендə, аннан “Өмет”, “Кызыл
таң”, “Татарстан яшьлəре”, “Ватаным Татарстан” гəзитлəрендə,
“Тулпар” журналында дөнья күрə. 1999нчы елда Бəлəбəйдə үткəрелгəн
“Илһам чишмəлəре” бəйгесендə җиңə.
Бүгенге көндə Бишбүлəк районы Кыңгыр-Мəнəвез авылында яши,
алты бала һəм оныкларын тəрбиялəп, гөллəр үстереп, бəйлəм бəйлəп,
шигырь һəм хикəялəр язып, тырышып дөнья көтеп ята.

Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (1)
Әлфия БУЛАТ. Агинәй. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: