Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 апрель , 23:17

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (5)

Ни теләсәң, шул бар бит хәзерге авылда. Эше дисәң – эше. Ашы дисәң – ашы. Ял итим дисәң – ялы. Ә аларга, имеш, шәһәр кирәк. Авыл дигәнең карт-коры һәм грамыт ягы чамалы булганнар өчен генә булып чыга микәнни инде?.. Дөрес түгел бу!

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (5)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (5)

5.

Унынчы классны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе быел Сабан туе белән бер көнгә туры килде. Мәйдан буласы урынны – Бакырчы чишмәсе тугаен – бала–чага гына түгел, авылны сагынып кайткан кунаклар да әллә ничә кат урап узган иде инде. Су буеның бу төбәге берәүләрне якынлашып килгән бәйрәм белән тартып торса, икенчеләр анда үзләренең яшьлеген һәм тәүге мәхәббәт эзләрен барлап йөри иде кебек.

Авыл читеннән аккан инешнең дугайланып, бормаланып килгән урынында ул тугай. Язгы сулар китеп, ташулар тынгач та анда яшел чирәм һәм бәбкә үләннәре күкрәп чыга. Җәйнең җәй буена үзенең шул сусыл яшел төсен югалтмый тугай. Айлар буе яңгыр яумыйча, бөтен тирә–якны киптереп, саргайтып бетергәндә дә мондагы яшел чирәм рәхәт бер салкынлык бөркеп тора. Тугайлыкның тауга җитеп, үргә менә алмыйча туктап калган урынында чишмә бар – шуны Бакырчы чишмәсе диләр. Бакырчы чишмәсе, авылдагы башка чишмәләрдән аермалы буларак, тау битеннән агып чыкмый, ә җир астыннан кайнап күтәрелә. Күбекләнеп, алтын–сары ком бөртекләрен берөзлексез биетеп, дистәләгән нәни фонтанчыклар булып бәрә аның суы. Ләкин моны якыннан, чишмәнең читенә килеп караганда гына күрергә мөмкин. Югарыдан, тау башыннан исә, ул әкиятләрдә генә очрый торган тылсымлы көзгене хәтерләтә. Дию пәриен эзләп тулпар атта очкан Таң батыр әле генә кулыннан ялгыш төшереп җибәргән диярсең – күзләрне камаштырып, чагылдырып куя... Кунак табыны сыман иркен шул көзгедән инешкә таба күпереп торган куе яшел түтәл сузылган. Бөтнек түтәле булыр ул, аның уртасыннан тавыш–тынсыз гына салкын чашмә суы агып ята. Бакырчы чишмәсендәгедәй бөтнек башка һичкайда юк, эзләп тә азапланмагыз, тапмассыз. Сабагының биек һәм куе булуы, яфракларының эрелеге һәм калынлыгы хәйран калдыра. Өстәвенә һәрчак яшел һәм сусыл булыр анда бөтнек. Ә исе... Аны Бакырчы чишмәсе тугайлыгында булган, шундагы һаваны күкрәк тутырып сулаган кеше генә аңлый алыр. Бөтнек чәчәк аткан мәлдә су буеннан җил дә исеп куйса, бөтен авылга шифалы хушбуй бөркелә. Урамнарны тутырып, ачык тәрәзәләрдән өйгә кереп, күңелне, җанны иркәли аның исе.

Бакырчы чишмәсен бик борынгы, диләр. Күп гасырлар элек монда килеп урнашкан ерак бабайлар ул урында бакыр чыгарган, комган, самавыр кебек тормыш кирәк-яраклары, савыт-аба ясаганнар. Нурлы Алан бакырчылары ясаган комганнар бик ерак җирләрдә мәгълүм булган. Зур ярминкәләрдә шикәр, тоз кебек кирәк-яракка алыштырып кайтканнар аларны. Шуңар Нурлы Аланлыларның комган осталары дигән даны таралган. Хәзерге чишмә урынында бакырчы алачыгы һәм тирән баз булган диләр. Җир астыннан су чыга башлагач, бакырчылар башка урын эзләп киткән. Нурлы Аланның бакыр осталары улларына, оныкларына әнә шундый шигъри матурлыкка ия чишмә калдырган.

Нурлы Аланда комган, җиз самавыр осталары хәзер юк инде. Бакырчы һөнәре дә күптән онытылган. Җиз самавырны дөнья бетереп эзләсәң дә табарлык түгел, булса да шул бер-бер ялгыз карчыкның чорма түрендә генә ятуы ихтимал. Ләкин Бакырчы чишмәсе һәм аның әйләнәсендәге яшел тугайны онытырлык түгел. Элек-электән монда яшьләр кичке уенга җыелган. Беренче танышу, ят күзләрдән яшертен генә кул кысышу, кара-каршы биюләр шушында булган инде. Кызлар-егетләргә чигүле кулъяулык, егетләр затлы хушбуй һәм башъяулык бүләк итешкән монда. Пар чиләген асып төшкән яшь киленнәр көзге сыман су өстендә үзләренең гәүдә сылулыгын күреп куана торган булган. Печәннән кайтып килгән таза ирләр бирегә тукталып сусавын баскан. Авыл карчыклары аның әйләнә-тирәсеннән әле дә булса ел буена җитәрлек шифа – бөтнек яфраклары җыя... Ә инде Сабан туйлары якынлашып килгән көннәрдә аяклар берөзлексез су буена, шушы тугайга тартыла. Малайлар каешлары өзелеп беткәнче, ыштан баулары өзелеп тетәкләнеп таралганчы көрәшкә әзерләнә монда, йөгерешә, уйный, сикерә. Арып хәлдән тайгач, йөгереп барып чишмә суын ятып эчә алар, кәҗә сакалы, кукы, чыпчык кузгалагы ашый. Кызлар сөзәк тау битендә каен җиләге җыя – аларның барыр юлларына алсу нурлар булып миләүшә чәчәкләре тамган.

Ниһаять, алсуланып җәйге таң атты – Сабан туе иртәсе җитте. Таң әтәчләре тынып өлгергән идеме, юкмы – түбән оч ягында тальян тавышы яңгырады. Шуны гына көтеп торгандай, дөнья җанланды, хәрәкәт башланды. Урам яктан кемнеңдер, бәйгегә ашкынып тыпырдаган атын тыя алмыйча, «тыр-р, тыр-р-р...» дигән тавышы ишетелеп узды. Аты барыбер үзенекен итә – бер урында таптанса таптана, әмма тыпыр-тыпыр биюеннән туктамый. Сезгә бәйрәм, ә без лапаста ятарга тиешме, дигәндәй, көтүгә чыкмаган сыер мөгрәп куйды. Торырга инде күптән вакыт икәнлеген яхшы аңласа да, бәйрәмгә ашкынган авылның җанлануын ачык тәрәзә аша шулай тыңлап яту рәхәт иде Рәхимҗанга. Шушы бәйрәм шатлыклары артында ниндидер авыр моң, кемнәрнедер аерылу газаплары, югалтулар сагалап торадыр төсле тоелды. Әмма нинди моң, каян килгән газап һәм югалту – тәгаен генә үзе дә белми, аңыша алмый иде. Сикереп торуың булыр, җылы урыныңны шундук кемдер тартып алыр һәм аны башка бервакытта да кире кайтармас кебек тоела иде. Урын гына булса бер хәл, шуның белән бергә бала чагыңны, үсмер елларыңны да мәңгегә тартып алырлар күк. Бүген торырсың да, башка һичбервакыт, һичкайчан кайта алмассың бу бәхетле матур көннәреңә. Ата-ана өендә шулай борчу-хәсрәтсез яшәгән көннәреңә кайту булмас. Сагынган чакларың күп булыр – аз гына булса да суза төш үсмер чагыңның кабатланмас соңгы бу иртәсен, дип пышылдый кебек иде кемдер. Туган өйнең түшәм тактасындагы ботак эзләренә бер карап кал ичмаса... Карап кал... Матчага кыстырылган кәгазь кисәкләрен күздән кичереп чык, әлеге саргайган кәгазь кисәкләренә бик тә карыйсың килгән чаклар булыр... Шул рәвешле, уй арты уй йөгереп кенә тора, берсен берсе узышып ашыгалар... Ләкин, нинди генә татлы булуларына да карамастан, уйларыңны шул урында өзеп торырга вакыт, торырга. Бер түгел, ике бәйрәм көтә ич аларны бүген, ике бәйрәм!

Ә бәйрәм ул – күңелгә үз һәм якын булган җыр кебек, аның ничек узып киткәнен сизми дә каласың. Алай дисәң, җырны отып калып, кат-кат яңадан җырларга да мөмкин. Бәйрәмнәр кабатланмый, бүгенге бәйрәм дә кире кайтмас...

Авылның кайсыдыр ерак бер почмагында иртән яңгырап узган гармун тавышына яңалары килеп кушыла торды. Таң әтәчләре диярсең, берсеннән икенчесе уздырыбрак, берсеннән икенчесе моңлырак итеп уйный Нурлы Алан гармунчылары. Читтән килгән берәү тыңлап торса, бу авылда гармун уйный белмәгән ир-ат, гомумән, бармы икән, дип гаҗәпкә калыр иде. Нурлы Аланда гармун уйнау – үсеп егет булу дигән сүзгә тиң. Менә бүген дә иртәнге сафлыкка киереп ачылган тәрәзәләрдән нур булып акты гармун моңы. Гармунчылар берәм-берәм ишегалларына, бакчаларга чыгып уйнады. Халык көйләре, койма һәм киртәләр артында гына сыеша алмый, берәм-берәм урамнарга агылып чыкты. Авыл өстендә дулкын булып моң тибрәлде, моң йөзде. Шул моң Нурлы Алан кешеләренең җанына үтеп керде, иңнәренә канат булып сарылды, һәм, моң канатларында тирбәлеп, урамнар, тыкрыклар тоташ агым булып берьюлы хәрәкәткә килде. Шулчак басу капкасыннан машина һәм атка төялешеп Нурлы Алан сабантуена күрше авыллар җырлап килеп керде. Моңлануда чишмәләр белән узышырга теләгәндәй, гармун тавышлары су буена агылды. Чишмәләрнең челтерәшеп аккан авазы гармунчылар күңеленә тагын да дәрт өстәп җибәрде, яшел тугай, аллы-гөлле бизәкләргә төренеп, торган саен җанлана барды.

Мәйданга беренче булып Нурлы Аланның дүрт-биш яшьлек батырлары чыкты. Җитен сакаллы Сөләйман карт кендек буе көрәшчеләр кулына ап-ак сөлгеләр тоттырды һәм, авыз эченнән генә, «Бисмилла рахман ирахим, хәвеф-хәтәрсез, имин уза күрсен Сабан туебыз...» – дип кабатлады. Яшь әтәчләр кебек ярсып тотынды нәни көрәшчеләр. Сөлгегә куллары тигәч, аларны инде бер-береннән Сөләйман карт кына түгел, Алып батыр үзе килеп чыкса да аерырлык түгел иде. Әүмәкләшеп йомшак чирәмгә егылдылар. Өстә калганы «чертләтеп» бер читкә төкереп алды да, кулларын биленә куеп, авызын ерып җибәрде. Аста калганы да шундук сикереп торды – күзләрендә яшь бөртеге, кулындагы сөлге белән һич кенә дә аерылышасы килми үзенең.

– Аяк чалды, аяк чалды бит ул, Сөләйман бабай, – дип, картның күзләренә текәлде.

Билгеле инде, Сөләйман карт – өлкән кеше, хәйлә һәм алдау белән көрәшергә ирек бирмәс ул.

– Җә, тагы бер алышып карагыз әле алай булгач, әмма бу юлы аяк чалышмый гына. Килештекме?.. Чү-чү, ашыкмагыз!...

Тегеләр картның сүзләрен ишетүдән узган, яңадан бер-беренә очып кундылар...

Икенче бер читтә кемдер гармун тартып җибәрде, кызлар тыйнак кына «Саубуллашу вальсы»н җырлый башлады:

Ак алъяпкычларда ак канат,

Күңел оча, гүя акчарлак.

Ак канат иңнәрдә,

Җилферди җилләрдә,

Күңел оча ерак җирләргә.

Тора-бара җырга егетләр дә кушылды. Аларның тамак төбеннән чыккан калын тавышыннан көйнең төзеклеге бераз югала төшсә дә, хисләр төенләнеше һәм табигый моң көчәйгәннән-көчәя генә барды. Тегендә-монда шыгырдашкан гармун тавышлары берьюлы тынып калды. Мәйданга да ишетелә иде җыр тавышы. Аның әйләнә-тирәсендәге шау-шу, чыш-пыш басыла төште. Чыгарылыш класс укучылары тавышы басу тарафыннан исеп куйган тыйнак җил сыман, елга читендәге дулкын сыман агып килде. Килде, әмма югалмады, мәйдан өстендә байтак кына тибрәлеп, эленеп торды. Инде күпме гомер ак тәкәнең язмышын хәл итә алмый хәлдән тайган ике батыр, билләрен турайтып, бер-бер артлы җыр килгән якка борылдылар. Сөлгеләрен урап тоткан килеш арлы-бирле йөренделәр, хәл җыйдылар. Әледән-әле каш астыннан бер-беренә сынаулы караш ташлап алырга да онытмадылар. Аксакаллар янәшәсендә утырган Төхфәт карт та, маңгаена кулын куеп, үрелеп-үрелеп җыр авазы килгән тарафны күзәтә иде.

Бер көчәеп, яңадан тына, салмаклана төшеп яңгырый иде җыр тавышы. Әмма моң, артканнан арта барып, Бакырчы чишмәсе тугаен тулысьнча урап алган, алай гына да түгел, бөтен су буена таралып, чиксез ераклыкларга барып тоташкан иде инде. Ул берөзлексез шулай яңгырап торыр, тынмас, аның агышын бар табигать тыңлап туймас сыман тоелды ул мизгелдә. Ләкин шунда, хисләр, кичерешләр иң югаргы ноктасына менеп җитте дигәндә генә, җыр кинәт туктап калды.

...Хыяллар – ак җилкән,

Кузгалырбыз иртән.

Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Сүзләр кинәт өзелеп калды. Җыр туктады... Әмма су буен тутырып, тугай өстендә эленеп торган моң тынмады, дәвам итте. Дистәләгән чишмәләрнең челтерәү авазлары кушылды аңарга, тирә-юньгә бөтнек исе таратып исеп куйган кыска җил дә күтәреп алды ул моңны. Хәтта бар дөньяны яңгыратып кешнәгән ат тавышы да шул моң булып сискәндерде.

Көрәш карап утырган Төхфәт картның янәшәсендәге кордашы сукранып куйды: «Фчүтеки үзләренекен итәләр бит, ә? Ерак юлга чыгар чак җиткән диләр бит, ә?..»

Төхфәт картның да күңеле тулган иде. Кара-кучкыл төскә кергән зур куллары белән тагы бер кат чәчләрен сыпырып алды ул. «Ни теләсәң, шул бар бит хәзерге авылда. Эше дисәң – эше. Ашы дисәң – ашы. Ял итим дисәң – ялы. Ә аларга, имеш, шәһәр кирәк. Авыл дигәнең карт-коры һәм грамыт ягы чамалы булганнар өчен генә булып чыга микәнни инде?.. Дөрес түгел бу! Юк, болай була алмый! Болай дәвам итә алмый!.. Ул үзе дә яшь чагында дөнья буйлап аз йөрмәде, билгеле. Тик аларны нужа куа, нужа йөртә иде. Ә боларга ни җитми соң? Боларга ни җитми? Ниндидер хата бар монда – кайчан һәм кем җибәрде ул хатаны?.. Авыл, кырлар, шушындый су буйлары кемгә калыр? Сез шәһәр тулай торакларында җыелып ятсагыз, кем ашатыр, кем туендырыр үзегезне?.. Кем авылда яңа йортлар салыр? Кем туй итәр? Кем башка чыгар – әллә соң бу сүз һәм төшенчәләр бөтенләй онытылырмы? Кем бала табыр? Әти-әниләрегезне кем кайгыртыр? Кем аларны соңгы юлга озатыр? Кем... Кем... Кем...»

Үз уйларында үзе чуалып бетте Төхфәт карт. Кинәт аның күз алды караңгыланып китте, куллары белән ике чигәсенә ябышты ул. Күкрәгендә чәнчеп-чәнчеп йөрәк тибә, йөрәк тыпырчына. Ә колак төбендә һаман сорау артыннан сорау яңгырап тора: «Кем?.. Кем?..» Шул сорауларның берсенә, хет берсенә җавап бирә алса икән...

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: tatar-inform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: