Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 апрель , 09:26

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (Ахыры)

Аңа еларга ярамый. Еларга да ярамый, хәл бетеп аварга да ярамый: алда эш күп булачак, бүген исән-имин ир-заты кулы кабарганчы кабер генә казыячак иде...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (Ахыры)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (Ахыры)

8

 

...Давыл төн уртасында башланды. Өй кыекларында сызгырып, сәлам генә биреп үтәрдәй тоелган җил отыры көчәя, кул-бармаклар үстергән дәҗҗал кебек, ишек-капкаларны, тәрәзә яңакларын йолкый-тарта. Торна хәбәреннән җан тынычлыгын җуйган Арыслан уяу иде, торып әнисен, хатыны белән балаларын уятты.

— Нәрсәгәдер шомланам, әнкәй. Нидер булыр төсле. Сез тиз генә мендәр-ястык алып базга төшегез әле. Баз идәне чиста, салам җәйгән. Анда ышык та, куркынычсызрак та.

— Хәерлегә генә булсын инде, улым. Җил бигрәк котыра. Әйдәгез, балалар, әйдә, килен. Сакланып атла, корсагың да бигрәк дәү.

Өйдәгеләрне урнаштыргач, кылт итеп Сара искә төште. Хәер, ул хәтердән бер дә чыкмый иде.

Хатын егылып маңгаен тиште, исенә килгәч тә әрнеп, такмаклап елады:

— Минем аркада бу, Арыслан, китәргә кирәк миңа, китмәсәм, тагын әллә нинди бәла-казаларга тарырбыз, — диде.

Әнисенең ай-ваена карамыйча, Сәрияләргә йөгерде ир. Эчеп төтен булган карт кыз күзен дә ача алмый иде. Арыслан, аны күреп, Сараларга ашыкты. Сара ут элгән, йокламый иде.

— Фәрдәнәне уят та, өчәүләшеп аның базына яшеренегез, — диде ир, кыска-кыска әмерләр биреп.

— Зилзилә тынмыйча кымшанмагыз.

Капка төбенә җиткәндә, җил-давыл аяктан егарга маташа, җирдән тузан-туфрак күтәрелеп күзне каплый, авызга тула иде. Теш арасында шыгырдаган балчыкны төкереп, Арыслан баганага ябышты.

«Авылны уятырга иде бит», — дип үрсәләнде ул. Өермә ташкыны ут чәчрәтеп электр чыбыкларын өзде, бәйләме белән аның өстенә ыргытты. Ярый ул башын читкә борып өлгерде, югыйсә дөрләп

яначак иде. Утлар сүнгәч, авылны караңгылык йотты. Кинәт күрше йортның шатыр-шотыр каерылган калай түбәсе очып барып юлга капланды, шиферлар меңгә теткәләнеп ярылды, тәрәзә пыялалары

челтерәп коелды. Әйтерсең дөньяны кемдер зур кәйлә белән бәрә-кыйный, изә-вата иде. Халык уянды бугай, җиһанның астын өскә китергән давыл эченнән өзек-төтек тавышлар ишетелде: кемдер чинады, кемдер үзәк өзгеч итеп акырды... Арыслан шуыша-үрмәли ишегалдына керде, артыннан гөрс итеп багана авып калды. Кармалана-капшана гына баз капкачын тапты ул, үзенең көчсезлегеннән, мескенлегеннән гарьләнде. Нишләтәсең, әлеге дәһшәт белән көрәшерлек әмәл юк иде.

— Хәлләр начар, әнкәй, — диде ир, тузанлы битен сыпырып.

Ана карчык шәм кабызып куйган иде, тонык ут яктысында улының газаптан җыерылган йөзен күрде һәм, куркынып:

— Ахырзаман мәллә, балам?! — диде.

— Шуңа охшаган, әнкәй. Каратай аша зәһәр давыл уза.

— И Ходаем, нинди гөнаһлары өчен җәзалыйсың бәндәңне?! Ни гомер яшәп булган хәл түгел.

Сәгать телләре санап атты таң. Өстә котырды, дулады, бәрде, сындырды аждаһа һәм керфек селкетерлек тә җил әсәре калдырмыйча югалды. Арыслан башын бер калкытты баздан, бер чумды: авыл... юк. Юк иде авыл, тирә-юньдә бүрәнә, такта, калай өемнәре генә иде. Төбе-тамыры белән йолкынган агач-куаклар бәгырьне чәнечте, күзләр яшьләнде, ир бугазына төелгән төерне йота алмыйча торды. Аңа еларга ярамый. Еларга да ярамый, хәл бетеп аварга да ярамый: алда эш күп булачак, бүген исән-имин ир-заты кулы кабарганчы кабер генә казыячак иде...

Берәм-берәм кешеләр күренде. Елау-сыкрау авазы хәрабәләр өстенә таралды.

— Күршеләреңне барла, — дип кычкыра-кычкыра, Арыслан абына-сөртенә урамсыз авыл буйлап атлады. — Ишетәсеңме, халык? Күршеләреңне барла!

Кинәт, күк-җирне сискәндереп, бер хатын акырды. Аның тавышы җансыз авылны урталай телде.

— Ак торна каргышы бу-у-у!!!

Ир артына борылды. Иң зур такта-агач өеменә менеп баскан да талпына-кагына Сәрия акыра иде.

Кызның чәче-башы тузган, күлмәге кадакка эләгеп ертылган, күзендә шашкын халәт. Арыслан йөгереп килеп аны аска тартып төшерде.

— Сара кайда?! Сиңа әйтәләр, Сара кайда?!

— Китте... Син дә кит. Торна каны бу авылда. Кит, кач!

— Кая китте?!

Сәрия аны ишетмәде. Тиле сыман һаман бер сүзләрне кабатлады:

— Торна рәнҗеше, торна каргышы... Әй, кешеләр! Әй, кансызлар! Әй-й-й!

Әй-й-й...

«Йа Ходай, — диде хатын, коты очып терсәкләренә таянды. — Өйгә ут капкан! Бу бит мин янып ятам, мин дөрли-дөрли янам! Сәрия, мөгаен, тыштан ишеккә йозак салгандыр, мине берәү дә өйдә дип

белмидер. Мин... мин үлеп барам! Әнә ничек агач чертли, ничек әче төтен тынны кыса...»

 

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: