Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май , 23:32

Ватанпәрвәрлек – төп тема

“Ватанпәрвәрлек – милли бердәмлекнең нигезе”. 

Ватанпәрвәрлек – төп тема
Ватанпәрвәрлек – төп тема

3 май Уфада VII Гражданлык форумы булып узды. Чаралар 12 мәйданчыкта узды, анда федераль һәм региональ спикерлар чыгыш ясады. Моннан тыш, форумда катнашучылар фотокүргәзмәдә, “Коммерцияле булмаган оешмаларның (НКО) иң яхшы практикалары” һәм “Гражданлык башлангычлары” интерактив күргәзмәсендә; төбәкнең Иҗтимагый палатасының 15 еллыгына багышланган фотокүргәзмәдә; “Z Геройлары” виртуаль музееның демонстрациясендә; “Геройлар һәм батырлыклар”, “ART-ярдәм”, “Герой хатыны. Герой анасы” сәнгать күргәзмәләрендә катнашты.
Форум кысасында маскировка челтәрләре һәм тактик беләзекләр үрү; “коры душ”, окоп шәмнәре ясау, беренче ярдәм күрсәтү буенча осталык дәресләре дә оештырылды.
“Ватанпәрвәрлек – милли бердәмлекнең нигезе” баш астында узган чарада “Ватанны яклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина ватанпәрвәрлек тәрбияләү буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, соңгы бер ел эчендә генә дә шушы филиал илсөярлек буенча 500 чара оештырган.

Гражданнар форумында балалар патриотик клублары проблемалары да күтәрелде.

– Без яшьләр белән җитди патриотик эш алып барырга тиеш. Алар кызыксынган темаларны аңлап, кирәкле мәгълүмат җиткерергә кирәк. Әлбәттә, бер генә чара булырга тиеш түгел. Бу өлкәдә системалы алымнар белән эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә яшьләргә патриотик тәрбия бирергә мөмкин.

Яшьләребез Интернетта шактый вакыт үткәрә, шул исәптән безнең илдә тыелган социаль челтәрләрдә дә. Әйе, без үзебез алардан чыгып киттек, әмма алар калды. Һәм алар ул социаль челтәрләрдән начар мәгълүмат белән тәэмин ителә һәм без моның белән ничек булса да көрәшергә тиеш, – диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.

Форум эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашып, коммерцияле булмаган берләшмәләргә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
 
Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: