Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 апрель , 10:25

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (8)

Кемдер упкын читендә торган Каратайга иман нуры сеңдерергә тиеш. Ул җиң сызганып керешер. Тамчыдан күл җыяр. Күңелләреннән җыр-моң качкан авылдашлар, һичшиксез, үзгәрер, рухлары савыгыр, җаннары сафланыр.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (8)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (8)

7

 

Ир кәефсез. Пырылдап өйдән чыккан Зифага да, аны «иртәгә Сара өчен чөгендергә үзем барам, Күсе Борын» дип кычкыра-кычкыра озатып калган Сәриягә дә мыек очын селкетмәде, аның үз кайгысы

көчле иде. Яшь мулла гарьлегеннән җыенган да авылдан киткән. Арыслан аңа күпме өмет баглаган иде!

Имеш, бергәләшеп Каратайны иманга китерәләр... Түзмәде егет, сынды.

— Юлыннан кире борыйк, машина белән артыннан куып тотыйк, — дип, кәнсәләргә барган укытучыга рәис кара көйде.

— Җук белән баш катырасың, пәнимайты, изге урын буш тормас, алмашка Бугаз Гәрәй бар, — диде. — Минем мулладан гайре дә эш муеннан. Терлекләр ач, сыерлар саумаган, халык һаман баш төзәтә, айнымый, пәнимайты.

— Җүнле җитәкче халыкны аракы кисмәгенә чумырмый. Ник авылга шул зәхмәтне кертәсең? Тый!

— Ил белән лыкыналар, Каратай гына әүлиялар утравы түгел сиңа. Ничу акыл өйрәтергә! Кибетендә саттырмасаң, карчык-корчык биш бәягә итәк астыннан шудыра.

— Сез үзегез дә халыкның гайрәтен чигерерлек эшләр эшлисез бит, рәис туган. Мулланы авыл картлары җыелышып сайласын иде. Гәрәй абзыйның әхлаксыз бәндә икәнен беләсең.

— Безнең Каратайга Гәрәй кебек аждаһалар бик тә таман ул, кулы каты аның, пәнимайты.

— Хикмәт кулдамыни? Хикмәт — иманда.

— Бар, аждаһа белән үзең гәпләш, Арыслан абзый. Минем җилкәдә ит, малака, зерна, техника, пәнимайты. Иманыгызны үзегез карагыз.

Мунчадан чыккан Гәрәй «мулла» тирләп-пешеп чәй эчә иде. Ишек катындагы таныш тартмага чүт абынмады Арыслан. Кайсыдыр елда, авылга кунакка кайткач, клуб мөдире аңардан ашыктырып шушы

тартманы ясаттырган иде. Сайлау өчен кирәк иде ул. Арыслан, буяу җитмәгәнгә күрә, бер ягын — зәңгәргә, икенче ягын акка буяган иде.

— Кем, энем, бик аптырама шул савытка карап. Садака җыя торган нәмәстәкәй ул. Бисмиллаңны әйтеп сал шунда акчаңны. Кич белән ата-анаң рухына белгәннәремне укыштырырмын, — диде Гәрәй, чәен шопыра-шопыра.

— Мин әле хәтерлим, Гәрәй абый, син парторг идең. Намазлык өстендәге әбине, типкәләп торгызып, ашлык чистартырга кудың, ә ишек башындагы «Аятел Көрси»не чыбыркы сабы белән сугып

төшердең дә: «Динегезне, денегезне черетим», — дип сүгенә-сүгенә таптадың. Шул чактагы иманың белән генә яшәсәң, мин сине хөрмәт итәр идем.

Күрәсең, Гәрәй аны танып өлгермәгән иде, исе китеп:

— Һә-һә, Жандар Хәбибулла малае ла бу, — диде. — Ишеттем, ишеттем. Каратайны бутап, кешеләрне котыртып, әллә ниткән зиначы мөгаллимәләр белән чуалучы бәндә син. Инде миңа чиратың җиттеме? Инде мин гөнаһсызның йортына кереп мазаларгамы ниятең?

— Юк, Гәрәй абзый, сиңа бер генә гозеремне әйтәм: кеше бул, баш тарт муллалыктан. Заманында авылны кан елаткан адәм калдыгы бит син!

— Энем, теге чактагы эшем белән бусының һич аермасын күрмим: элек взнос җыя идем, хәзер — садака. Йөрмә бушка чабулап. Карты-яше үзе мине сорады. Каты кул кирәк, диделәр әммәсе дә, каты

кул. Сыртларын чыбыркы белән каезлаган заманнарны сагыналар. Тәртип урнаштыр, диләр, һәк-һәкһәк. Күрсәтәм әле мин аларга күрмәгәннәрен, иншалла. — Гәрәй боргычлап тоткан сөлгесе белән

ләззәтләнеп муенын ышкыды. — Һәк-һәк-һәк...

«Карты-яше сорады, карты-яше...» Арысланның мие түнде. Сукырмы әллә халык, әллә аларны җен-пәриләр алмаштырганмы? Әнисе әйтмешли, хәерлегә генә булсын...

— Арыслан! — Сәрия аңа эндәшә икән, ир өметсез карашын аңа төбәде. Бер генә секунд эчендә Каратай шушы сәрхуш кызның йөзендә чагылып үткәндәй тоелды. — Арыслан, ниләр уйлыйсың син,

тыңла әле мине дә. Зифага, дим, укытучы башы белән талашып йөрү килешәме инде, ә? Ярый безгә, надан Фәрдәнә белән миңа.

— Берегезгә дә килешми. Сара сездән Каф тавы артына таяр әле.

— Һи, таяр сиңа! Авылда бөтенләйгә калырга исәбе: юа-җыя, мичләр аклый.

— Өзлекмәсен, савыгып җитсен, өлгерер.

— Чөгендергә куа әле Зифа! Үзем барам, иртүк аракы тапмасам, чифир ясап баш төзәтермен. Бер пачка чәйне ярты литр суга салып кайнатасың да, шул була чифир. Куыра инде кан тамырларын, малай

гынам, айга сикертә.

— Ташла эчүеңне, Сәрия. Авылның бәрәкәтен качырасың, диләр, картлар тирги.

— Каратайда бәрәкәт качыручылар бер мин генәме?! Кайсы гына йортның капкасын шакыма, һәркемдә бозык, ялган, хәсрәт, мәкер. Ә ул моны күрми, кеше чәйни, кешедән көлә, кеше хурлый. Гайбәт оясы бу авыл, билләһи газыйм! Никләр Себереңнән кайттың, бахыр? Син карга көтүендәге ак күгәрчен төсле бездә. Син дә, Сара да. Тырышмагыз да, денгә кертә алмыйсыз халыкны!

— Сәрия, син йомшак күңелле, акыллы кыз идең, эчмә бүтән, тый нәфесеңне. Менә көз аенда яшьлекне яңартып концертлар куя башларбыз, син дә катнашырсың.

— Чынлапмы, Арыслан? — Сәрия тузгыган чәчләрен җыйнаштырып куйды, бөгәрләнгән күлмәген сыпырды. — Мин акыллы идемме?

— Акыллы идең, хәзер дә акыллы син, Сәрия.

— Җырлаганымны да ошата идеңме?

— Рәхәтләнеп тыңлый идем, чишмә буйларында икәү йөргәндә, син гел җырлый идең бит.

— Ие шул, Арыслан... Кара, онытмагансың икән. Әгәр... әгәр эчүдән туктасам, үз арагызга аласызмы соң? — дип шикләнеп кенә сорады кыз.

— Вәгъдә, Сәрия! Клубта синең кебек оештыру сәләтенә ия кеше кирәк, ул мәсьәләне дә кузгатырбыз.

— Ай Аллам! Җылы сүзләрең өчен рәхмәт, Арыслан. Болай мактап үсендергәннәре юк иде әле.

— Сара, Сара, үтергеч хәбәр. Арыслан ни ди... — Сәрия очып кына ызбага кереп китте, Арыслан да өенә юнәлде.

Дөньяны тәртипкә салырга кирәк иде. Балтаң суга төшкәндәй, баш иеп, борын салындырып йөрсәң, көймәң комга терәләчәк. Кемдер упкын читендә торган Каратайга иман нуры сеңдерергә тиеш. Укулар

башлангач, Арыслан балалар белән бергә авылның тарихын өйрәнергә керешер, үткәненә төкергән адәм бүгенгесен дә, киләчәген дә санламый. Әйе, ул җиң сызганып керешер. Тамчыдан күл җыяр.

Күңелләреннән җыр-моң качкан авылдашлар, һичшиксез, үзгәрер, рухлары савыгыр, җаннары сафланыр.

Икенче көнне өмет-хыяллар белән булашып кичкә хәтле ишегалдында такта шомарткан Арыслан Сараның хәлен белергә керде. Аның тизрәк якты уйлары турында укытучы хатынга сөйлисе, аны үзенең теләктәше итәсе килә иде.

— Мин җыр язам, Арыслан! —дип сөенеченнән балкып каршылаган Сараны ул чүт кенә кочаклап үпмәде. — Менә сүзләрен дә үзем уйлап таптым, балалар өчен бу, «Торна җыры» дип атала. Хор

оештырырга уйлыйм, син моны хуплыйсыңмы, юкмы?

— Бишкуллап, Сара! Безнең әле алда эшлисе эшләр, безнең... — Арысланның сүзе бүленде, ишектә йөзе шикәр сыман агарган Сәрия күренде. Ул сөйрәлеп кенә бусагадан үтте дә капчыктай идәнгә

ишелде.

— Мин... айнык, шыр айнык. Мин... тәүбәләгән идем иртән, бетте, вчү дип, эчмим дип... Әбинең Коръәнен үбеп тәүбәләгән идем... Арысланның ышанычын акларга иде исәбем... Ул бит мактады... Эчмә, диде... Ә алар... үтерде. Чөгендерче катыннар кәтмән белән кыйнап үтерде... Чирәм өсте гел кан...

— И Алла, синең миеңә кояш суккан бугай! — Сара, гаепле кеше сыман, иргә карады.

— Ни... Арыслан, ул минем өчен чөгендер сирәкләргә барган иде. Көне дә кызу булды, ичмасам. Нишләтик инде, ә? Табибка илтикме?

— Юк, Сара, аңа кояш сукмаган. — Арыслан карт кызның йөзенә иелде. — Сәрия, кемне үтерделәр?

— Ике өстерәлчекнең мәхәббәт кошы, диделәр дә көлә-көлә ана торнаны кыйнап үтерделәр...

Атасы котылды... Әй әйләнә баш очында әче тавыш белән кычкырып, әй әйләнә, бахыр... Җук, Арыслан, сөйли алмыйм, йөрәгемә кан укмашты... Жәллим, жәллим дә! Җук, чыгып эчәм лутчы,

бастырам лутчы бу хәсрәтне аракы белән!

Мизгел эчендә Сараның күзләре түгәрәкләнеп зурайды. Ир аны тотарга өлгермәде, хатын аңын җуеп егылды...

 

(Ахыры бар)

 

Фото: beznenmiras.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: