Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 апрель , 09:20

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (1)

Зəлифə үзенең аерым матур икəнлеген бəлəкəй чагыннан ук тоя, əмма мондый да игътибар, очындыргыч карашны беренче тапкыр татуы иде.

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (1)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (1)

Чияле тау түбəсенə килеп җитеп
инде тəгəрəп кенə төшəсе калган
кояшның йомшак җылысы тəнне генə
түгел, җанны да изрəтə. Көнозын
җыелган эсселек һавага, җиргə үк сеңеп
калгандыр, хəзер шуның кызуы тарала.
Арбага түшəлгəн яшел печəннең сал-
кынча дымы алҗыган тəнгə шифа
булып йогып бара. Рəхəт.
Сарман буйкайлары киртлəч, киртлəч,
Печəннəре җитəр, җəй җиткəч...
Рəшит, җилəк исе килеп торган печəн
өстенə сузылып яткач та, шушы көйне
сузды. “Сарман”ны чыгарган татар
кешесе дə шулай кичке тынлыкта,
рəхəт җылылыкка изри-изри печəннəн
кайткандыр, шулчакта тугандыр бу
моңлы көй...


Сарман буйкайлары ялан-ялан,
Печəннəре җитəр бер заман...


Җирəн кашка да хуҗасының кəефен
тойды, ахры. Дилбегə үз җаена куел-
ган, кайтыр юлны ат үзе белə.
Печəнне өеп бетерделəр. Иртəгəдəн
комбайнын ремонтларга чыгачак
Рəшит. Азмы-күпме ашлыкны җыю
барыбер аның өстендə инде. Ишеп
акчасын алмасалар да, фуражы була,
саламы да артмый. Малны ишле
асрарга тырыша авыл кешесе.
Уллары белəн ерып чыктылар быел
җəйнең бу мəшəкатен. Төпчеге, баты-
рып эшлəмəсə дə, йомышка ярарлык,
чəй кайната, сəнəк-тырманы китереп
бирə, чүмəлə башында торырга да
остарып алды. Алар матай белəн
алдан җилдерделəр. Техника магнит
кебек тарта үзлəрен. Күз тимəсен, кул-
лары ябышып тора, рəтен белеп
эшлилəр. Канəгатьлек хисе белəн
тамак кырып куйды Рəшит.
Ə моңа кадəр дөньяга үпкə, бертөрле
үч сыман тойгы саклап яшəде бугай ул.
Гүя кемгəдер “менə мин дə бар, югала
торганнардан түгелбез” дип, нəрсəдер
исбатламакчы иде. Əйе, соңгы еллар-
да əнə шул үз-үзен жəллəүгə охшаган
хиснең тоныклана төшүен, кемгəдер
нəрсəнедер исбатларга тырышудан
арынуын тоя. Баштагы мəллəрдə
кирелəнү, каршы торудан үзенчə бер
канəгатьлəнү алды, үзен бəхетсез итеп
тоюдан рəхəтлек тапты, бəхет-
сезлегеннəн бəхет эзлəде. Əкренлəп,
башка хислəр уяна башлады. Балалар
үсеп килə бит. Ата булу, җирдə үз
нəселеңне калдыру сөенечен берни
алыштыра алмый.
Улларына караган саен, хатынына
булган мөнəсəбəте дə үзгəрə бугай.
Хəзер, вакыт узган саен, аның каршын-
дагы гаебен тоя. Күк күзле, саргылт
чəчле, тулырак гəүдəле Гөлзəйнəп төс-
кыяфəте белəн генə түгел, сабырлыгы,
йомшак холкы белəн дə Зəлифəдəн
аерылып тора. Язмыш Рəшиткə берен-
че мəхəббəте чая, үткер, ут борчасы
кебек, кайчагында җилбəзəгрəк тə
күренгəн Зəлифə урынына Гөлзəйнəпне
гомерлеккə насыйп итте. Тик күңелендə
тəүге хислəрнең болай ук тирəнгə уела-
сын, Зəлифəнең шулай гомер буе үзен
оныттырмый үрсəлəндерəсен белсə,
бернигə карамый, барын да яңабаштан
үзгəртер иде дə бит. Шул хислəрен
онытасы килмəүдəн, хыялында булса
да саклап каласы килгəннəн кирелəнеп
яшəде микəн...
...Зəлифə белəн икесен Ходай
тумыштан пар итеп яраткан кебек иде.
Сигезенче сыйныфта укыганда ук, кыз-
лар, егетлəр бер-берсенə чынлап күз
сала башлагач та, икесенең дə
йөрəгендə бер ялкын кабынды. Бу
яшьтə һəркемнең күңеле иң матурга, иң
батырга омтылучан бит. Кызлар
Рəшиткə яшерен сөю хисе йөртте,
егетлəр Зəлифəнең бер елмаеп кара-
вы белəн күккə ашарлык бəхет кичер-
де. Əмма беркем дə бу икəүнең арасы-
на керергə җөрьəт итмəде, бу хакта
башына да кертеп карамады. Алар
аерымрак, бер-берсенə артык пар
килгəннəр иде шул.
Унынчы сыйныф имтиханнарының
тəмамланган чагы. Авылга концерт
килде. Арада шəһəр егете Зиннур да
бар. Бу елны авылдагы картəнисенə
кунакка бөтенлəй җиткəн егет булып
кайткан. Шулай булмый ни, институтның
беренче курсын бетергəн студент ич ул
хəзер. Бер ул гына түгел, башка еллар-
да күзгə чалынып кына калган авыл
кызлары да быел карап туйгысыз. Ике
генə ел узды, былтыр институтка керү
мəшəкатьлəре белəн кайта алмаган
иде, əнə теге озын сыйраклы тиктор-
мас күрше кызын күреп, əллə нишлəде.
Хəтта башы əйлəнеп киткəндəй булды.
Концерт тəмамлангач, иртəгəсе
мəшəкатьле көнне əле генə исенə
төшергəндəй, халык дəррəү ишеккə
юнəлде. Иң алгы рəттə утырган теге
күрше кызы гына урыныннан кузгалма-
ды. Кара, үзенең матурлыгын белə, дип
гаҗəплəнгəн иде кунак егет башта.
Соңрак төшенде: əнисе Җəмилəттəй
клубны бүген ачып-ябуны олы кызына
гына тапшырган икəн. Шуңа Зəлифə
халыкның чыгып беткəнен сабыр гына
көтеп утыра иде. Егетлəр, алданрак
чыгып, кызларны энə күзеннəн үткəрə.
Алай-болай кунак кызлар күзгə чалын-
мый калмаганмы? Зиннур шəһəр
егете, ишек төбендə таптанып,
күзəтенеп тормас бит инде, кыз янына
килеп сүз кушты. Көтелмəгəн кунакка
гаҗəпсенүе идеме, Зəлифə кинəт уры-
ныннан кузгалды. Əллə дулкынланып
китте, əллə игътибардан оялды. Җитез
адымнар белəн ишеккə юнəлгəн кызга
карап калган егет шундый ачыш ясады:
дөньядагы җиде могҗизаның берсе
лəса бу кыз. Магнитлангандай, аның
артыннан иярде. Күңелендəге бер тоем
шуны искəртте: аныкы булачак бу
сылу.
Ишек төбендə егет-җилəн сирəгəйгəн
иде.
Эчтəге утны сүндереп, ишекне
биклəп маташканда, бу икəү янына бер
егет килде:

–  Сəлам яшьлəргə...
Зəлифə күз сирпеде дə, сизелер-
сизелмəс елмаеп куйды, хəтта сөенеп
киткəндəй булды. Алайса бу матур,
ыспай шəһəр егете əллə нинди сүзлəр
сөйлəп оялтып бетерде. Зиннур бу
егетнең кем булуын шундук төшенде,
шундый гүзəл кызның егете булырга
тиеш инде ул. Ə бəлки, сыйныфташ
дуслар гынадыр əле. Барыбер бу авыл
егете Зəлифəдəй гүзəлгə тиң түгел
инде. Ярар, балалык мавыгуы булырга
мөмкин, ə Зиннур аңа чын мəхəббəт,
мəңгелек мəхəббəт вəгъдə итə. Ни
дисəң дə, сыер, бəрəңге, печəннəн
башканы белмəгəн шушы авыл
кешелəре арасына бу гүзəл зат ялгыш-
лык белəн генə килеп элəккəн. Һəм бу
кызга ул, Зиннур тиңрəк.
Кызның капка төбенə өчəү бергə
кайттылар. Зəлифə үзенең аерым
матур икəнлеген бəлəкəй чагыннан ук
тоя, əмма мондый да игътибар, очын-
дыргыч карашны беренче тапкыр татуы
иде. Бер мизгелдə шəһəр егетенең
башын əйлəндерə алуы үзен дə канат-
ландыра, ымсындыра, күклəргə
күтəреп, бөтенлəй икенче дөньяга
алып китə иде шул..
Рəшитнең канəгатьсезлеге исə бар
кыяфəтенə чыккан, монысы да кызга
кызык. Юкса, аны гел үзенеке генə
сыман кабул итеп йөри, əйдə, бераз
шаяртып алсын əле бу гарьчелрəк,
үз-үзенə артык ышанган егетне.
Китапларда, əнə, мəхəббəт өчен, кыз-
лар өчен ир-егетлəр гомер буе
көрəшкəннəр.
–  Без өчəүбез бит əле, кайсыбыз
китсен соң?
И бу Рəшитне, чыбыкны тоткан
җиреннəн сындыра инде. Соң,
сөйлəшеп торсалар да була ич, кинəт
кенə барын да егып салырга дигəнмени.
Зəлифəнең бер дə юктан кунак егетенə
əвəрəсе юк бит инде.
-- Икегез дə китегез, иртəгə иртəн
торасы бар. Əти, печəн җыярга бара-
быз, диде.
Бу сүз болай да үчегеп килгəн
Рəшиткə җитə калды, ул кырт борылып
китте дə барды. Кунак егет кымшанма-
ды да, шулай тиеш кебек кабул итеп,
сөйлəнүен белде. Аның бер сүзен дə
ишетмəгəн Зəлифəнең генə күңелен,
əйтерсең, яшен уты кыеп үтте. Уеннан
уймак чыкты ласа. Рəшитнең артыннан
йөгерəсе, туктатасы идеме? Төнге ай
яктысында шəүлə кебек кенə күренгəн
егет ерагайган саен, икесен бəйлəп
торган җеп инде өзелəм, инде өзелəм
дип тартыла, күңелендə эчке тавыш
“Рəшит” дип кабатлый. Кыз бала егет
артыннан торып йөгерə алмый бит,
шул тавышны тегесе ишетергə тиеш
иде. Ə ике арадагы җеп сузылды да
сузылды. Хəер, боларны Рəшит үзе дə
кичерде, Зəлифəнең күңеленнəн аны
чакыруын да, өзелер-өзелмəс кенə
калган җепнең нечкəреп тартылуын да
тойды. Өзелдеме икəн шул җеп, əллə
өзелмичə аларны һаман тоташтырып
йөртəме –  хəзер əнə үзе дə аңламый.
Икенче кичне Зəлифə түземсезлек
белəн көткəн иде, əмма Рəшите озата
килмəде, клубта бөтенлəй күренмəде.
Шəһəр егете моны үзенчə аңлады,
ахры. Сөйлəшер сүзлəр табылды, быел
институтка керергə җыенган кызга
киңəшлəр бирде, имтиханнарга
əзерлəнергə ярдəм итте. Авыл егетлəре
кебек, мəктəптə ипи черетеп кенə
йөрмəгəн икəн шул, əллə нинди катлау-
лы нəрсəлəрне дə гади генə итеп
аңлата белə. Əнə шулай бер-берсенə
кирəк булып киттелəр. Ахыр чиктə
Зəлифəдə дə кызлар горурлыгы булыр-
га тиеш бит инде.
Үпкəсе каты иде Рəшитнең. Лəкин
белеп тора: кызга барып бер генə сүз
катсын, барсы да элекке хəленə кайта-
чак, яраталар иде алар бер-берсен.
Тик үзенең кирелеген сындыра алма-
ды, төен булып утырган ачуын йота
алмады. Зəлифə, чынлап та, Зиннур
укыган институтка керде. Рəшитне
көзгə армиягə алдылар. Ул хезмəт итеп
кайтуга Зəлифə кияүгə чыккан иде.
Теге җеп өзелеп үк бетмəгəндер
инде: менə шулай үткəннəрне еш бар-
лый инде яше кырыкка якынлашып
килгəн ир.
...Кояш офык артына бер төшеп
китсə, калганы бик тиз. Əнə тирə-якка
эңгер-меңгер дə таралып килə, көн буе
эсседə кайнаган тəн салкынча
рəхəтлеккə кинəнə. Кайтып, атын туга-
рып, бакча артындагы чирəмгə
җибəрүгə, Гөлзəйнəп ягып уздырган
мунча əзер. Арып-талган тəнгə тигəн
каен миллеге бераз хəл кертсə дə,
ашыйсы килми, күзлəр менə-менə
йомылам дип тора.
Шулчак хатынының хəбəренə уры-
ныннан сикереп тора язды Рəшит.
–  Күперне яңарталар икəн...
–  Кайсысын, олысынмы?
Гөлзəйнəп гаҗəпсенүле күзлəрен
иренə төбəде, янəсе, ни сөйлисең,
анысы күпермени, хəзер ул басма
сыман нəрсə генə ич.
–  Яңасын. Харап яхшы итеп эшлилəр
икəн, дилəр.
Элек күпер исəбендəгесе берəү генə
иде. Авыл урамыннан узган юлны
читтəн салгач, күперне дə күчерергə
туры килде. Шулай итеп, Яңа күпер
барлыкка килде. Ə искесе... Исеме Олы
күпер булды. Суы чыпчык тезеннəн
генə булса да, да ярлар текə, биек.
Сафка баскан солдатлар сыман тигез,
колачлы карагайлардан утыртылган
субайлар өстендə иркенлəп җəелгəн ул
күпернең култыксаларына бөтен авыл
мəхəббəте тарихы сыйгандыр.
Дөресрəге, агач терсəклəре алышты-
рыла торды, яңаларына яңа исемнəр
уела торды. Беркем күрмəстəй җиргə
–  култыкса тоткасының тышкы ягына,
бер аяк басымы гына чыгып торган
өрлеккə басып, Зəлифəнең авылда
гына түгел, дөньяда бер гүзəл икəнен
аңлаган язда, ташуның иң шаулы
мəлендə Рəшит тə үткен пəке белəн
янəшə уйган иде ике исемне.

(Ахыры бар.)

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (1)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Олы күпер. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: